Җырчы Гөлдания Хәйруллина социаль челтәрләрдә яңа фото куйды. Моңсу гына торган җырчының кулы гипста… «Менә шундый хәлләр әле...», – дип язган ул #хастаханә, #операция хэштегын куеп.
Гөлдания Хәйруллинаның сәхифәсен карап баручылар аның тизрәк савыгуын теләп калган. «Узгынчы булсын», «Тизрәк савыгыгыз», – дип яза алар. Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз.