Лилия Муллагалиева: «Халык артисты» исемлегендә син юк, диделәр»
Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева якыннары, дуслары, иҗатташ коллегалары белән 45 яшьлек юбилеен зурлап үткәрде. Җиләктәй чагы белән котлап, «Интертат.ру» электрон газетасы әңгәмә корды. Иң кызыгы – әлеге әңгәмәдә Лилия үзенең беркемгә дә әйтмәгән серен ачты.
«Бәйрәмгә 109 кеше килде»
Лилия, ихлас күңелдән юбилеең белән! Рәзинә апа Сәетгәрәева да юкка гына мондый юллар язмый калмагандыр: «45 тә – хатын-кызның Җиләк кебек матур мәле, Пешкән чакта җиләкләрнең Бигрәкләр дә татлы тәме». Юбилейдан канәгать калдыңмы? Барысы да син теләгәнчә килеп чыктымы? Дресс-код та булган икән. Килгән кунаклар барысы да диярлек кызыл киемнән килгән. Ялгышмасам, кызыл төс – яраткан төсләреңнең берсе.
Аллага шөкер, күңелем булды, канәгать калдым. Матур гына узып китте. Һәрберсенең теләкләрен дикъкать белән тыңлап утырдым. Кайбер мәҗлесләр теләкләрне әйтмичә (тосттан башка) уза. Нишләптер, минем һәрберсе белән аралашып, ниндидер теләкләр, фикерләр ишетәсем килде. Чөнки көн саен күрешеп тормыйбыз. Минем белән күп еллар янәшәмдә булган туганнарым, дусларым, коллегаларым, укытучыларым, классташларым, төркемдәшләрем – 109 кеше килде. Иң-иң якыннары.
29 сентябрь көнне тору белән көннең матурлыгыннан, әти-әнинең, туганнарның янәшәдә булуыннан рәхәт хисләр кичердем. Аңлатып бетерә алмаслык хисләр! Аннан соң шушы яшькә килеп җитү һәм шуны үткәрә алу мөмкинлеге булу. Чөнки хәзерге вакытта анысы да бик мөһим. Эшлисе килгән эшне башкарырга мөмкинчелек булмаска мөмкин бит. Ә монда, Аллага шөкер, барысы да тәңгәл килде.
Туган көн алдыннан дулкынлану хисе кичердем. Хәтта концертлар вакытында да андый дулкынлану хисе кичергәнем булмады. Ниндидер башка төрле, «кытыклый торган» дулкынлану хисе тойдым. Беләсеңме, мәҗлесебез башланып китеп, залга килеп кергәндә үк кызыл киемнән килүчеләр ничектер янып торалар иде. Шуның хәтле әзерләнгәннәр. Кемдер махсус аксессуар, кемдер кием алган, ә кемдер тектергән. Әлбәттә, бу – аларның миңа карата хөрмәте.
Юбилеемны иҗатташ дустым Рифат Хөснияров алып барды. Ул мине залга чакырып чыгарды. «Туган көн» җыры белән килеп чыктым. Менә шунда чыкканда алар барысы бергә дәррәү басып, мине каршы алдылар. Үземнең ишекнең каршы алучылар ягында торганым бар, әмма юбиляр булып чыкканым юк иде, дип әйтик. 25, 30, 35 яшьтәге юбилейлардагы кичергән хисләр башкача иде. Монда бөтенләй икенче төрле хис. Аның хәтле рәхәтлек, ләззәт күргәнем булмады. Сүз белән дә аңлатып бетерә алмаслык. Фейерверк ата бит, шундый хис булды миндә. Матур гына башланып китте. Һәрберсе белән таныштырып чыктык. Кызык мизгелләр күп булды. Каушап киткән мизгеләрем дә булмады түгел. Мине хөрмәт итеп килгән барлык якын кешләремә рәхмәт әйтәсем килә.
