Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч бала әнисе шундый булырга тиеш» - Лилия Хәйруллина эчке киемнән фотосессия ясаган

news_top_970_100
«Өч бала әнисе шундый булырга тиеш» - Лилия Хәйруллина  эчке киемнән фотосессия ясаган
Фото җырчының социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы Лилия Хәйруллина үзенең киенү стиле белән шаккаттырырга ярата. Бу юлы ул киенеп тормаган, ә эчке киемнән фотосессия ясаган.

«Мондый фотосессия турында хыялланган идем», – дип рәхмәт әйткән ул хыялын чынга ашырган фотографка.

Җырчының виртуаль дуслары тунны да, Лилияне дә «искитмәле», «матур» дип бәяләгән.

«Бар икән күрәселәр, фантазировать итүләр», – дип комментарий калдырган җырчының дусты Данир Сабиров.

«Бомбочка», – дигән Илсөя Бәдретдинова.

«Өч бала әнисе нәкъ шундый булырга тиеш дип уйлыйм мин», – дигән автор-башкаручы Гүзәлиягә «синең өметләреңне аклаганмын» дип җавап язган Лилия.

«Шул кадәр матур булып булмый бит инде, безгә дә серен әйт әле», «Өч бала белән ничек шундый булып була ул» дип язучыларга «татлы һәм камыр ризыклары ашамыйм, спорт белән шөгыльләнәм», – дип язган җырчы.

«Ай, текә апаем. Хәзер хейтерлар язар» дип язган берәү. Әмма җырчының яңа фотосессиясе турында бер генә начар сүз дә язмаганнар.

«Бер генә негатив та юк. Минем аудиториям адекват булуына бик шатмын. Минем үз өстемдә ничек эшләгәнемне күрделәр, мин әле дә эшләвемне дәвам итәм. Зыянлы тәмлүшкәләрдән баш тартам, төрле процедураларга йөрим. Минем аудиториям эстетиканы аңлавына шатмын. Бу искиткеч!» – дип комментарий калдырган Лилия. 

Лилия Хәйруллинаны ярымшәрә килеш биегәне өчен тәнкыйтьләгәннәр дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100