Лилия Әхмәтова: «Гаделлек бар ул. Өстән кемдер дөресләп куя»
Татар театры режиссеры Лилия Әхмәтова белән әңгәмә.
Лилия Әхмәтова — бүгенге көндә актив иҗат иткән бердәнбер татар хатын-кыз режиссёры. Ул Илгиз Зәйниев, Дамир Сәмирханов, Олег Кинҗәгулов, Айдар Җаббаров кебек үк, Фәрит Бикчәнтәев укучысы. Гаҗәп, Лилия ун елдан артык профессиядә, әмма театрларга режиссерлар куйганда гел читтә кала бирә. Лилия белән без бу хакта да, гомумән, театр, әдәбият һәм гаделлек турында сөйләштек.
Лилия, ир-ат коллегаларыңның хатын-кыз режиссёрга мөнәсәбәте? Ниндидер үзенчәлекле мөнәсәбәт сизеләме?
Элек сизелә иде. Хәзер сизелми… дисәм дә була.
Ә элек нәрсәдә сизелә иде?
Элек без татар хатын-кызының режиссёр булуына әзер түгел идек.
Югыйсә, театр тарихында Тумашевалар булган.
Әйе. Ләкин «Курица не птица, женщина не режиссёр», дигән әйбер барыбер бар иде. Мин аны укыганда да күп ишеттем. Элек сәеррәк карыйлар иде. Хәзер күрмим дә, белмим дә, ишетмим дә… миңа барыбер.
Бәлки, үзең үзгәргәнсеңдер?
Бәлки, аягымда нык басып тора башлаганмындыр, карашым үзгәргәндер… Хәзер сизмим.
Син ничә ел режиссурада инде? Беренче тапкыр кайчан спектакль куйган идең?
2007 елда бугай. Балам тумаган иде әле. Диплом спектакле. Кичә уйлап утырдым: Татарстандагы 10 дәүләт татар театрының сигезендә куйганмын.
Әтнә театры калдымы? Анда куйганыңны белмим.
Әтнәдә куйдым. Ләкин чыгарып җиткерә алмадым. Чөнки балага уздым. Авырлыклар белән күтәргәч, куеп бетермичә китеп бардым. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» пьесасын куя башлаган идем. Сценографиясе генә ни тора иде… Мин бала тапкан арада директор да алышынды, шартлар да үзгәрде… калды инде…
Шәп әсәр! Куелмавы кызганычмы?
Хыялым ул минем. Киләчәктә, мөгаен, куелыр да. Ул әсәрдән куркалар димме соң. Алынасылары килми. Хәзер бит шулай китте: җиңелчә әйберләрне үзебезнекеләр куя, катлаулы әйберләрне — чакырылган кунаклар. Мин ун елдан артык бу профессиядә булып, ике тапкыр гына үзем сайлаган әсәрне куйдым. Нибары ике! Ә бит мин елга ике-өч спектакль куям. Барысы да заказ. Заказ буенча эшләнгән спектакльләр белән батмыйча калу — зур хезмәт. Бик авыр ул.
Куйган әсәрләреңнең күбесе — заманча драматургия, әйеме?
Күбесе касса өчен куелган әйберләр. Шунда бөтен фаҗига! Шунда минем бөтен хәсрәтем. Чөнки бу гаделсезлек! Бу коточкыч! Хәер, Буа театры өчен «Борһан йорты”н үзем сайладым дия алам. Ләкин чыгару өчен зур авырлыкларга очрадык. Ничек килеп чыгар?! Чөнки анда безне иҗатчы буларак каршы алырга әзер түгелләр кебек. Артыгын әйтә алмыйм… Иҗат төркеменең үз карашы булырга тиеш. Безне бит үз карашыбыз өчен чакыралар. Әмма бөтен театрларның хуҗалары да андый әйбергә әзер түгел.
Ягъни, алар режиссёрны яллыйлар икән, аны буйсындырырга телиләр — шулаймы?
Әйе. Ә мин гомумән буйсына торган кеше түгел.
Ләкин ялланасың бит…
Ялланам. Ләкин мин иҗатчы. Мин — сәнгать кешесе. Кушканны гына эшләсәм, андый профессия сайламас та идем.
Ә бит алар да хаклы. Алар кешене яллый һәм аңа акча түли. Аларга үзләре теләгән продукт кирәк. Кайда урталык?
Режиссёр алдына максат куелырга тиеш. Иҗат кешесе шул максатны күрергә тиеш. Еш кына минем алга шундый максат куялар: «Лилия, халык йөрми, халык йөри торган әйбер кирәк». Мин инде нишләргә тиешлегемне ачык аңлыйм — тәҗрибәм бар. Халыкның нәрсә яратканын, нәрсә күрергә теләгәнен беләм. Тәҗрибә миңа алданырга бирми, мин шуннан чыгып эшлим.
Театрларга сез ясаган ул продуктны сатарга да кирәк бит.
Шуңа директор кемне чакырасын яхшылап уйларга, чакырыласы кешенең эшләрен күрергә, нинди материалга кайсы режиссер туры килгәнен күзалларга тиеш. Дөрес материал тәкъдим итәргә кирәк. Продюсерның хезмәте шул бит инде. Безнекеләр алай итми. Бөтенесе түгел, шулай да андыйлар бар. Режиссерның өч эшен карасаң, аның җитешсезлекләрен һәм көчле якларын чамалап була.
Режиссер үзе дә булдыра алмастайга килмәсен. Нигә килә?
Ул да үзенә сынау куя.
Син нәрсәне начаррак, нәрсәне яхшырак булдырасың?
Татарчаны яхшырак булдырам. Үз театрым булса, рус һәм чит ил классикасын чакырылган режиссердан эшләтер идем, үзем татар драматургиясен эшләр идем. Чөнки мин чакырылган режиссерның татар драматургиясен уңышлы куйган мисалын белмим. Чакырылган режиссерлар безнең әсәрне тоймаячак та, теләмәячәк тә… барып та чыкмаячак! Ул аларга «сыро-вяло» булып тоелачак.
Чынлап та «сыро”мы безнең әсәрләр? Тәнкыйтьче Глеб Ситковскийның «Фатих Әмирхан начар пьеса язган» дигәненә үпкәләп тә йөрдем әле.
Рус әдәбияты белән чагыштырсак, әлбәттә, «сыро».
Ә сез — үзебез режиссерлар шуны яраклаштырып эшләп чыгасыз инде, әйеме?
Яраклаштырып, димәс идем, яратканнандыр ул. Безнең күңелләргә туры килгән әйберләр языла бит анда. Ул тегеләргә хас түгел. Көчләп яраттырып буламыни? Ә без яратабыз. Безнең күңелгә ята ул. Аларныкына ятмый. Бу менталитетка бәйледер инде.
Үзеңнең башка халыкларга алар әсәрен куйганың булдымы?
Башкортларның чакырганы булды, бара алмадым.
Татарга гына хезмәт итәсең инде алайса?
Русларга да хезмәт иттем. Түбән Кама ТЮЗында куйганым бар. Әмма мин татар артистлары белән эшләргә яратам. Миңа аларның юморы, эшләү тәртибе ошый. Без җылырак.
Татар артисты ул татар театрында эшләгән артист бит инде, әйеме?
Рус театрында эшләгән татар артистында татарлык калганмы икән — юктыр. «Сюдарак бас әле», дигәнемә көлеп утыралар инде. Татарның татарлыгы калсын өчен мохитендә яшәргә кирәк. Татар артисты татар театрында эшли инде ул. Үзем татар гимназиясендә укыгач, мин татар мохитенә мохтаҗ.
Татар театрларында, бик еш булмаса да, режиссерлар алына, куела, алышына. Син ун ел куясың, нигә берәр театрга Лилияне куеп карыйк әле дигән уй тумады икән? Әллә булдымы?
