Лилия Кадыйрова: «Милли журналистикада эшләүчеләр бер-берсенә аяк чалырга тиеш түгел»
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында «Хәзерге татар журналистикасы» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуда төп спикер буларак «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире Лилия Кадыйрова чыгыш ясады. Ул милли тапшыруларның бүгенге көнге хәле турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Түгәрәк өстәлнең беренче өлеше сорау-җавап форматында оештырылган иде. Икенче өлешендә сүз «Актаныш таңнары» газетасының баш мөхәррире Айнур Гыймадиевка бирелде. Ул коллегаларын ясалма фәһем серләренә төшендерде. Татар телле журналистикада ясалма фәһем куллану үзенчәлекләре турында сөйләде.
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумында Россиянең 15 төбәгеннән 42 журналист катнаша
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Проблемалар күп, ләкин өметләребез дә зур»
Лилия Кадыйрова: Хәзер телевидение шактый кыйбатлы продукт. Бүген тамашачы төрле телеканалларны караганда: «Бу бит милли проект, башка телеканалларга караганда моның рекламасы арзанрак торадыр, шуңа аны экономлырак эшләгәннәрдер», – дип уйлап тормый. Шуңа без дә вакыт, заман артыннан куабыз. Шул вакытта татар телеканалы булуыбызны да, аның миссиясен дә тоябыз. Әлеге миксны алып бару шактый катлаулы.
Яңа сезонда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе безгә теләктәшлеген белдереп, «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын эфирга кайтарырбыз дип өметләнәбез. Чөнки «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Музыкаль Сабантуй» тапшырулары беренче тапкыр татар дөньясында хоккейның плей-офф уеннарындагы рейтингларын узып китә алган милли проектлар. Кызганыч, әлегә башка андый милли проектларыбыз юк.
Шул ук вакытта безнең иртәдән кичкә хәтле эфирда «Манзара», «Татарлар» тапшырулары бара. «Татарлар» бүген Россия күләмендә төбәкләр арасында көн саен эфирга виртуаль студиядән чыгучы бердәнбер тапшыру. Бу безнең бик зур горурлыгыбыз, моның өчен республика җитәкчелегенә дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Төрле төбәкләрдән милли проектларны виртуаль студиядә алып баруны безгә килеп өйрәнәләр, бу татар дөньясы өчен бик зур прогресс.
Бүген без чит төбәкләрдән сюжетлар гына биреп калмыйча, туры трансляцияләр оештырабыз. Билгеле, интернет аксаган вакытларда, моның үз кыенлыклары бар, проблемалар да күп, ләкин өметләребез дә зур. Без бит инде өмет белән курку арасында яшәгән милләт, гафу итегез турылык өчен. Кайвакыт әйтер сүзең көмеш булса, дәшми калу алтын диләр да. Шул баланс арасында да яңалыкка омтылырга, тамашачыны сөендерергә тырышабыз.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Без бер-беребезгә конкурент түгел»
«Питер.Татар» мәгълүмати проектының шеф-редакторы Равил Закиров: «Быел татар театрының 120 еллыгы. Шул уңайдан сез Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры спектакльләрен төшерә башладыгыз, шул хакта сөйләп үтегез әле».
Мин безнең операторларга һәм режиссерларга бик рәхмәтлемен, чөнки бу аларның эшенә керми. Мин алардан: «Шундый зур үтенеч бар, барып шунда төшерергә өйрәник әле», – дип сорадым, алар каршы килмәде. Мин бик рәхмәтлемен Галиәсгар Камал театрына – «Килмә, йөрмә», – димәделәр. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка, Илгиз Зәйниевка зур рәхмәт.
