Ленар хәзрәт Хамматов тәһарәт тәртибен аңлата: «Гади оекбашка, яулыкка мәсех кылу ярамый»
«Аякка кия торган хуффалар – күн читекләр су үткәрми, калын һәм бик нык, аяктан төшеп китми. Аякка киелә торган махсус читекләргә мәсех кылып, тәһарәтне яңартып була. Тәһарәт алганда яулыкны салып, башны сыпыру мәҗбүри» – хәзрәт камил тәһарәт алу нечкәлекләре турында сөйли.
Татарстан Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчет каршында дин дәресләре мөгаллиме Ленар хәзрәт Хамматов камил тәһарәт, тәһарәтне боза торган гамәлләр һәм башкалар турында аңлатты.

Аяк киеменә мәсех кылу
Ленар хәзрәт, тәһарәт алганда аякны гел юарга кирәкме? Әллә башка ысуллары да бармы?
Раббыбыз Аллаһ Коръәни Кәримдә болай дип әйтте:
«И, иман китерүчеләр! Намазга басарга әзерләнгән чагыгызда [әгәр тәһарәтле түгелсез икән] йөзләрегезне һәм терсәкләрегезгә кадәр [аларны кертеп] кулларыгызны юыгыз, башларыгызны мәсех кылыгыз, аякларыгызны да тубыкларга кадәр [аларны кертеп юыгыз]. Әгәр [намаз укырга кирәк булганда] җөнеб булсагыз, [госел коенып] пакьләнегез. Әгәр сез [су кулланырга ярамаслык хәлдәге] авыру яки сәфәрдә булсагыз, яки сезнең берәрегез [хаҗәтен үтәп] хаҗәтләнү урыныннан килсә, яки хатыннар белән [якынлык кылып] бер-берегезгә кагылган булсагыз һәм [тәһарәт, я госел алырга] су тапмасагыз, пакь туфракка юнәлегез дә, йөзләрегезне һәм кулларыгызны аның белән [мәсех кылып] сыпырыгыз. Аллаһ [сезне тәһарәт, госел һәм тәяммүм кебек вазифалар белән җаваплы тотып] сезгә кыенлык тудырырга теләми. Ул бары сезне пакьләргә һәм сезгә карата нигъмәтен төгәлләргә тели, бәлки, сез [Аның нигъмәтләренә] шөкер итәрсез.
«Әл-Маидә / Табын» сүрәсе, 5:6
Галимнәребез әйткәнчә, тәһарәт алганда аякларны юу Раббыбыздан килгән тулы әмер булып тора. Ләкин бу мәсьәләдә бер җиңеллек турында көчле хәдисләр килеп иреште. Билгеле бер шартларга туры килгән аяк киеменә мәсех кылу мөмкинлеге бар. Башка мәсех кылганнан соң, кулларны яңадан юып, юеш кул белән читекләргә мәсех кылып була.
Мәсех дигәндә сыпырып алу күз алдында тотыла. Башыбызга да мәсех кылабыз. Башның ким дигәндә дүрттән бер өлешенә мәсех кылу фарыз булып тора. Бу урында игътибарлы булсак иде: тиз генә сыпырып алу түгел, ә башка тулысынча мәсех кылу яхшырак.
Аякларга мәсех кылу – юеш кул белән бармаклардан башлап тубык сөягенә кадәр сыпыру.
Бер җирлектә үз өендә булган (мөкыйм) кешегә 1 тәүлек, сәфәргә чыккан кешегә 3 тәүлек буе читеккә мәсех кылырга рөхсәт ителә. Бу турыда хәдисләрдә әйтелә.
Гади аяк киеме киеп намаз укырга ярамый
Туфли, ботинка, кроссовки, галош кебек аяк киемнәрен сыпырып, шуны кигән килеш намаз укырга ярыймы?
Юк, ярамый. Бу аяк киемнәре хуффа дип аталган күн читек белән тәңгәл килми. Аларны гына мәсех кылып, тәһарәт алу, шул аяк киеме белән намаз уку дөрес булмас.
Тәһарәт дөрес булмаса, намаз дөрес булмый.
Мисал өчен, резин итегегез бар һәм ул тубыкларны да каплый, ди. Читек резин итек кебек биек булырга һәм аяктан җиңел генә төшмәскә тиеш. Аякка ябышып тора торган итек, күн читек яки кышкы озын күн ботинкалар булырга мөмкин. Тәһарәт алганнан соң, шуны киеп каядыр барсаң, юлда намаз укырга туры килсә, мондый аяк киеменә мәсех кылырга була. Чөнки бу аяк киемнәре тиешле шартларга туры килә.
Ә гади тукымадан тегелгән кроссовки су үткәрә һәм тубыкны да капламый. Мондый гади аяк киеменә мәсех кылу ярамый, ди галимнәребез.
Дүрт мәзһәб буенча да оекка мәсех кылырга ярамый
Аяк юганда, гади оекбашны салып юаргамы, әллә, аны сыпырып, мәсех кылсаң да ярыймы? Нинди носкига мәсех кылырга ярый?
Гади оекбаш дигәндә, бүгенге көндә без аякка кия торган юка киҗе-мамык (хлопок) тукымадан ясалган носкиларны күз алдында тотабыз.
Дүрт мәзһәб тә (Хәнәфи, Шәфигый, Мәлики, Ханбали), безнең җирлектә таралган Әбү Хәнифә мәзһәбе галимнәре дә – барысы бер сүздә булып әйтә: юк, гади юка оекбашларга (носкиларга) мәсех кылу ярамый.
Хуффа дип аталган аяк киеменең билгеле шартлары бар:
- ул су үткәрмәслек дәрәҗәдә калын булырга тиеш (гади оекны крандагы су астына тыксак, аңа бик тиз су үтәчәк), аяк күренеп тормаска тиеш;
- бәйләмичә дә, аяктан төшеп китмәскә, тубыкларны каплап торырга тиеш;
- хуффаны – читекне киеп (башка аяк киеме кимичә), 3 км чамасы җәяү йөри алырлык нык булырга тиеш (ягъни аның үзен дә аяк киеме кебек кулланырга мөмкин булырга тиеш);
Бу 3 шарт барысы да үтәлгәндә генә «хуффага, ягъни шушы аяк кименә мәсех кылырга ярый» дип әйтә алабыз.
Хуффаны тәһарәт алганнан соң гына кияргә ярый. Башта тәһарәт алабыз, аякларны юабыз, аннары хуффа – күн читек киеп куябыз. Читекләр тәһарәтле килеш киелә. Тәһарәтсез киелгән читеккә мәсех кылырга ярамый.
Бүгенге көндә безгә җиңеллек килеп иреште, җитештерү алга китте – бөтен дини кибетләрдә диярлек күн читекләр сатыла, аларның йонлы кышкы вариантлары, җәйге юка вариантлары да бар. Алар барысы да хуффа шартларына туры килә.
Соңгы арада кибетләрдә гади оекбашка охшаган, калын һәм «хуффа» дип язылган носкилар барлыкка килгән. Кайбер имамнарыбыз аларны алып, тикшереп, йөреп карады, суга кереп карадылар – су кертмәде. Андый аяк киемнәрен күрсәгез, үзегезнең имамнарыгыздан, Диния нәзарәтенә шалтыратып сорый аласыз. Алар рөхсәт итсә, сатып ала аласыз. Кемдер гади оекка да «хуффа» дип язып куярга мөмкин. Без алда әйтелгән шартларны белгәч, дини кибетләрдән күн читек сорап алсак, яхшырак булыр.
Гади оекбашка мәсех кылырга ярамый, аларны салып, аякны тиешенчә юарга кирәк.
Яулыкны сыпырып кына тәһарәтле булып булмый
Кызлар, апайлар башын яулык өстеннән генә сыпырып куя аламы? Әллә яулыкны салу мәҗбүриме?
Юк. Коръәндәге аятьне алдарак искә алдык: «Башларыгызга мәсех кылыгыз», – диелгән. Аякларга җиңеллек бирелгән кебек, бер хәдистә дә башка җиңеллек бирү турында әйтелмәде. Хатын-кызларыбыз тәһарәт алганда, үзләренең яулыкларын чишеп торып, юеш кул белән башларын сыпырырга тиеш. Бу – тәһарәт дөрес булсын өчен мәҗбүри шарт.
Әгәр кеше күп урында, уңайсыз җирдә булса, яулыкны сүтеп, әз генә күтәреп, кулны эчкә кертеп сыпырып куярга була. Ләкин уңайсыз җирдә яулыкны салып булмый дип кенә, башка мәсех кылмыйча, яулыкка гына мәсех кылу тәһарәтне дөрес итми. Бу очракта намазыбызны да куркыныч астына куябыз. Тәһарәтсез намаз укырга ярамый.
Бәйләвеч, гипс өстеннән мәсех кылырга ярый
Тәндә яра бар, мәсәлән, бармак киселгән, аны бәйләп куйганбыз, ди. Бу очракта тәһарәт алган саен бәйләвечне сүтәргә кирәкме?
Динебез күп мәсьәләләрне өйрәнеп, аларга җавап кайтарган. Бу – бәйләвеч темасы дип атала. Кулда гипс яки яраны каплар өчен куелган бәйләвеч булсын, аны салу сәламәтлеккә зыян китерә икән, аның өстенә мәсех кылу да җитә. Бу турыда имамнарыбыз әйткән.
Хуффаларны, ягъни читекләрне, бары тик тәһарәт алганнан соң кияләр дип әйткән идек.
Яра өстенә бәйләвеч яки гипс тәһарәтсез вакытта куелса да, аның өстенә мәсех кылырга ярый.
Әгәр мәсех кылу сәламәтлеккә зыян китерә икән, ул урынга мәсех кылмыйча да калдырырга рөхсәт ителә.
Бәйләвеч яки гипстан ачык калган урыннарны юарга кирәк. Әгәр аякның бер бармагына гына бәйләвеч куелган булса, аякны юып, авырткан бармакка мәсех кылырга кирәк. Яра кайда гына булмасын – аякта, кулда, хәтта биттә дә – калган урыннарны юабыз, ә гипс, бинт яки бәйләвеч өстенә мәсех кылабыз.
- Татарстан Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчет каршында дин дәресләре мөгаллиме Ленар хәзрәт Хамматов мәзһәбләр турында аңлатты. «Без – гавам халкы, өйрәткәнне генә эшлибез, без өйрәтүчегә мохтаҗ. Үзебезнең Хәнәфи мәзһәбе имамнарыннан өйрәнәбез. Дагыстан, Чечня җирендә яшәүчеләр үзләренең Шәфигый мәзһәбе имамнарыннан өйрәнә. Аларга аларча уку, безгә безнеңчә уку дөрес булыр. Без аны җиңел генә куша алмыйбыз, без – галим түгел», – ди хәзрәт. Тулы әңгәмәне сылтама аша укыгыз.
- Аятьләр «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсиреннән алынды.