Миңа ике тапкыр тәкъдим булды… өч тапкыр икән. Ләкин кире кагарга туры килде: Казаннан китә алмадым. Хәер, ул тәкъдим бүген булса, башкачарак булыр иде, бәлки. Чаллының «Мастеровые» театрының баш режиссёры Денис Хөснияров Питерда яши бит. Сәнгать җитәкчесе буларак, режиссерлар, рәссамнар белән эшли. Ул аларны үз кәнәфие өчен курыкмыйча, иркенләп чакыра. Аның көче шунда. Ә безнекеләр бит курка. Бөтенесе түгел, ләкин шул курыкканнары театрны сазлыкка әверелдерә. Шуңа күңелем әрни. Кайбер җитәкчеләр читләрне чакыра башласа, артистлар күпне күрер дип курка. «Ал күзлек» үз эшен эшләмәскә мөмкин…
Теманы дәвам итеп, тәкъдимнәр булды, ләкин Лилия аларны кабул итмәде, әйеме?
Бара алмадым, әйе. Денис кебек, читтән эшләп булса, үземне сынап карар идем. Болай йөреп арытты. Үземнеке булсын иде инде.
Димәк, синең үз театрың булмау хатын-кыз режиссёр булуыңа бәйле түгел.
Анысы гаилә белән бәйле инде. Ир-ат булсам, гаиләне кыстырып китәр идем. Мин гаиләгә бәйле, гаилә Казанда булгач, китә алмыйм.
Шекспирны куйганың булмадымы? Шундый тәкъдим булса, нәрсәсен куяр идең?
Бутусовтан соң мин Шекспирга алынырга да куркыр идем. «Король Лир”ы, мәсәлән, гаҗәеп эшләнгән иде «Сатирикон»да. Ә ул аны хәзер янадан куя, башка театрда. Тагын да күләмлерәк килеп чыгуы бәхәссез. Мин рус режиссерларын жәлләп тә куям, мондый куелышлардан соң ничек Шекспирга алынып булсын! Ә безнең ниша буш, тот та үзебезнең теләсә кайсы әсәрне рәхәтләнеп куй! Бөтен драматургиябез өчен дә яхшы яңгыраш табылмаган әле. Безнең проблема да шунда — татар классикасының ничек яңгырарга тиешлеге ачылмаган. Классик татар пьесасына заманча яңгыраш тапмадык әле: йә ул искечә булып кала, йә яңартырга тырышканда бөтен нәрсәсен югалта. Ниндидер адымнар бар, миңа Абушахмановның эзләнүләре ошый.
Син дә эзләнәсеңме?
Миңа андый мөмкинлек бирелгәне юк әле. Заказга гына эшлим бит.
Милли драматургиядән нәрсәне куеп карар идең?
Сез шундый сорау бирәсез… Чаллыда директор вакытында Рашат Фәесханович чакыра: «Ни телисең, шуны куй», - ди. «Ай тотылган төндә”не телим, дим. Бер атна узгач, шалтырата: «Мин режиссерыма әйткән идем, укып чыкты да, ул ала инде, башканы сайла», - ди. Мин шуннан соң авызымны яптым. Шуңа хәзер әйтермен дә, ул әсәрдән мәхрүм калырмын.
Ягъни, Лилиянең идеяләре бар, директорлар чакырса — әйтә. Шулаймы?
Чакыралар инде, тик сайлау мөмкинлеге бирмиләр бит. «Халыкка кирәклене әйбәт куясың, әйдә куй», - диләр. Миңа калса, театрлар «Алтын битлек» артыннан куып, күпне югалта. Андый спектакль сезонга бер булса, шуның белән бөтен фестивальләрне йөреп чыксаң, җитә бит инде. Ә хәзер фестиваль артыннан сукыр чабыш бара.
Чөнки акчалары бар театрларның. Акча кычкырадыр…
Ә театрның миссиясе нинди?! Без бит халыкка хезмәт итәргә тиеш. Сораганым булды: «Ни өчен шул режиссерны чакырасыз?» - дип. «Чөнки безнең мондый фестивальгә эләгәсебез килә», - диләр. Бу театрның ниндидер гаделлеген боза. Театрның миссиясе фестиваль түгел, халыкка хезмәт итү. Татарның әдәбиятын театр чыгармаса, кем чыгара соң аны?! Кемгә кирәк ул?
Бармы соң безнең кайдадыр чыгарырлык әдәбият?
Бар ул! Безнең менә дигән проза бар.
Бүгенгеме?
Юк инде. Классика. Бар алар. Ләкин аны инсценировкалый белергә кирәк. Куя белергә кирәк.
