Лилия Сәлахетдиновага фатир алырга ярдәм иткәннәр: «Ике дистә елдан артык хыялландым»
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың бик зур шатлыгы бар. Ул «Салават күпере» торак комплексындагы өр-яңа фатирына күченгән. Социаль челтәрләрдә Лилия әлеге хыялын чынга ашырырга ярдәм иткән игелекле кешегә рәхмәт сүзләре белдерә.
«Аллаһы Тәгаләмә тормышым өчен рәхмәт әйтәм, әлхәмдүлилләһ. Килгән, котлаган кешеләрнең барысына да зур рәхмәт. Сез – иң яхшылары, белегез.
Аллаһы Кешесе! Үзеннән сорамыйча, исемен язарга җөрьәт итмим. Сез – изге күңелле, мәңгелек тормышта оҗмахка керергә омтылган шәхес һәм, һичшиксез, шунда булачаксыз да.
Бу турыда ике дистә елдан артык хыялландым. Аллаһы Тәгаләдән сорарга курыктым, әмма ул бирә икән», – дип язган ул.
«Подписчиклары» да Лилиянең үзеннән ким сөенмәгән әлеге яңалыкка.
«Имин, бәрәкәтле нигез булсын! Рәхәт яшәлсен сезгә анда»; «Өй туе белән. Мөбарәк, хәерле, бәрәкәтле нигез булсын»; «Куанып-шатланып яшәгез», – дип матур теләкләрен калдырганнар алар әлеге пост янында.
Лилия Сәлахетдинова «Интертат»ка интервьюда апасы белән бергә яшәвен әйтеп: «Минем шундый теләгем бар — үз куышым булсын иде. Үз куышың – үз тынычлыгың», – дип, үз фатирын булдырырга теләве хакында сөйләгән иде.