Татар эстрадасы җырчысы Лилия Муллагалиева «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында булган. Ул алып баручы Лилия Кадыйровага яман шеш диагнозы куюлары турында халыкка ничек белдерергә булуын сөйләде. Җырчының калкансыман бизенә катлаулы операция ясатуы турында язган идек.
Башта минем башкаларга белдертәсем килмәде. Мине табибка чиратта торганда таныйлар, нишләп йөрүем белән кызыксыналар иде. Мин, туганым белән килдем, яки, профилактика өчен тикшеренү узам, дип алдалап йөрдем. Язылучыларым «сезне шунда күрдем» дип яза. Күп алдаштым, әмма теләп түгел. Менә миңа кемдәдер шул чир дисәләр, мин авыр кабул итәм, «янам». Үземнеке турында белгәч тә андый «яну» булмады. Әмма кешенекен белү, якын кешең авыру – бик авыр.
Мәрхүмкәем Резедә Шәрәфиеваның бу чир белән авыруын кабул итү бик авыр булды. Чөнки әллә ниләр уйлыйсың. Ә үзеңдә булгач, бәлки, узар, бәлки, дөрес түгел, дип уйлыйсың. Минем кешеләргә әйтү теләге дә килеп терәлгән иде. Аннары социаль челтәрләрдә дә язылучыларым белән аралашып, тормышымны күрсәтеп, кеше күз уңында булганга кинәт югалу дөрес булмас, дип уйладым. Соңыннан бу халәтне ничек аңлатырга? Иң яхшысы, дөресен сөйләргә. Кеше белән кайгыны күтәрүе җиңелрәк.
Нидер исбатлар өчен көч әрәм итәргә кирәкми. Теләктәшлекне, ярдәмне тойгансыздыр...
Мин шаккаттым. Кая карама язалар. Тамашачыларның ярдәме көчле булды, бүгенге көнгә кадәр аларның җылы теләкләрен укып бетермәдем әле, алар шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. 100 кеше яза икән, 50-60 кеше үзе шушы юл аша узган. Һәрберсен укыйм.