Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова: «Ковид әтиемне алып китте, малаем чак исән калды»

Әлфинә Әзһәмова өчен 2021 ел бик авыр ел буларак истә калачак.

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмова: «Ковид әтиемне алып китте, малаем чак исән калды»
https://www.instagram.com/alfinaazgamova/

Җырчы Әлфинә Әзһәмова өчен узып баручы 2021 ел авыр сынау елы булган. Коронавирус йоктырып, җырчының улы Ирек чүт кенә исән калган. Кызганыч, тагын бер якын кешесен — газиз әтисен әлеге зәхмәт арабыздан алып киткән. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә җырчы үзе сөйләде.

«Чаллыда яшәүче 36 яшьлек улым Ирек июль аенда коронавирус белән авырды. Үпкәләре 90 процент зарарланып, шулкадәр авыр хәлдә реанимациядә ятты. Аздан гына исән калды… Гаиләбез өчен бик авыр чор булды ул. Инде Аллаһка шөкер, хәзер шул чирдән соң ныгып китте, шуңа сөенеп яшибез. Бер ай диванга ябышып, исәр кеше кебек түшәмгә карап утырдым. Шалтыратсаң, табиблар җавап бирми. Көн туса нәрсә ишетермен икән дип, котым чыгып яшәдем. 

Ә менә 87 яшьлек әтиебезне коткарып кала алмадылар. Әти Башкортстанда энемнең гаиләсендә яши иде. Тыны бетеп, бер атна хастаханәдә ятты да, үпкәләре шешеп, китеп барды. 17 декабрьдә җирләдек… Олы яшьтә булса да, әтием бар, әтием исән дип шатлана идем әле… 

Башкалар андый әйберләрне инстаграмга яза, шунда ук халыкка чыгара. Мин андый кеше түгел шул, шәхси кайгымны үзем генә кичердем.

Яңа елларда бар кешегә дә саулык-сәламәтлек телим. Якыннарыгыз исән-сау булсын, янәшәгездә булсын», — диде Әлфинә апа. 

Әлфинә Әзһәмованың тирән кайгысын уртаклашабыз. Әтиегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100