Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Мәхмүтова: «Безнең гаилә татар театрына 174 ел хезмәт итә»

news_top_970_100
Лилия Мәхмүтова: «Безнең гаилә татар театрына 174 ел хезмәт итә»
социаль челтәрдән

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем алучылар арасында Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтова да бар иде.

«Минем, дөресен әйткәндә, Рөстәм Нургалиевичның кулыннан икенче мәртәбә бүләк алуым инде. "Атказанган" исемен дә Рәисебез үзе тапшырган иде. Һәм менә, Аллаһка шөкер, "Халык аристы" исемен алу да насыйп булды.

Минем санап караганым бар. Безнең гаилә – әти, әни, ирем, мин һәм сеңлем Ләйсән, барыбызны бергә кушып санаганда, татар театрына 174 ел хезмәт итәбез икән. Белмим, андый гаиләләр бармы икән тагын? Әни театрга 56 ел хезмәт итте, әти – 46 ел. Без ирем белән 33әр ел хезмәт итәбез. Ләйсән 8 ел театрда эшләп китте. Барысын бергә җыйган вакытта шушы сан килә дә чыга.

Киләчәктә тагын да зуррак бүләкләр алырга язсын», – дип, «Интертат»ка әлеге исемне алу куанычы белән бүлеште актриса.

Бүген берьюлы 8 артист: җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Вадим Захаров, Вәис Бәйрамов, Айгөл Бариева, Равил Галиевка һәм Татарстан Республикасы Халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисткасы Гүзәл Мөхәммәтдиновага, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтовага, Казан дәүләт яшь тамашачы драма театры артисты Гүзәл Шакирҗановаларга «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде, дип язган идек.

Дәүләт бүләген аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләрен һәм ТР Дәүләт бүләкләрен бирү тантанасында тапшырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100