Безнең бүгенге драматургия һәм проза бармы? Туксанынчы еллардан башлап, соңгы утыз елда.
Җиңел инде ул юк безнең бернәрсә дә дип әйтү. Буа театрының «Фатыйма» драмасын караган идем. Менә бит — булдыра ала! Әллә ни әйбәт әсәр дә дип әйтмәс идем. Килеп чыга бит. Безнең кул җитми. Максат кына куярга кирәк — Фатих Әмирханны чыгарырга, мәсәлән. Ә бездә максат башка — фестивальгә бару. «Дилинь-дилинь — хотим на фестиваль». Үз-үзебезне алдыйбыз. Кем күбрәк, кем җитезрәк. Бу гадел түгел кебек.
«Гаделлек бар ул»
Син 10 ел тамашачыга куясың. Тамашачы кая таба барганын әйтә аласыңмы?
Үзгәрә, үзгәрә…
Кая таба? Аскамы? Өскәме?
Өскә таба. Театрларның режиссерлар чакыруы да үзгәреш бит инде. Бераз арттырып җибәрә башладык, әлбәттә. Әмма чакырылган режиссерлар янында театрның таләпләре дә үсте. Бу яхшы. Мин театрның сәнгать җитәкчесе булсам, үзем куяр идемме икән? Безнең белем генә театр өчен аздыр да, бәлкем. Шулай да режиссер булыр өчен уку йортында алган белем белән генә эш итеп булмый, күбрәк үз өстеңдә эшләү мөhим. Саллы куелышларны күргәч, йомылып калам. Мин алай эшли белмим, ә эшлисем килә. Ләкин мин яхшы белән начарны аерам. Җитәкче шуны гына булса да күрә белергә тиеш.
Ә нишләп Мәскәүгә укырга китәргә уйламадың?
Кияүгә чыктым, бала таптым. Шуның белән шул! Ул вакытта мондый үсеш, күтәрелеш юк иде. Богомоловны да, Бутусовны да ишеткәнебез булмады. Мәскәүгә барганда да Васильевны, Фоменконы гына карап кайта идек. Барысы да соңгы ун ел эчендә үзгәрде. Бүгенге көндә психология театры үз көчен югалтып бара, ә безнең халык hаман шуны сорый. Шуңа ниндидер урталык табарга кирәк. Бу катлаулы. Халыкчан да булсын, заманча да булсын…
Татарстанда безнең иң заманча театрыбыз кайсы дип саныйсың?
Әлмәт театры. Миңа Фәридә апаның (театр директоры Фәридә Исмәгыйлева - авт.) курыкмавы, батырлыгы ошый. Режиссерны чакырганда ни теләгәнен — кассагамы яки фестивальме икәнен яхшы белә. Аның төгәл бүленеше бар. Хәер, мин моның дөресме икәнен белмим.
Фестиваль спектакле белән коммерция спектакле нык аерылырга тиешме?
Аерыла. Ләкин тиеш түгелдер. Алай дөрес түгел. Шуны беләм: касса әйбере кыйммәтле итеп эшләнергә тиеш.
Ә бездә киресенчә.
Әйе, бездә киресенчә. Касса спектакленең зыялылыгына ирешәсе иде. Ә инде монысы халык өчен, монысы фестивальгә дип кенә бүлсәк, бу театрга карата да, халыкка карата да гаделсезлек. Сәнгать җитәкчесе театрны үзенә караганда күбрәк яратырга тиеш. Бездә киресенчә: афишада үзләренә яхшырак урын эзлиләр. «Миңа бу урын ошамый, исемем монда булсын», - диләр. Ничек шулай була инде?! Бу бит саташу! Элек мин ниндидер гаделсезлек күрсәм, Фәрит абый янына (Фәрит Бикчәнтәев - авт.) килеп елый идем. Хәзер алай итмим.
Ә кемгә елыйсың?
Иремә. Мин укып бетергәч тә әле гаделлек урнаштыра торган «большой, бородатый дядя”га ышана идем. Хәзер инде андый кеше булмавын беләм. Әмма гаделлек бар ул. Мин шаккаткан әйберләр барыбер үз вакыты җиткәч үз җаена кайта. Гаделлек җиңә. Мин катышмасам да, өстән кемдер дөресләп куя.
