news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Улым өчен дога кылыгыз»

news_top
Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Улым өчен дога кылыгыз»
"Татар-информ" архивы

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева туу белән диярлек вафат булган улын искә алып, дусларыннан аның өчен дога кылуларын сораган. Исән булса, бүген сабыйга 4 яшь тулган булыр иде.

«Мәскәү. 13.05.2020. Минем бердәнбер һәм яраткан улымның туган көне. Ришат улы Салават өчен дога кылсагыз иде… Аллаһ кабул итсен», – дип яза ул.

Лилия һәм Ришат Тимергалиевларны улы нибары 20 көн яшәп, ахирәткә күчте. Лилия Сәлахетдинова социаль челтәрләрендә улы турында бик еш яза, аның белән күрешү сәгатьләрен көтеп яшәве хакында әйтә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 май 2024
    Исемсез
    Минем-улым-ришатка-2-ел-булды-урыннары-женнетте-булсын--ходаем-сабырлык-бирсен-аминаминамин
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар