Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова – Тимергалиева туу белән вафат булган нәни баласын юксынып, социаль челтәрләрдә болай дип язган:
Бүген йөрәк саным – 13 май. Җомга көн. Улыбызның, Салаватыбызның туган көне. Шушы сәгатьләрдә наркоздан айнып, улым исәнме дип табибтан соравым, ә аның елмаеп исән дип әйтүе, ә аннары әтисенә: «Салаватыбыз туды, син әти булдың», - дип язуым бүгенгедәй хәтеремдә.
Бүген аңа ике яшь тулыр иде. Ә ул 20 көн яшәп, ахирәткә күчте. Улыбыз белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшим. Гомумән, кеше тормышы көтүләрдән генә торамы соң әллә ул?
«Сезне оҗмахлы итүче сабый булсын. Сабырлык сезгә, Лилия», «Олы йөрәкле кеше сез, Лилия. Бала хәсрәтен беркемгә дә күрсәтмәсен, Ходаем», «Балалар әти-әниләрен оҗмахта көтеп торалар. Сезгә сабырлык», «Лилия, 1993 елда минем дә кызым үлде… ике көн генә яшәде. Җәннәттә алар безне каршы алырлар, җәннәт кошы булып, Аллаһы Тәгаләдән безне дә җәннәткә алуын сорарлар», – дип хәленә кергән, тынычландырырга тырышкан шагыйрәне дуслары.
- Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Хыялларымны улым белән бергә күмдем…»