Социаль челтәрләрдә бик күп котлаулар яздылар. Әле укып та бетерә алмадым. Көн саен «Ватсап»ка – меңләгән, «ВКонтакте»да – 9000ләп котлау хаты. Тамашачыларым шундый җылы сүзләр язган. Әкренләп аларның барысын да укып чыгармын. Тамашачыларымда «игътибарсыз калдырды, җавап та язмады» дигән сүзләр калмасын иде.
«Бройлер» дисәләр, күтәреп ата идем...»
Җәвит Шакировның сиңа багышлап язган шигырен дә ишеттек. «Бройлер» дип әйткәненә үпкәләмәдеңме?
Мәктәптә укыган чагымда әрсез, көчле, ир-ат кебегрәк идем. Класста без ике Лилия идек. Беребез – ябык, беребез – симез. Классташым Лилиягә – «5 тиенлек чеби», ә миңа «Бройлер» дип кушамат куштылар. Ул кушаматны ишеткәч, бик кимсенә идем. Бигрәк тә «борынга ис кергән» чакта. Егетләр шулай дип эндәшсә, күтәреп идәнгә бәрә идем. Башларын да тиштем. Алар ахырдан, миннән куркып, әйтми дә башладылар инде (көлә). Хәзер аны көлеп, кызык итеп, искә алам.
Юбилей кичәмдә классташым Лилия дә бар иде. Һәрберсе белән таныштырып чыкканда шушы хәлне сөйләдем. Кызык ич, гомумән, комплекссыз кеше. Молодец Җәвит абый, шундук эләктереп алып, бик кызык шигырь чыгарды. Көлеп эчем катты хәтта. Бернинди дә үпкәм юк. Киресенчә, ул шигырь укыган вакыт – кичәнең иң күңелле мизгеле иде.
Җәвит абый Шакировка килгәндә, минем нинди кеше икәнлегемне белә. Бөтен нәрсәдән юмор таба белергә кирәк. Чөнки тормыш шулай җиңел бирелә. Җәвит абыйга рәхмәтле генә.
Аннары юбилейда һәрбер өстәлнең үз исеме бар иде. Без аны Рифат Хөснияров белән алдан әзерләдек. Мин көз аенда туганга, көзге яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен бирдек. Кемнеңдер өстәле «чөгендер», кемнеңдер – «суган», кемнеңдер «кәбестә» исемендә иде. Җәвит абыйларның өстәле – «кара миләш». Шул кара миләштән башланып китте шигырьләре дә.
Әти-әниләр утырган өстәл «кабак» иде. Алар гомер буе бакча тутырып кабак үстерә. Гаиләбездә ул – икмәктән кала икенче урында. Без аны затлы ризык итеп күрәбез. Кабак тәкәләре, кабак кайнатмаларына кадәр ясыйбыз. Әти-әнидә төрле сорттагы кабаклар үсә. Күчтәнәчкә дә тараталар. Туган көндә, безнең өстәлдән кала, 10 өстәл. Барлык өстәлләргә дә яшелчә-җимешләрне юып, кәрҗингә салып, аңа презентация ясап, һәрберсенә музыка куеп чыктык. Ис китте. Кыяр, помидор, кәбестә һәм башка яшелчә-җимешләр турында да җырлар бар икән. Ул бала-чага җырлары да түгел. Яшьләр җырлый. Юбилей бик күңелле узды.
Ни өчен Рифат Хөснияровны алып баручы буларак чакырдың?
Без Рифат Хөснияров белән 20 ел дуслар. Элек-электән концертларымда катнаша иде. Үзем хатын-кыз булгач, концертта ир-ат тавышы кирәк. Ул төрле стильдә дә, төрле телдә дә матур җырлый. Дуэт җырларга тавышларыбыз да туры килеп тора. Аннары бер кешегә ияләшәм дә, гел шуның белән эшлим. Бу бөтен өлкәдә шулай. Әйтик, чәч кисүчемә 20 еллап йөрим. Маникюр ясаучы мастерыма да инде 15 еллап. Туганым кебек дуслашып бетәм. Холкым шундый. Рифат белән дә шулай. Кая барсам, мин аны дәшәм. Соңгы араларда ул үзен алып баручы буларак танытты. Шуңа мин аңа ышанып тапшырдым. Юбилеемда кунаклар арасында танылган алып баручылар, тамадалар күп иде. Шулай булуга карамастан, Рифат каушамады, каршы килмәде, курыкмады. Бик җылы, рәхәт атмосферада алып барды.
