Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллинаны ярымшәрә килеш биегәне өчен тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
Лилия Хәйруллинаны ярымшәрә килеш биегәне өчен тәнкыйтьләгәннәр
https://vk.com/liliya_khairullina_officialgroup

Җырчы бу көннәрдә Төркиядә ял итә. Диңгез ярында төшкән кайнар фото-видеоларын ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер-бер артлы урнаштырып тора.

Шуларның берсендә Лилия: «Сезгә миннән төрек биюе», – дип язып, төрек җырчысы Таркан җырына ярымшәрә килеш (су коену киемнәре белән) биегән һәм видеоның азагында диңгезгә таба йөгергән.

Өч бала әнисенеж искиткеч шәп буй-сыны белән мактанасы килгәндерме, сыгылмалылыгын күрсәтмәкче булганмы, ә бәлки, бары тик күңел күтәрер өчен генә тырышкандыр. Бүгенге көндә популяр һөнәр иясе – блогер да буларак, Лилия элек тә кызык-кызык видеоларын шәхси аккаунтында гел куеп тора иде.

Сүз дә юк, Лилиянең гәүдәсе бик матур. Вконтакте челтәрендәге виртуаль дуслары да сокланганнар. «Сезнең чынлап та өч балагыз бармы ул?» – дип гаҗәпләнүчеләр дә бар.

Ләкин бу видео бөтен кешенең дә күңеленә хуш килмәгән. «Элек тә акылга туймый иде, хәзер бөтенләй юләр», «Кабык авыз ни эшләргә белми», – дип язган кайберәүләр.

Җырчы Ильмира Нәгыймованы да искә алганнар. Янәсе, Ильмира җәй башында ук берүзе ял итәргә баргач, аны сүктеләр, нишләп әле Лилияне дә сүкмиләр.

Бу видеога карап, сез ни диярсез икән?..

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100