Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның булмаган фатирына каныгучылар табылган

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова - Тимергалиевага ялган аккаунттан язып, үзе кичергән вакыйгаларны исенә төшереп, булмаган фатирына эче пошучылар табылган.

news_top_970_100
Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның булмаган фатирына каныгучылар табылган
Рамил Гали

Кичә #фейк аккаунт ясап, миңа бер зат: «Сез кияүгә чыгып, бала таптыгыз, балагыз үлде, үзегез аерылдыгыз, ә фатир калды. Бу фатирга чыннан да мохтаҗ кеше бардыр, кире бир фатирыңны», — дип, ашыга-кабалана язды.

Бу исәнләшә белмәүче, итагатьсез затка: «Кайда соң ул фатир?» — дип сорау бирдем.

Бу, дусларыгыз шулай сөйли, дип җавап бирде.

Кемнәр, дим.

Утсыз төтен булмый, ди.

Кыскасы, җавап бирә алмады бу зат. Ә ник? Чөнки җавабы юк. Минем дусларым артымда юк уйдырмалар сөйләп гайбәт чәйнәми. Фатир булмавын дусларым да, калган подписчикларым да белә, Алла кемгә язган, шуңа булыр. Мохтажларга булсын, ә мин, әлхәмделилләһ, бай, минем Аллам, якын туганнарым, ышанычлы дусларым, яраткан эшем бар.

Биш ел элек, 30 яшьлек Лилиягә мин бүген нәрсә әйтер идем: ашыкма, барысы да булачак, иң мөһиме - дөрес итеп гамәл кыл. Хыялларыңны дөрес формалаштыр, Алла hәрвакыт ишетә һәм фәрештәләрнең АМИН дигән чагына туры килә. Ә хәзер мин ни диям, рәхмәт Аллаһка! Ишетүе, бирүе һәм алуы өчен дә… Бары син генә беләсең ничек дөрес булуын һәм син генә кодрәтле. Ә без, кешеләр, сыналыр өчен туган һәм мин рәхмәтлемен, бәхетлемен. Ә кемнәр миннән көнләшә, белмәгәннәрен язып йөрәккә тияргә тели — мин Сезгә бәхет телим, чөнки Сез бәхетсез, бәхетле кешенең башкаларда эше юк.

Гаиләмә исә, хәтта таркалган булса да, беркемнең дә күз карашы белән дә кагылырга хакы юк!

Мин аерылган иремә бик рәхмәтле, ул искиткеч кеше, ә улыбыз безнең җәннәт ачкычы, иншаАлла.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100