Оригиналь бүләк ясаучы булдымы?
Әйдә, бүләкләр турында сөйләшмик. Шунысын гына әйтәм: ирем Илсур кофемашина бүләк итте. Кызым Ильвина шыпырт кына минем ни теләгәнемне сорашып, әтисенә әйткән булган. Кофемашина өйдә юк иде. Бик яхшы бүләк дип саныйм мин аны. Килде-китте, кирәкмәгән бүләк биргәннәрен, гомумән, җенем сөйми.
Чакырып та килмәгән артистлар булдымы?
Артистлардан кемнәрне чакырдым, барысы да килде.
«Мин – барыбер гаилә җанлы кеше»
Хәзер гастрольләр белән бик йөрмисең кебек.
Мин һәрвакыт гаиләне беренче урынга куйдым. Яшь чакта гастрольләргә күп йөрелде. Бигрәк тә популяр булган чакларда. Ул вакытта Татарстан артистлары арасында аның хәтле гастрольләр ясамый иде. Хәзер генә ул модага кереп китте – көн саен концерт. Миңа калса, балаларын, гаиләсен калдырырдай ышанычлы кешесе булган артистлар гына ерак-ерак гастрольләргә чыгып китә аладыр. Үзем бер 2-3 көнгә чыгып китсәм, өченче көнгә, русча әйтсәк, «никакая» дип әйтимме? Балаларның хәле яхшы микән, барысына да җитештеләр микән, дип борчыла башлыйм. Гәрчә аларны Илсур яхшы итеп караса да, аңа авырга туры килми микән дип, барыбер борчыласың. Күңелдә тынычлык юк. Эшеңә үзеңне 100% багышлый алсаң гына, тыныч итеп юлларда йөри аласың. Борчылып, алай итеп йөрүнең файдасы юк.
Әйткәнемчә, яшь чакта концертларны бик күп куеп йөрдек. Хәзер, узыша-узыша, гастрольләргә чыгып китәләр (көлә). Ләкин артистлар үзләренең сәламәтлекләрен сакламый. Хәзер иҗат итү ничектер бизнеска корылган. Артистлар «күбрәк эшләп калыйм әле» дигән принцип белән эш итә. Бәлкем, шулай кирәктер дә. Белмим, алай итәргә кирәк, болай итмәскә кирәк, дип сөйләп утырырга хакым юк. Һәрбер кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып эш итә.
Үземә килгәндә, мин – барыбер гаилә җанлы кеше. Ләкин бервакытта да сәхнәне ташламадым һәм ташламыйм да. Ул минем параллель рәвештә бара.
Берара берничә артист катнашында «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар» спектакле белән йөреп алдыгыз.
Әйе, ул гастрольләр аеруча истә калды. Айгөл Бариева, Рәсим Низамов, Азат Фазлыев белән бергә уйнадык. Ул безнең җырлар белән үрелеп барды. Режиссеры – Раушан Шәриф. Ул әлеге әсәрне язды, сәхнәгә куйды. 3 ай буе төрле залларда репетиция ясадык. Махсус җырлар әзерләп, киемнәр тектереп, декорацияләр эшләтеп чыгып китәбез. Шулхәтле матур, уңайлы музыкаль спектаклебез. Аның беренче һәм икенче сезондагысы белән йөргән чакта да балаларыбыз кечкенә вакыт. Кызым Ильвина үзем белән йөрде. Абыйсы Данил өйдә әтисе белән калды. Ул спектакльне яттан белә иде. Кайчан кем чыгасына кадәр әйтеп бирә алды. Башын тыгып, көлеп утыра иде. Ул аны әле дә хәтерли.
Әлбәттә, мин аны якын-тирәдәге районнарга гына ала идем. Аннары өченче балабыз Ильяска уздым. Зур корсак белән спектакльләр куеп йөрдек. 7-8 айлык корсак булды микән, соңгы спектакльне Бәкердә куйдык. Безне белгән кешеләр, танышлар залда утыра бит. Алар минем телефонга хат язалар. «Лилия, бәби табасың бит. Җитәр, туктарга кирәк. Синең өчен борчылабыз. Авырга килмәсен», – дип язганнары да истә (көлә). Бөгелеп кием дә киеп булмаган вакытларда шушы спектакльне куйдык.
Ә балаларның мәктәп чоры башлангач, бик җитди карадым. Күбрәк алар белән. Мәктәп чоры, балаларның янда булуы – бер мизгел генә. Укуны бер көн калдырсаң, иртәгесе көнгә куып җитәргә кирәк. Балалар һәрвакыт беренче урында. Аллага шөкер, 4 бала үстерәбез. Хәзерге вакытта балаларны тәрбияләп, яхшы әни булып, аларның үсешендә ярдәм итеп, күбрәк игътибарымны аларга юнәлтергә тиешмендер, дип уйлыйм.
«Эх, менә шунда концерт куясым килә. Шулай итәсем килә», – дигән кызыгу, гомумән, булмады. Пандемия чорында да эшсез утырмадык. Хәзер дә эшсез түгел. Аллаһы Тәгалә ничектер юлын табып тора. Бик күп проектлар өстендә эшлим. Ул чит илләрдә узган Сабантуенда катнашу дисеңме, күмәк ниндидер концертлар дисеңме, көн дә ниндидер чаралар булып тора. Шул ук «ТНВ» телеканалында баручы «Күңелләрдә тальян моңнары», «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруларын алыйк. Аны төшерергә дә икешәр-өчәр көн вакыт үтеп китә. Монтаж эшләре бик күп вакытны ала. Тапшыруны төшердең дә, калганын башка кешегә калдыра торган кеше түгелмен. Ул эшкә алынганмын икән, димәк, аңа җаваплы карыйм. Аллага шөкер, команда белән бергәлектә бер уч булып эшлибез. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә алар – бик мәгънәле, кирәкле тапшырулар. Анда төшкән геройлар, аны караган тамашачы минем белән 100% килешәчәк. Яздырган тапшыруларның, ничәдер ел үткәч, кыйммәтлелеге тагы да артачак. Татар халкын инсафлы, тәрбияле, бердәм, талантлы, мәрхәмәтле, башка милләтләргә үрнәк икәнен күрсәтә торган бик мөһим тапшырулар алар.
«Нәрсәдер исбатлап йөри торган кеше түгелмен»
Лилия, син шундый тыныч, сабыр. Татар эстрадасында да тавыш куптарып йөргәнең булмады.
Әйе, дөрес әйтәсең. Үтә сабыр кеше. Минем холкым шундый. Нәрсәдер исбатлап йөри торган кеше түгелмен. Барысына да җайлашырга тырышам. Тавыш кына чыкмасын, үпкәләшмәсеннәр генә, дим. Бөтен кешегә дә җайлы булуын телим. Бер нейтраль зонада яши торган кеше. Хәтта шау-шу, берәр аңлашылмаучанлык килеп чыккан очракта да җайлап җибәрүче. Миңа хәтта бер белмәгән кеше эч серләрен сөйләп бушатырга мөмкин. Мин аны аңлата да алмыйм. Андый кеше үзе шундый кешегә тартыла. Сандыгым 70 йозак белән бәйләнгән. Ул сандыкта нинди генә серләр, вакыйгалар юк. Әңгәмәдәшемне дикъкать белән тыңлыйм. Кешегә киңәшләремне бирәм. Ярдәм итәргә тырышам.
Бүгенге көндә кайсы татар артистларының җырларын яратып тыңлыйсың? Татар эстрадасына карашың?
Мин бернинди дә эксперт түгел. Артист кешемен. Һәрбер кешенең аерым фикере. Артистларның бик күп булуына күпләрнең эче дә пошадыр. Һәрбер артистның үзенең тамашачысы. Бик күп җырчының ниндидер җыры ошый. Кайберләренең репертуарын тулысы белән тыңлыйм. Мин моны яратмыйм, җырларын тыңламыйм, дигән нәрсә юк. Шулай дип әйтергә хакым да юк. Мәсәлән, Рәсим Низамовның җырларын бик яратам. Якташларыбыз – Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех репертуарларын аерып әйтә алам. Зөфәр Хәйретдиновның «Карлы яңгыр» җыры шулхәтле ошый. Ришат Төхвәтуллинның, Филүс Каһировның аерым бер җырлары. Бигрәк тә рульдә йөргәндә җырлар тыңлыйм.
«Сез әле дә «халык артисты» түгелмени?»
Исем артыннан да артистка үзенә йөрергә кирәк. «Халык артисты» исемен алырга теләмисеңме?
Бу – бик авыр сорау. Хәтта минем бу турыда бер журналистка да сөйләгәнем булмады. 2007 елда «Татарстанның атказанган артисты» исемен алдым. Ул вакытта «Казан» милли мәдәният үзәгендә эшләдем. Актаныш якташлары җәмгыятеннән исем алу тәкъдиме белән чыктылар. «Казан» милли мәдәният үзәге бу тәкъдимне күтәреп алып, «Татарстанның атказанган артисты» исеменә документлар тутырды, ходатайство ясады. Ул вакытта популярлашып килгән чаклар. «Мин артист булмыйм, әтием кебек хисапчы булам», – дип җавап биргән чагымда да, балачактан конкурсларда, фестивальләрдә җырлап йөрдем.
Яшерен-батырын түгел, Аллаһы Тәгалә миңа моңын да, сәләтен дә биргән. Моны мактанып әйтүем дә түгел. Җиренә җиткереп җырлый алырлык моң биргән. Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Менә «Казан» милли мәдәният үзәгендә эшләгәндә концертлар шактый эшлибез, матур гына исем алдык. 10 елдан соң халык артисты исемен алу мөмкинлеге бар иде. Миңа, алырга кирәк, дип әйтеп карадылар. Мин, моңа әле лаек түгелмендер, дип уйладым. Документларны җыярга кирәк дип, күңелемдәге киштәгә генә куеп бардым. Әмма ул хакта уйламадым.
2015 елда 50дән артык җырым кергән китабымны тәкъдим итү кичәсен уздырдым. Шунда: «Лилия, нишләп син халык артисты исемен алмыйсың? Нишләп документларыңны җибәрмисең?» – дип әллә ничә тапкыр сорадылар. Мин үземне, әле лаеклы түгелдер, дип уйлап килдем. Аннары үзең өчен соранып йөрү дә әллә ничек уңайсыз. Бигрәк тә атказанганны биргәндә документлар ничек йөри, кемгә кулына керә, кем кул куя – бу турыда белми дә калдым. Ни дисәң дә, ул исемнәр кирәктер дә кебек. Иҗатыңа нәтиҗә ясау, әти-әниең, укытучыларың, халык алдында үзеңнең хезмәтеңне күрсәтү.
Узган ел иҗатыма 25 ел булды. Мәдәният министрлыгы, Татар конгрессы аша да бик күп концертлар белән йөрибез. Түлиләрме, юкмы – чакыралар икән, димәк, барырга кирәк. Иҗатымның матур датасы уңаеннан, үземдә ниндидер көч табып, узган ел документларымны җыеп, Мәдәният министрлыгына тапшырдым. Тапшыруын тапшырдым, әмма ул үтмәде. Халык артисты исеменә лаеклы түгел, дип уйлаганнардыр, күрәсең. Моны нәрсә дип аңлатырга да белмим. Ниндидер лимит бар, «син ул исемлектә юк» дип җавап бирделәр.
