Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина әнисе Гөлдания Хәйруллинаның кулын ничек сындырганын сөйләгән

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина әнисе Гөлдания Хәйруллинаның кулын ничек сындырганын сөйләгән

Җырчы Гөлдания Хәйруллинаның кулын сындыруы турында язган идек. Әнисенең әлеге күңелсез хәлгә кайда юлыгуы турында кызы – җырчы Лилия Хәйруллина социаль челтәрләрдә сөйләгән. Бәла аяк астында, дип, юкка гына әйтмиләр. Гөлдания апа очрагында бу сүзне туры мәгънәсендә аңларга була. 

«Барысы да бездә башланды. Әни, киенергә дип кереп барганда, балалар уенчыгына басып егылган. Кулы белән төшкән. Бик каты авырту тойды. Травмпункт эзләп киттек. Әле әни: «Инде бөтен җир ябыктыр, иртәгә барып кайтырмын», – дип тә әйткән иде. Ахырда Республика клиник хастаханәсенә килдек. Рентген ясаткач, кулының сынган икәнлеге күренде», – дип язган ул. 

Гөлдания апаның тизрәк сихәтләнүен теләп калабыз. 

 

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100