news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ленур Биктимеров: «Сайлауларда без ватан язмышын сайлыйбыз»

news_top
Ленур Биктимеров: «Сайлауларда без ватан язмышын сайлыйбыз»
фото: "Татар-информ" архивы

ТНВ телеканалында узучы телемарафонга килгән махсус хәрби операция ветераны, җырчы Ленур Биктимеров сайлауларда катнашырга чакырды. «Сайлауларда без ватан язмышын, ил язмышын сайлыйбыз. Мин сайларга зур өметләр белән киләм. Илләребез тынычланып, кешеләр андагы якыннарын исән-сау каршы алсын иде», – диде ул.

Ленур Биктимеров күрше-тирә районнардан махсус хәрби операциягә китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә кулыннан килгәнчә булышырга тырышуын әйтте. «Рухи һәм матди ярдәм. Тормыш авырлыкларыннан җыр белән дә ярдәм итәргә тырышам», – диде ул.

8 октябрьдә Ленур Биктимеровның концерты көтелә.

Бүген 8:00дә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар