Лилия Хәйруллина «TMTV» премиясенең кызыл келәменә ванна халатыннан чыкты
Соңыннан җырчы халатын салды.
Лилия Хәйруллина авырлы килеш «ТМTV» премиясенең кызыл келәменә ванна халатыннан һәм башына сөлге бәйләп чыкты.
Рамиль Шәрәфиев блогердан бала тудыру йортыннан туры эфир буламы, дип сорады.
«Ул турыда уйлаган юк, хәтта халатларны салырга онытканмын, вакытым җитмәде, гафу итегез», — дип җавап бирде җырчы.
Соңыннан ул халатын һәм сөлгене салды. Ванна киеме астында кыска итәкле кызыл күлмәк кигән иде.