Ирләр дөньясында уйлый белгән хатын-кызга яшәү җайлымы? Иҗат дөньясы — ирләр дөньясы.
Шуңа һәр театр белән бәхәсләшергә туры килә инде.
Җиңәсеңме?
Җиңәм.
Хатын-кыз буларак юл бирәләрме, әллә хаклы булуың белән килешәләрме?
Төрлечә була. Ләкин азактан хаклы икәнемә инаналардыр кебек. Миңа шулай тоела. Әлегә «Борһан йорты» спектакле мәсьәләсендә Раил абый Садриевны җиңеп булмады — спектакль финалына карашларыбыз төрлечә.
Җиңү өчен хатын-кыз алымнарын да кулланырга туры киләме?
Хатын-кыз алымнары белән башлана инде. Бу - көчле корал. Артистларга карата да кулланыла. Әмма нәтиҗәдә акыл белән, идея белән җиңәм. Булдыра алуыңны кат-кат расларга кирәк. Артымда дәрәҗәле исемнәрем торса, бәлки, башкачарак булыр иде. Ә болай мин ирекле иҗатчы гына. Театраль белеме минекеннән югарырак булмаган кешегә буйсына алмыйм. Шуңа бәхәсләшәм дә. Мин бер Фәрит абыйга гына буйсынам, чөнки Фәрит Бикчәнтәев - минем укытучым. Укытучы - ул әтигә тиң. Килешмәгән очракта дә буйсынам.
Синең өчен тагын кем фикере авторитет?
Тәнкыйтьчеләр нидер әйтә — тыңлыйсың, ярар — әмма алар әйткән буенча нидер үзгәртәсе килми. Журналистлар сүзе дә шулай. Алар бит сораулар исемлеге белән киләләр, син аларга кеше буларак кызык та түгел, йорт җиһазы кебек кенә. Сорый — җавап бирәсең һәм ул аны тезеп яза да эше бетә. Ә Рәшит Әхмәтов алай булмады, ул сораулары белән «чишендерә» иде.
Ә журналистларның сүгеп язуына үпкәлисеңме?
Мәскәүлеләр диалогка керәләр, ә безнекеләр үпкәли башлый. Безне гел мактап кына утырыргамыни?
Әйе, сезне мактамасак, үпкәли башлыйсыз.
Макталган әйбер укырга да кызык түгел бит. Ул кемгә кирәк?!
«Мине тамашачы ярата. Тәнкыйтьчеләр яратмаска мөмкин»
Театрлар синең турында нәрсә дип сөйлиләр икән — белмисеңме?
Белмим. Аларын да тикшерә башласам, саулыгым житмәс. Җылылык өчен яраталар дип уйлыйм. Репетиция вакытында җылы атмосфера була.
Яхшы репетиция - ул яхшы спектакль дигән сүзме?
Төрлечә. Бу темага Нурбәк белән дә сөйләшкән булды. Мин продуктка нинди юллар белән килү мөһим түгел дип уйлый идем. Иң мөһиме — нәтиҗә. Нәтиҗәгә теләсә ничек, талашып-сугышып та ирешеп була дип белә идем. Нурбәк: «Иң мөһиме — нәтиҗәгә бара торган юл», - ди. Иң мөһиме — гармонияле юл. Без бит бер генә яшибез.
Сезгә юлы рәхәттер ул. Ә тамашачыга бит нәтиҗә мөһим. Сезнең репетициядә рәхәтләнеп ятуыгызда аның ни эше бар?
Яхшы юллар белән ирешкән нәтиҗә начар була алмыйдыр. Әмма искәрмәләр дә була.
Продукция теләгәнчә килеп чыкмаса, тамашачы салкын кабул итсә, режиссер ничек аклана?
Мин бит тамашачы сораганны куям, шуңа күрә андый хәл миңа таныш түгел. Минем алга тамашачы өчен дигән максат куелган һәм тамашачы ярата. Тәнкыйтьчеләр яратмаска мөмкин.
Тамашачыга нәрсә кирәген ачык беләсеңме?
Әйе. Анысын төгәл беләм.
Кайчан ничек куярга икәннең ниндидер кагыйдәләре, схемалары бармы, әллә тоемлаумы?
Хәзер модада, трендта диик инде — режиссер карашы. Текстны җимергән саен режиссер батыррак, кызыграк күренә. Ул анлашыла да — мең тапкыр куелган әсәрне мең дә беренче итеп ничек куярга?! Мин алай итә алмыйм кебек, үз алдымда андый максат та куймыйм. Мин текстны өйрәнәм: автор дулкынландыра торган урында дулкынландырам, юмор белэн биргән урында юморын саклап калырга тырышам. Мин профессиядән артта калганмындыр инде.
Ягъни, хәзер модалы режиссерлар сюжетны алалар да, үз картинкаларын ясыйлар, әйеме?
Әйе. Чөнки алай эшләү каhарманлыкка тиң. Ни өчен ясыйлар? Чөнки ача алмыйлар. Райкинның «Ясавы җиңел, ачуы кыен», - дигән сүзләре бар. Мондый «ясаулар» вакытлыча гына кебек. Хәер, нәрсә генә эшләсәк тә, без бер 10 елга арттарак барабыз.
Тырышабыз-тырышабыз, кемне генә чакырып карамыйбыз, һаман куып тота алмыйбызмыни?
Максат бит татар драматургиясен чыгару.
Ләкин, Лилия, аның өчен яхшы әдәбият кирәк.
Әйе. Бездә бар ул. Аны бүгенге көнгә яңгырашлы итеп эшли белергә генә кирәк. Сарымсаковлар, Сәлимҗановлар эшли белгәннәр. Ул вакытта татар театры рус театры белән параллель барган кебек. Ә хәзер рус театры алга китте, без артта калдык.
Мәскәүдәге рус театрлары турында сүз бара бит, әйеме? Казанныкылар түгел.
Мәскәүнеке.
«Көчле диалог хакына мин тел җитешсезлегенә күз йома алам»
Лилия, синең өчен драматургия әдәбиятмы, әллә режиссура өчен чималмы?
Минем драматургия укып утырган кеше күргәнем юк. Пьесаның максаты сәхнә булырга тиеш инде. Шул вакытта гына миссия үтәлгән була.
Русча уйлый торган драматурглар белән нишлик? Сәхнә теле мәсьәләсенә карашың?
Миңа калса, тел — ул проза, ә драматургия тел генә түгел. Рүзәл Мөхәммәтшин белән Әмирхан Еникиның «Рәшә» әсәренә инсценировка ясап караганыбыз булды. Әмирхан аганың әсәрләре искиткеч, әмма драматургиягә буйсынмый. Мин аннан сәхнә өчен файдалы әйбер чыгара алмыйм. Ул текстта отышлырак. Рүзәлне дә интектердем. Сызабыз, сәхнәдә эшләми, дим. Рүзәл: «Сызмыйм, теле матур», - ди. Яхшы прозадан сәхнә өчен файдалы әйбер ясый алу осталыгым юк, ул миннән килеп чыкмый әлегә.
Димәк, тел беренчел түгел дисең?
Мин тел артыннан кумыйм. Минем башка приоритетлар. Минем дә колак телнең матурлыгын ишетә. Әмма минем өчен хәрәкәт әһәмиятлерәк. Минем өчен персонажлар арасындагы көчле диалог әһәмиятле. Көчле диалог хакына тел җитешсезлегенә күз йома алам.
Ә тамашачының телгә мөнәсәбәте?
Ныклы диалог аны да җәлеп итә ала. Сүз аз булса булсын, әмма ныклы булсын! Мин русларда теле начар дип борчылу күрмим. Аларныкы да хәзер Пушкин, Достоевский, Толстой гына түгел.
Нигә без аны проблемага саныйбыз икән?
Без бит бөтен әйбердән куркабыз. Минем бер татар классик әсәрен калфаксыз, читексез идеядә генә куеп карыйсым килә. Алай яши алыр идеме икән? Ә яшәргә тиеш. Хәзер бит бөтен әйберне җимерәләр. Рус драматургиясе идеядә генә исән кала ала, ә бездә юктыр дип уйлыйм. «Зәңгәр шәл”не мөмкинме? Җырларыннан мәхрүм итсәк, нәрсә кала?
Үз театрың булса, эшләп карар идеңме?
Карар идем. Бу тәвәккәллек сорый инде. Безнең әсәрләр менталитетка бәйле. Әмма әдәбиятның ныклыгын тикшереп карау теләге бар. Чыдый алырмы?..
Безгә музыкаль театр кирәкме?
Ә нинди булырга тиеш ул?
Заманында Сәйдәшләр тудырган бит.
Ул заманда ул заманча булган. Ә хәзер заманча милли музыкаль театр нинди булырга тиеш? «Алтын Казан”ны карадыгызмы?
Карадым.
Ә, әйе, карадыгыз шул. Язганыгызны укыдым — сезгә нидер ошамаган иде.
Әдәбият инде, һәрвакыттагыча.
Бөтен кеше дә театр үсеше турында уйласа, башкача булыр иде. Кемдер акча эшләү турында күбрәк уйлагач булмый инде. Без үзебезгә караганда театрны күбрәк яратсак, башкача булыр иде — милли музыкаль театр ясар идек. Көчле кул кирәк.
Милли музыкаль театр үрнәге булган спектакль куя алыр идеңме?
Куеп карарга кирәк.
«Театр — базар түгел»
Спектакль куярга чакырылганда гонорар өчен синең билгеләнгән бәяң бармы, әллә һәр театр күпме түләү мәсьәләсен индивидуаль хәл итәме?
Мин элегрәк бәягә бик игътибар итми идем. Соңрак кына түләүнең эшеңне бәяләү икәнен аңладым. Мин мохтаҗлык кичермим, ничек тә ярый дисәң, мөнәсәбәт тә шундый булачак. Шуңа бәяңне белергә кирәк. Мин акча темасына сөйләшергә яратмыйм. Акча темасына кермәс өчен финанс институтыннан качкан кеше бит мин. Ә монда тагын да көчлерәк икән ул тема.
Бәяңне директор куямы, үзеңме?
Башта алар куйды, аннары үзем куйдым.
Бәяңне беләләр һәм шул бәягә ризалашсалар, чакыралар, шулаймы?
Әйе.
Безнең бит әле сатулашу дигән матур гадәтебез дә бар. Сатулашалармы?
Төрлесе төрлечә. Әмма театрны базарга әйләндерү - ямьсез күренеш. Ансыз булмыйдыр бәлки: касса, билетлар… бу котылгысыздыр… Әмма без базар түгел.
Режиссерның спектакльгә хокуклары ни дәрәҗәдә? Әйтик, син куеп киттең, гонорарыңны алдың һәм эшең бетте — шулаймы? Театрга бит әле ул продукцияне сатарга кирәк — ул аны үз җаена карап үзгәртә аламы?
Хәтта минем белән киңәшмичә исемен дә үзгәртәләр!
Тинчурин театры хакында сүз барганны аңладым. Зөлфәт Хәким әсәрен син «Һәлакәткә бер адым» дип куйдың, хәзер ул «Акча бездә бер букча» дип бара.
Шалтыраттым. Сорадым. «Зөлфәт Хәкимнән сорадык, рөхсәт итте», - диделәр.
Нишләтәсең, шулай инде, драматургның авторлык хокуклары бар, режиссерның бераз башкачарак.
Халык сорый бит, халык һәлакәт сүзен аңламый, диләр. Бу бит коточкыч. Без хәтта спектакль исеме белән дә тамашачыны күтәрә алмыйбыз. Хәтта исем кушканда да тамашачы артыннан барабыз.
Театрга билет сатарга кирәк.
Мәскәүдә спектакльгә режиссер исеменә баралар. Бездә тамашачы режиссер исемен белеп килә дип уйламыйм. Бу начар. Бу дөрес түгел.
Татар тамашачысы спектакльне ничек сайлый соң?
Артист исеменә барадыр, бәлки. Камал театры бит составны да алдан язып хәбәр итә башлады — димәк, халык сорый. Тамашачы бер йөреп күнеккән театрына бара, миңа калса. «Сарафан радиосы» да үз эшен эшли.