
Җырчы Лилия Муллагалиева яман шеш белән көрәшүе турында хәбәр иткән иде. Бүген ул Санкт-Петербург шәһәрендәге хастаханәдә операция ясаткан. Җырчы реанимациядән элемтәгә чыгып, үзенең хәле турында сөйләде.
«Җәмәгать, бер видео гына ясыйм да телефонымны алып куям. Алайса минем телефоным шартлый. Барысы да әйбәт, ясадылар. 5 сәгать дәвам иткән операция. Тавышлар әлегә шулайрак. Мине реанимациядә диделәр. Барлык лимфаларны, калкансыман бизләрне алып аттылар. Табиблар шундый карарга килде. Иң мөһиме – яман шешне алып ташладылар», – диде ул.
Җырчының әле яңа гына наркоздан уянып килә. Шуңа да карамастан, ул позитив булырга һәм елмаерга тырыша.
Җырчының тизрәк савыгып, гаиләсенә янына кайтуын теләп калабыз.
Бүген көндез Лилия Муллагалиева сторисларында: «Дуслар, ниһаять, бүген операция. Сәгать 9да алып кереп китәләр, Аллаһы боерса. Кызганычка, анализлар мин теләгәнчә килмәде. Хәерлегә булсын. Чир булуы расланды, ике яктан да алалар.
Белгән догаларымны укып, Аллаһка тапшырып керәм. Сезнең хәер-догада барысы да уңышлы булыр дип ышанам!
Бу явыз чирдән котылып, яңа сулыш белән күрешү насыйп булсын, Я Раббым, ярдәменнән ташлама», – дип язган иде.