Мин – җырлый башлаган чордан бүгенге көнгә кадәр республикабызда 4 мәдәният министры, 2 президент, санап бетергесез хакимият башлыклары, җитәкчеләр алдында җырлаган кеше. Илдус Габдрахман улы Тарханов заманында җырлый башладым. Аннары соң Зилә ханым Вәлиева килде. Аннан соң Айрат Сибагатуллин, Ирада Әюпова килделәр. Әйтик, хөкүмәттә дә үзгәрешләр. Җитәкчеләр берсе килә, берсе китә. Алмашынып торалар. Ә без, артистлар, моңарчы ничек җырладык, хәзер дә шулай җырлыйбыз. Баштагы чорда ничек булдык, хәзер дә шундый. Адәм баласы нинди генә өлкәдә эшләсә дә, җир җимертеп, кулыннан эш килгәндә, аның халыкка кирәк вакытында нәтиҗәсен күрсәтеп, бәяләп, исемен бирергә кирәк. Поезд киткәч, күпмедер еллар үткәч, аның кирәге дә юк. Тозларгамы? Аны теге дөньяга алып китмисең. Шуңа күрә мин бер тапкыр талпынып карадым. Ул барып чыкмады. Шушы документлар җыелган папканы өйгә алып кайтып, шкафның өстәге киштәсенә болгап торып аттым. Ул папкада – иҗатым, репертуарым, гастрольләрем, дипломнарым, концерт афишаларым, язган җырларым, чыгарган аудио һәм видео альбомнарым, тормышта ашырган проектларым... Бәлки, ул минем балаларга, оныкларга кызык булыр.
Нишләтәсең инде?.. Мондый салкын караш, вакытында бәяләмәү, кешенең хезмәтен юкка чыгару – безнең дәүләт җитәкчеләренең ярдәмчеләре тарафыннан җитешмәүчәнлек дип уйлыйм... Бу миңа гына кагылмый. Сәнгатьтә генә түгел, башка өлкәдә дә шулай. Безнең күп кенә артистларыбызның халык артисты исемнәре юк. Әйтик, Закир Шаһбан. Татар эстрадасында бердәнбер күрми торган артист. «Заман» төркемендә җырлый башлаган җырчы. Нишләп аңа исем бирмиләр?! Бу – безнең бик зур кимчелегебез. Аны шулай эшләп торган чагында бирмәгәч, күңелен үсендермәгәч! Картаеп беткәч, нәрсәгә аңа исем?! Ул аңа 20 ел элек лаек иде. Шулай ук Газинур абый Фарукшин, Гөлдания апа Хәйруллина... Андый артистлар бихисап. Халык тарафыннан алар – күптән халык артистлары. Ә менә җитәкче, хөкүмәт тарафыннан югары дәрәҗәдә бәяләнмәгән. Үзем өчен генә әйтү түгел. Ләкин минем белән булган әлеге хәл – кабатлана торган әйбер. Ул алды, бу алды дип әйтергә хакым да юк. Әмма һәрбер шәхеснең хезмәтен күреп, бәяләп, эшләгән чорында аңа лаеклы исемен бирү кирәктер, дип уйлыйм.
Әле менә Казанда юбилей концертын оештырып йөрим. Ничек җырлаганмын, шулай җырлыйм. Күкрәк киереп, мин Татарстаннан дип, чит илләрдә чыгыш ясыйм, тапшырулар төшерәм, көйләр язам, балалар җырлары китабы өстендә эшлим. Исем алу турында башка уйламыйм да.
Халкыбыз күңелендә, республикабыз тарихында Актаныш районы Зөбәер авылыннан чыккан Лилия Муллагалиева дигән артист бар икән, димәк, бу – минем өчен иң зур бүләк. Тамашачы күптән «халык артисты» исемен бирде. Халык биргән исемнең дәрәҗәсе тагын да күбрәктер дип саныйм.