Бу безнең уртак, зур проектыбыз, без репертуардан китеп, тарихка кереп каласы спектакльләрне матур итеп, телевизион спектакльләр форматына күчердек. Бу атнада «Тапшырылмаган хатлар»ны, «Рәшә» спектаклен күрсәттек. Шул ук вакытта безнең тапшыруларга килеп, андагы олпат артистларыбыз, яшь буын хис-кичерешләре, спектакль ничек туу турында сөйләшә. Шуны аңласак иде, без бер-беребезгә конкурент түгел. Театр, телевидение – без дус, бергә-бергә эшләгәндә генә телевидениеның алтын фонды тагын бик күп матур спектакльләр белән тулыланыр дигән өметтә калабыз.
«Безнең йөрәкләрдән чыккан җылының сезнең йөрәкләргә барып җитүен тоябыз»
Катнашучыдан сорау: «Дуслар җыелган җирдә»не бик яратып карыйбыз, бик кызыклы тапшыру. Төрле төбәкләрдә дә әлеге тапшыруны төшерү планда юкмы?»
Телевизион тапшыру сыйфатлы булсын өчен, бик күп шартлар үтәлергә тиеш. Әгәр киләчәктә теләктәшлек белдерүчеләр булса, төбәкләргә чыгу безнең зур хыялыбыз. Өметсез шайтан гына, диләр. Мин социаль челтәрләр алып баргач, миңа бик күп язалар – «Бездә шундый кешеләр бар, мондый кешеләр бар», дигән хатлар килә. Әлбәттә, алар барысы да эфирда күрсәтелергә лаеклы. Без бит әлеге эчтәлекле шоуларны булдырырга үзебез дә яңа гына өйрәнеп киләбез, төрлечә эшләп карыйбыз. Кызганыч, шушы арада барабыз, эшлибез дип вәгъдәләр бирә алмыйм. Өметләребез, теләкләребез зур.
Сез экранда Илдар Кыямов белән Лилия Кадыйрованы гына күрәсез, ләкин анда искиткеч зур иҗат төркеме. Бик күп иҗатчыларның һәм бөтен каналның бик зур энергиясе һәм көче салынган проект ул. Безнең йөрәкләрдән чыккан җылының сезнең йөрәкләргә барып җитүен без тоябыз. Тапшыру чыкканнан соң килгән теләкләрнең һәрберсен укып барам. Миңа әйтәләр инде, сезнең социаль челтәрләрдә махсус кеше җавап бирәдер, дип. Юк, шәхсән һәрбер теләкне үзем укып чыгам, җавап кайтарам.
Рәшит Минһаҗев
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Гөнаһны бер кешедән генә эзләргә кирәкми»
«Мәдәни җомга» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗев: «Форумда «Юлчы» тапшыруын алып барган журналист Альберт Шакиров чыгыш ясады. Ул берәр тапшыруда экранга кайтыр дигән өмет бар, андый ниятләр юкмы?»
Гөнаһны бер кешедән кенә эзләргә кирәкми. Безнең бихисап проектларыбыз бар, минем шкаф тартмасы проектлар белән шапылдап тулган. Ләкин аларны реальләштерү кызганыч, бездән генә тормый. Шуңа күрә безне инвесторлар ишетә икән, теләктәшлек белдерергә теләүчеләр бар икән – без бишкуллап риза. Шул ук «Дуслар җыелган җирдә»не төшерергә иртәгә үк чыгып китәр идек, әгәр мөмкинлегебез булса. Тамашачы көтә, ярата, рейтингы бар, ләкин адым арты адым гына бара алабыз.
Башка төбәкләрне көчсезрәк, начар диясем килми, ләкин чагыштырсак, бездә ярдәм, игътибар бик зур. Тексттан тартып алып, минем сүзләрне башка төрлегә әйләндермәвегезне сорыйм. Безнең төбәктә телеканалга игътибар бик зур. Бөтендөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез карый ала торган «ТНВ-Планета» булган кебек, мин башка милләтне белмим. Без тәүлегенә 24 сәгать сөйләп торган, бөтен төбәктән кереп карарлык телеканал тота алабыз.
Хәзер Илһам Шакиров турында нәфис фильм әзерлибез. Алдан кычкырган күкенең башы авырта ди, шуңа барысын да әйтмим. «Кеше китә – җыры кала» – искиткеч проект, фикерләр төрле булырга мөмкин, ләкин монда иҗат төркеменә тиешле мактау сүзләрен әйтергә кирәк. Матур сериал, тарихы да, мәгънәсе дә бар, төшерелүе дә заманча.
Туфан абый Миңнуллинның юбилеена «Ай булмаса, йолдыз бар» – бик үзенчәлекле телесериал төшерелде. Иҗатчыларның күңеле киң бит инде, без өметләнәбез. Шушы мөмкинлекләрне тудырып торган республикага, телләр комиссиясенә зур рәхмәт.
Телнең ниндидер авырлыклар кичерүен хөкүмәттән генә түгел, үзеңнән, гаиләңнән дә эзләргә кирәк. Мин иртән ике баламны ияртеп, сәгать 7:15тә «Адымнар»га чабам. Күршем белән лифтта төшәбез: «Җафалыйсың инде бу балаларыңны «Адымнар»да укытып. Әнә бит өй артында мәктәп бар. Ничәдә бетә инде дәресләре?», – ди. Мин: «8 сәгать укыйлар», – дим. Әлбәттә 8 сәгать, ул 7 сәгать татар телен кайчандыр укып бетерергә тиеш бит алар. Гаепне һәрвакыт тегеннән-моннан эзләгәнче, баштан үзеңнән башларга кирәк.
«Акның ак – караның кара икәнен белеп яшим»
Рәшит Минһаҗев:
Еш кына телеканал дикторларына дәгъва белдерәләр. Авазларны дөрес әйтмиләр. Аларга махсус курслар оештырып булмыймы?.
Сез хәзер кем турында әйтәсездер. Безнең экранда күренгән бер генә диктор турында да: «Менә бу начар сөйли, сөйләшә белми», – дип әйтә алмыйм. Кем начар сөйли? Мин әле яшь булганга хата кимчелекләрем бардыр. Бүген кызу конвейер темпларында эшлибез, бәлки хаталар китәдер. Ләкин хатасын гына түгел, ул журналистның эфирга никадәр багаж алып кайтканын да күрсәк иде.
Рәшит Минһаҗев:
Лилия ханым, сез татарны өмет белән курку арасында яшәгән милләт дип атадыгыз. Бу чынбарлыкны таныган кадрда өмет бар.
Мин мәчет манарасын менеп кисмәгән өчен репрессия корбаны булган, кулын каерып тотып, төрмәгә илтеп япкан бабамның хатыны, дәү әнием белән тәрбияләнгән буын. Акның ак – караның кара икәнен белеп яшим. Артыгын шапырынып китеп булмый хәзерге вакытта. Шулай да иҗат итү мөмкинлеге юк дип тә әйтә алмыйм. Бу очракта безнең үзебезнең кайчак кыюлыгыбыз җитеп бетми кебек, кайвакыт белемебез җитеп бетмидер. Иң беренче чиратта үзебезгә үсәргә кирәк.
Линар Закиров
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Куркам-куркам дип торырга вакыт юк»
Мәскәүдә яшәүче журналист, социаль челтәрләрдә «Әйтче» блогы авторы Линар Закиров:
«ТНВ»да алып баручыларга шулкадәр зур кытлыкмы? Чөнки сез килгәннән соң, һәр икенче тапшыруны алып барасыз – «Сөйләшергә вакыт», «Музыкаль Сабантуй», «Дуслар җыелган җирдә» программалары. Болай үзегезне күрсәтү каян килә? Кытлыктанмы яки үзегезне күрсәтергә теләүдәнме?»
«ТНВ»да журналистларга һәм алып баручыларга бернинди дә котлык юк. Бүген безнең һәр кадрыбыз горурланырлык. «Сөйләшергә вакыт» моңарчы да башка телеканалда барган проект. Миңа аны «ТНВ»да да эшләп карарга тәкъдим иттеләр. «Сөйләшергә вакыт» – минем күңел халәтем, аның иҗат төркеме бюджетта утырмый. Әлеге тапшыру иганәчеләргә кызыклы, без аны иганәчеләр хисабына тарта алабыз.
