news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева яман чир белән авыруын очраклы гына белүен әйтте

news_top
Лилия Муллагалиева яман чир белән авыруын очраклы гына белүен әйтте
Фото: https://tnv.ru/

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Муллагалиева «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында булган. Ул алып баручы Лилия Кадыйровага авыр диагнозны ничек кичерүе турында сөйләгән. Җырчының калкансыман бизенә катлаулы операция ясатуы турында язган идек.

«Калкансыман бизнең кайда икәнен белсәм дә, табибларга күренгәнем юк иде. Нишләптер, хатын-кызның беренче чиратта – күкрәк, хатын-кыз органнары һәм башкалар, дип уйлыйсың.

Хәзер Россиядә 60 процент халык нәкъ менә калкансыман биздә яман шеш белән интегә икән. Мин дә аны әле генә белдем.

Күршемнең махсус клиникасы бар. Ул мине «килеп кит әле, әзрәк күрсәтерсең» дип чакырды. Бу чир турында шулай итеп очраклы рәвештә, бер дә уйламаганда гына белдем. Мин аңа нык рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә аның аша юл алдырган.

Баштан бөтен тормышым күз алдыннан үтте. Бу өч хәрефле авырту безгә ничектер җиңә алмаслык чир кебек сеңдерелгән. Без аннан бик куркабыз. Рак дигәч, үләсең дигән кебек», – дип сөйләгән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар