Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил турниры: чисталыкта осталык, яки 2022 ел батырлары турында

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге көрәш турниры тәмам. Чиста җиңүләр, өйләнү килешкән батыр һәм турнирның Казанга кайтуы турында «Татар-информ» хәбәрчесе репортажында.

news_top_970_100
Җәлил турниры: чисталыкта осталык, яки 2022 ел батырлары турында
Салават Камалетдинов

Көрәш буенча иң дәрәҗәле турнирларның берсе булган Муса Җәлил турниры быел Казанга кайтты. Соңгы елларда бу ярышның төрле районнарда үтүенә ияләшкән кебек идек. Актаныш, Биектау, Минзәләләрдән соң Казанның «Ак барс» көрәш сараенда нәкъ менә Җәлил турниры атмосферасы сизелмәгәндәй булды башта. Тик булган эшкә салават дигәндәй, ияләштек тагын.

Бу юлы халык та артып киткәндәй тоелды. Көрәшне сагынганнар икән дип уйладым. Җәлил турниры, гадәттәгечә, февраль аенда булырга тиеш иде. Тик чир күбәеп китү сәбәпле, ул бер айга кичектерелде. Шулай булгач, көрәшчеләр генә түгел, халык та йөгерә-чаба килгән. Озак булмый торса, сагындыра шул.

Муса Җәлил турнирын быел Тинчурин театры артистлары ачып җибәрде. Кечкенә генә сәхнәдә солдатларның хис-кичерешләрен шигырьләр белән сөйләп, күрсәтеп бирделәр. Рөстәм Насыйбуллин Җәлилнең «Җырларым» җырын башкарды. Гомумән, Муса Җәлил турнирының ачылыш тантанасы һәрвакыт мәгънәле була. Башка ярышлардан шуның белән дә аерылып тора әле ул. Тезелеп басып, әләм күтәргәнне тыңлау гына түгел монда. Тарихны искә аласы, мәдәни якка да омтылыш бар.

Муса Җәлил турниры көрәш ярышларына еллык нәтиҗә дә ясый. Юкка гына дәрәҗәле түгел инде ул. Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Көрәш федерациясе президиум җитәкчесе Марат Әхмәтов, спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова елның иң яхшы көрәшче, тренер, хөкемдар, район командалары, журналистларын бүләкләде.

«Иң яхшы көрәшче» исеменә Ренас Кәлимуллин, Радик Сәлахов һәм Раил Сәлахетдинов лаек булды. «Татарча көрәш буенча 2021 елның иң яхшы тренеры» булып, Ильяс Билалов, Җәүдәт Хөсәенов, Илнур Хәйбуллин танылды. Ә «Яшүсмерләр арасында иң яхшы тренер» исеменә Руслан Нургалиев, Таһир Әхкәмов, Айрат Миңнегалиев лаек булды. «Иң яхшы хөкемдар» лар — Айдар Әхмәтҗанов, Динар Зиннәтуллин, Илһам Волков.

Командалар арасында иң-иңнәре — Әлмәт, Кукмара, Чаллы, Балтач, Казанның Яңа Савин һәм Арча районнары.

Тәҗрибә яшьлектән өстен

Ә хәзер, барча рәсмилекне читкә куеп, көрәш турында сүз башлыйк. 371 көрәшче беренче көнне иртәнге тугызынчы яртыдан кичке сигезенче яртыга кадәр бил алышты. Беренче, икенче, өченче әйләнешләр шулай озак уза. Икенче көнне дүртенче әйләнеш, ярымфинал һәм финал алышлары булды. Беренче әйләнешләрдә үк кискен парлар барлыгы ачыкланды. Жирәбә — бәхет эше инде ул. Тик бу чын батырны ачыклауның иң гадел ысулыдыр да.

Иң бәләкәй үлчәү авырлыгында икенче ел рәттән Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов батыр калды. Финалда тәҗрибә яшьлекне җиңде. Утыз берен түгәрәкләп баручы Гыймадетдинов Яр Чаллыдан җиде яшькә кечерәк Ришат Ихсаковны 4:1 исәбе белән отып чыкты. Баштан ук бер балл белән алга ыргылды Илсур. Исхаков башы белән бәрелеп, берничә тапкыр шәфкать туташлары ярдәменә мохтаҗ булды. Битен бөтен төрле пластырьлар белән «тегеп» чыктылар егетнең.

Җиңеп чыккач, Илсур хис-кичерешләрен аңлатырдай сүзләр дә таба алмый торды. «Бик шат инде мин. Эчтә нәрсә барганын аңлатып кына булмый. Яшь бара бит инде. Шулай да икенче елга да көрәшеп карыйсы иде», — диде ул, битеннән шарлавык кебек агып торучы тирен сөртеп.

65 кг җиңүчеләре: искиткеч дүртлек

Хәзерге көндә Чистай районын күтәрү өчен көч түккән Илнар Закировка 65 кг үлчәү авырлыгында тиңнәр булмады. Билбау көрәше буенча да алдынгылар рәтендә йөргән Закиров бу юлы да көндәшләре белән бик тартышып тормады. Ярымфиналда Актаныш егете Раббани Нургалиевны рәттән ике баллык алым ясап отты. Узган ярышларның берсендә алдагы әйләнешләрдә очрашып, бик озак тартышкан иде егетләр. Ул вакытта да Илнар Раббанины алып сала алды. Бу юлы данлыклы көрәшчеләр нәселеннән булган Нургалиев «җиңел» генә җиңелде. Хәтта абыйсы — Әлмәт командасы тренеры Руслан Нургалиев та бер сүз дә әйтмәде. Гадәттә, хисчәнлеге белән аерылып торган Руслан абый дәшми калмый иде.

Узган ел 65 кг авырлыкта Балтачтан Илназ Миңмуллин батыр калган иде. Бу юлы исә йолдызлар башкачарак хәл иткән. Миңмуллин ярымфиналда Теләче өчен көрәшүче Шамил Локманов тарафыннан җиңелүгә дучар булды. Ә финалда исә Закиров Локмановны берничә секунд эчендә чиста алым белән аркасына салды.

Гомумән, 65 кг үлчәү авырлыгының җиңүчеләр пьедесталында, русча әйткәндә, «замечательная четверка» җыелган иде.

Өйләнү килешкән чемпион

70 кг үлчәү авырлыгының беренче әйләнешенең беренче алышы күңелсез күренештән башланды. Түбән Кама көрәшчесе Булат Шәйхуллов Сарманнан Алмаз Миңнехуҗин белән көрәшкәндә кулын сындырды. Ә узган елгы батыр Искәндәр Мортазин быел чемпион исемен саклап кала алмады. Әлмәт өчен көрәшүче Актаныш егете Искәндәр быел ярымфиналга да килеп җитә алмады.

Беренчелекне исә беренче тапкыр Чаллы өчен көрәшүче, шулай ук Актаныш егете Айназ Тимиров яулады. Беренче әйләнештә үк шулай ук Чаллы командасыннан Эмиль Җиһаншин белән эләккән Айназ ярымфиналда Тукайдан Илназ Рамазановны, ә финалда Биектаудан Булат Юнысовны отты. Бик тартышты, бахырлар, әле бер-берсенә бил дә бирми йөрделәр. Аптырагач, хөкемдар абзый икесенә дә кисәтү бирде. Шулай иткәч кенә көрәш башланып китте. Башта Булат ике баллык алым белән алга ыргылды. Бил бирмәү алга таба да дәвам итеп, инде тагын бер кат аптырагач, ярышның баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов егетләрне үзе янына чакырды. Сөлгеләрне бәйләгәнче, Тимиров бер баллык алым ясарга өлгерде.

Чиста вакытта исәп Юнысов файдасына 5:4кә әйләнде. Икесенең дә ике кисәтүе бар иде инде. Вакыт бетәргә сигез секунд калганда Юнысов аркасына яткан өчен өченче кисәтүен алды. «Телевизор» караганда ике көрәшче дә тынычлана алмыйча келәм буйлап әйләнеп йөрде. Хөкемдарлар кисәтүне раслагач, Айназны тренеры Илнур Хәйбуллин күтәреп чистага салды. Бәхетеннән, билгеле. Өченче ел өчтә, узган ел икедә калган Тимировның уңышы — тренеры Илнур Хәйбуллинның да нәтиҗәсе чөнки.

Ә җиңүче буларак, кулын күтәргәч, Айназ трибуналарда утыручы хатыны, апасы һәм җизнәсенә карап, сәлам җибәрде. Сүз уңаеннан, Айназ ел башында гына өйләнгән иде. «Өйләнү килешкән», — дип көлеште җанатарлар.

«Елыйсы килә», — диде Айназ келәмнән чыгу белән. Күзләре яшьләнеп, күңеле тулып куйды. — «Әкренләп кенә үсәбез. Әнигә, хатынга, туганнарга, дусларга, тренерларга зур рәхмәт», — диде ул шатлыгыннан нишләргә дә белми.

Әле җан атып торучылар арасында көрәш буенча спорт остасы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Рамил Хисмәтуллин да бар иде. «Энҗе, күрдеңме, Айназ финалга үтте!» — дип шатлык уртаклашты Рамил абый Айназның Рамазановны җиңеп чыгуыннан соң. Авылдашлар, райондашлар (һәм сер итеп кенә, күршеләр) булуыбызны исәпкә алып, миндә дә горурлык хисләре ташып куйды. 

 Абыйлы-энеле батырлар

Жирәбәне бәхет, яки бәхетсезлек эше диюем 75 кг үлчәү авырлыгына да кагыла. Узган елгы батыр Ленар Садыйков беренче әйләнештә үк Динар Кәримуллинга оттырып куйды. Ә Кәримуллин бу ел батыры булып калды. Менә шундый бәйләнешле әйләнеш көрәш дөньясында.

Динар финалда инде ияләшеп өлгергән көндәше Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Кәлимуллин белән тартышты. Рафаэль исә тотрыклы булып калды — узган елгы кебек үк икенче урынны яулады. «Рафаэль мине Татарстан чемпионатында җиңгән иде. Шуннан соң ике тапкыр мин аны җиңдем. Бик шатмын», — диде Динар Кәримуллин финалдан соң.

Сүз уңаеннан, шушы ук үлчәү авырлыгында Динарның энекәше Илнар да көрәште. Бу юлы югары үрләрне яулый алмаса да, мондый үрнәк абый булганда көрәшәсе дә көрәшәсе әле.

Әйләнешле бәйләнеш дигәнгә тагын бер мисал: Рафаэль Кәлимуллин исә абыйсы Ренастан үрнәк ала торгандыр. 85 кг авырлыкта батыр калган Ренас быел Муса Җәлил турнирын откан рекордсменнар исемлегенә күтәререлергә тагын бер адым ясады. Алдагы елларны ярышларда ул 80 кгда көрәшә иде, бу юлы 5 кг га өскә күтәрелгән. Тик артык үзгәреш сизелмәде тагын — барысын да отты да җиденче тапкыр Муса Җәлил турниры чемпионы булып танылды. «Бер башлагач, куып тотарга инде. Раил Нургалиевка җитәсе калды», — диде ул алдагы елларга булган планнары белән таныштырып.

Һәм сүз уңаеннан, Муса Җәлил турнирын 12 тапкыр Чаллыдан Айрат Гыйлаев откан. Ун тапкыр Балтачтан Айдар Хәйретдинов, тугыз тапкыр Теләчедән Раил Нургалиев. Ренасның көче һәм булдыклылыгы белән рекордсменнар саны тагын да артыр әле.

«Эт өрә тора, кәрван йөри тора»

Татар көрәшендә ике Раил бар. Алар икесе дә фикерләре, үз-үзләрен тотышлары һәм көрәшләре белән аерылып тора. Берсе танылып өлгергән һәм әкрен генә ветераннар сафына кереп баручы Раил Нургалиев булса, икенчесе яшь Раил Сәлахетдинов. Икесе дә халыкны урыныннан кубара белә инде.

Соңгысы шәп итеп кенә котырта да белә. Ул үзе дә котырып көрәшә, аңа карап халык та котыра башлый. Матур мәгънәдә әйтәм инде. Сәлахетдинов келәмгә чыккач, бөтен төрле хисләр спектрын күрергә һәм иң мөһиме - ишетергә була. Келәмгә чыкканчы бер кычкырып куя, ә чыкканда инде куллары үзеннән үзе өскә трибуналарга төбәп күтәрелә аның. Җиңүне үзенчәлекле итеп бәйрәм итә. Мимика, куллар, хәрәкәтләр, чыгарган авазлар — моны күрергә кирәк, сүз белән генә язып аңлата торган түгел.

Узган ел 90 кг үлчәү авырлыгында Алабугадан Илнар Галимов батыр калган иде. Аның быел да чемпион титулын үзендә калдырасы килгәндер. Тик яшь җилкенчәк Раил Сәлахетдинов аннан күпкә өстен чыкты. Көрәш башлану белән алга ыргылды һәм 6:1 исәбе белән өченче тапкыр чемпион калды Кукмара көрәшчесе. Бармагы белән күкрәгенә төртеп, йөзен май кояшы кебек итеп елмаюы Раилнең үз-үзе белән канәгать булуын раслады.

— Муса Җәлил — минем турнир. Дүртенче тапкыр финалда, өченче тапкыр җиңдем. Минем җиңү белән килешмәүчеләр бар. Эт өрә тора, кәрван йөри тора. Аллаһы Тәгалә бар ул, — диде Раил, футболкасы белән тирен сөртеп.

Чисталыкта осталык

80 кг үлчәү авырлыгында җиңүгә Әлмәт көрәшчесе Рамил Синякаев чемпион булды. Узган ел 75 кг авырлыкта өченчедә калган Синякаевның ярымфиналда Теләче өчен көрәшкән башкорт батыры Артур Зөлкәрнәевне җиңүе халыкта төрле хис-тойгылар уятты булса кирәк. Зөлкәрнәев бер тотса, җиңми генә җибәрми торганрак көрәшче булгангадырмы бу, аның шулай җиңел генә җиңелүен күрергә өйрәнмәгәнгәме бу бераз кызык тоелды булса кирәк.

Синякаев бер хуттан финалда Чаллыдан Ренат Шәйхетдиновны да чистага салды. Сөенеченнән артка сальто да эшләп куйды. Шушы матур алымы өчен аңа Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә бирделәр әле. Ике ел элек мәрхүм булган данлыклы көрәшче Ильяс Галимов исемен мәңгеләштерү узган ел башланып киткән иде. Ильяс Галимов Муса Җәлил турниры җиңүчесе, шул исәптән Әлмәт командасы вәкиле дә иде. Рамилгә бу икеләтә дәрәҗә һәм горурлык хисе биргәндер. «Ильяс абый һәрвакыт матур чиста алымнар белән көрәште. Ул безнең өчен үрнәк. Аның кебек булырга ерак әле безгә», — диде ул. «Көндәшләр көчле. Икенче әйләнештә үзебезнең командадан булган, бер спортзалда шөгыльләнгән Марат Кәримов эләкте. Аннары Артур Зөлкәрнәев белән авыр булды. Тырыштым, барып чыкты бугай. Әтиемә зур рәхмәт», — дип сөйләде Рамил.

Икенче Раил, ягъни Раил Нургалиев Айдар Хәйретдиновны куып тота алмады. Матбугат конференциясендә: «Әле отасым килә. Көрәшергә уйлыйм», — дип әйткән иде ул. 130 кг да Муса Галләмов, Радик Сәлахов кебек баһадирлар көрәшә. Бу үлчәү авырлыгы гомер бакый иң кызыгы була торган иде. Чөнки Галләмов-Нургалиев-Сәлахов триосы беркемне дә битараф калдыра алмый иде. Узган ел беренчелекне Галләмов, икенчене Нургалиев яулаган иде. Ә Сәлахов белән Кукмарадан Ринат Дәүләтшинга өченче урынга разый булырга калган иде.

Бу юлы Сәлахов ике иң көчле көндәшен дә ипләп кенә аркаларына салып, финалга үтте. Раил белән икенче әйләнештә очрашты Радик. Мусаны ярымфиналда отып чыкты. Хәтта талашып-сугышмадылар да. Җиңел генә булды сыман шикелле тоелып китте. Финалда Лаештан Руслан Газизуллинны да чистага гына атты Сәлахов. «Жирәбә бик авыр туры килде. Муса, Раил белән бер сеткада туры килдек. Тик Аллага шөкер», — диде ул очып һәм очынып келәмнән чыккан көенә.

100 кг үлчәү авырлыгында Булат Мусинга тиңнәр булмады. Финалда Чистай өчен көрәшкән Башкортстан көрәшчесе Айнур Сыртаевны чиста алым белән җиңеп чыкты ул. Бер әйләнештә Чаллыдан Элдар Хәмитовны отуы да ни тора Мусинның.

Ә иң югары авырлыкта Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов чемпион калды. Бу финалларда шундый кызык хәл күзәтелде: ун үлчәү авырлыгының яртысы чиста җиңү белән тәмамланды. Чисталыкта осталык буламы инде бу. 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында да Ранис Гыйләҗетдинов Арчадан Альберт Ситдиковны чистага күтәреп салды. Кай җирләреннән чыга икән ул кадәр көч?..

Салют сиңа, Муса Җәлил!

 «Салют сиңа, Муса Җәлил. Салют иң яшь буыннан» — дип җырлаталар иде мәктәптә. Бу юлларны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге көрәш ярышына багышлап та җырлап була. Җәлил турниры җиңүчеләре турында да: «Батырлыгыңа сокланып, алга барабыз, үрләр алабыз», — дип җырлап йөрсәк, шәп булачак бит.

Быел батырларның иңсәләренә чигүле сөлге такмадылар, кулларына матур статуэтка тоттырдылар. Командалар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икенчендә — Лаеш, өчтә — Чаллы. Актанышта булган ярышта җиңүче Теләче командасына район тәкә бүләк иткән иде. Узган ел Минзәләләр: «Тәкәсен дә, бозавын да бүләк итәрбез», — диделәр. Узган ел да җиңүче булган Әлмәт командасына тәкә бирделәр. Быел булмады тәкә дә, бозау да. Казан мэриясеннән ат сорыйсы калган икән.

Ике көн буе тынып тормаган «Ак барс» көрәш сарае иркен сулап куйгандыр инде. Муса Җәлил дә Казанда үткәч, тынып та тора алмады. Шулай булсын да инде ул, көрәш ярышлары бер дә туктап тормасын. Киләсе ярышларда да исән-сау булып очрашырга язсын.

Җиңүчеләр исемлеге:

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)

2 урын — Ришат Исхаков (Чаллы)

3 урын — Алексей Абрамов (Лаеш), Раил Хәбибрахманов (Мамадыш)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Илнар Закиров (Чистай)

2 урын — Шамил Локманов (Теләче)

3 урын — Илназ Миңмуллин (Балтач), Раббани Нургалиев (Актаныш)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Айназ Тимиров (Чаллы)

2 урын — Булат Юнысов (Биектау)

3 урын — Илназ Рамазанов (Тукай), Илдар Закиров (Лаеш)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш)

2 урын — Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

3 урын — Илназ Шәмсиев (Баулы), Инсаф Кәримуллин (Арча)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Рамил Синякаев (Әлмәт)

2 урын — Ренат Шәйхетдинов (Чаллы)

3 урын — Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Илдар Гыйниятуллин (Теләче)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ренас Кәлимуллин (Теләче)

2 урын — Ранис Галимуллин (Лаеш)

3 урын — Айрат Сәмигуллин (Әлмәт), Ринас Садаров (Яңа Савин)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

2 урын — Илнар Галимов (Чаллы)

3 урын — Илсур Сафин (Лаеш), Нәфис Галиев (Кукмара)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Булат Мусин (Яңа Савин)

2 урын — Айнур Сыртаев (Чистай)

3 урын — Айдар Алтынбаев (Әлмәт), Руслан Рафиков (Балтач)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Радик Сәлахов (Әлмәт)

2 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш)

3 урын — Муса Галләмов (Лаеш), Турал Азимов (Чистай)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)

2 урын — Альберт Ситдиков (Арча)

3 урын — Фәрхәт Фәйзуллин (Теләче), Фәнил Тимергалиев (Лаеш)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100