«Музыкаль Сабантуй»да аклану булып яңгырамасын, шулай туры килде, төшерү алдыннан, безнең алып баручының хәле начарланды. Ә без анда шактый күп төшерү техникасы алабыз, аның һәр сәгате исәптә. Алып баручының хәле начарланып, аңа ашыгыч ярдәм чакыргач, команданы куып таратып, котычкыч зур акчалар түләп, проектны ябарга минем хакым юк иде, мин аны дәвам итәргә тиеш.
Анда кастинг оештырып: «Теге нәрсә әйтер икән, бу миңа болай әйтер», – дип утырырга вакыт юк иде. Иҗат төркеме килде дә: «Чыгып бас! Эшлибез», – диде. Илшат Әминовка шалтыраттык: «Чыгып бас! Эшлисең!», – диде. Монда Линар «Әйтче» каналында нәрсә язар, куркам-куркам дип торырга вакыт юк иде. Миңа куркыныч булмады түгел, куркыныч булды.
«Мин эшкә генә бармыйм, бу минем миссиям»
Хәзер дә һәр яңа проект башланганда мин аңлыйм, яки син каласың киләчәктә, яки бу синең соңгы проектың була. Татар интеллигенциясе, бигрәк тә өлкән буын: «Тукта бу яшь, хаталанадыр», – дип, беркайчан да баштан сыйпамый. Мин беләм, миңа нинди генә хатлар килми, мин аларны бөтенесен дә укыйм. Минем елап чыккан төннәрем бик күп.
Милли журналистикага килеп, эшли башлаган кеше бер-берсенә аяк чалырга тиеш түгел дип саныйм. Әгәр дә миңа төрттерер сүзегез бар икән, киләсез дә: «Лилия, әйдә сөйләшик әле, сиңа әйтер сүзем бар, атылып чыкма эфирга», – диясез. Монда бер проблема да юк. Әгәр дә син – «Миндә теләк бар, аҗгырып торам, әйдә яңа проект эшлибез», – дип киләсең икән, рәхим ит!
Мин татар интеллигенциясенең өлкән буынына бик рәхмәтлемен. Алар мөгаен минем эшкә мөнәсәбәтемне, бәлки, егыла башлаган вакытларымны сизәдер. Кичә генә Зөлфәт Хәким шалтырата: «Тәртипме синең барысы да? Түзәрлекме?», – ди, ул бит инде баштан сыйпап тормый. Мин: «Тәртип, тәртип», – дим. «Ярар, бирешмә!», – шалт трубканы куйды. Шул ук Наил абый Касыймов шалтыратып, һәрвакыт язмаларын җибәреп тора. «Менә моны укыдым, бу җире начар булган, киләсен болай эшләмә инде, яме. Монысын укыдым, ай-яй әйбәт булган, син бу ярты елда шундый үстең», – диючеләргә бик зур рәхмәт.
Рәхмәт әйтәләр икән, димәк, эшемнең нәтиҗәсе бар. Экранга чыгам икән, мин үземне күрсәтергә генә чыкмыйм, иҗат төркемемнең иртәгә продуктны өзмәсенне дә уйлап чыгам. Эфирга нәрсә бирәсемне уйлап чыгам, ул эфирны эшләүчеләрнең хезмәт хакларын уйлап чыгам. Ул да минем өчен соңгы роль түгел, чөнки мин яшь иҗатчыларны саклап калу өчен тәнем-тырнагым белән ябышырга әзер.
Дус булып йөргән журналистларның нинди гонорарга минем турында нинди мәкаләләр язганын да беләм. Фотолар килә, ләкин түзәм. Чөнки мин миссия эшлим, эшкә генә бармыйм, бу минем миссиям.
Лилия Кадыйрова: «Рәхмәт әйтәләр икән, димәк, минем эшемнең нәтиҗәсе бар»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров