news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ленар хәзрәт Хамматов мәзһәбләр хакында аңлата: «Дин ул супермаркет та, уенчык та түгел»

«Без – гавам халкы, өйрәткәнне генә эшлибез, без өйрәтүчегә мохтаҗ. Үзебезнең Хәнәфи мәзһәбе имамнарыннан өйрәнәбез. Дагыстан, Чечня җирендә яшәүчеләр үзләренең Шәфигый мәзһәбе имамнарыннан өйрәнә. Аларга аларча уку, безгә безнеңчә уку дөрес булыр. Без аны җиңел генә куша алмыйбыз, без – галим түгел», – ди хәзрәт.

news_top
Ленар хәзрәт Хамматов мәзһәбләр хакында аңлата: «Дин ул супермаркет та, уенчык та түгел»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчет каршында дин дәресләре мөгаллиме Ленар хәзрәт Хамматов мәзһәбләр турында аңлатты.

Ленар хәзрәт, кайбер мәчетләрдә намаз алдыннан имам: «Намазны Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укыйбыз», – дип искәртеп куйганын ишеткәнем бар. Димәк, башка мәзһәб буенча да укырга мөмкин? Мәзһәб нәрсә икәнен аңлатып китсәгез иде.

«Әхлү сөннәт вә җәмәгать» термины эченә берничә мәктәп керә. Бу – Хәнәфи, Мәлики, Шәфигый, Ханбали мәзһәбләре. «Мәзһәб» дигән сүз «юл», «мәктәп» дигәнне аңлата. Мәзһәб – ул Коръән һәм Сөннәтне дөрес итеп аңлап, шуннан дөрес итеп кануннар чыгару ысуллары, методологиясе.

  • «Коръән – ул Аллаһның барлыкка китерелмәгән Сүзе» – бу турыда Ленар хәзрәт Хамматов алдагы әңгәмәдә аңлаткан иде.
  • Сөннәт – ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең әйтеп калдырылган сүзләре (аларны хәдис дип атыйлар), тыйган гамәлләре, эшләп күрсәткән гамәлләре һәм ул дәшмичә хуплаган гамәлләре.

Намаз укыр алдыннан: «Безнең җирлектә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укыйбыз», – дип әйтәбез. Галимнәребез әйткәнчә, 922 елда безнең якларда ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәнгә кадәр үк, бездә Әбү Хәнифә мәзһәбе таралган. Ибн Фадлан Багдадтан килә, ә анда Шәфигый мәзһәбе була. Ислам шул вакытта гына килде дисәк, безгә Шәфигый мәзһәбе килгән булыр иде. Юк, бездә бүгенге көндә дә, элек-электән дә Хәнәфи мәзһәбе, ата-бабаларыбыз Хәнәфи мәзһәбендә булган. Галимнәребез китаплар язган, без шул китаплардан өйрәнгән, һәм Татарстандагы 1600дән артык мәчетнең барысы да үз эшчәнлеген шушы мәзһәб китаплары буенча алып бара.

Шуңа күрә намаз алдыннан имамнарыбыз борылып әйтә, искә төшерә: «Җәмәгать, без Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укыйбыз», – ди. Бу аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен эшләнә, чөнки биредә башка мәзһәб, фирка тарафдарлары да булырга мөмкин. Арада кемдер кулын күтәрә, кычкырып «әмин» әйтә башласа, калган 99 процент кеше буталырга мөмкин. Мондый «микс» килеп чыкмасын өчен, имам мәзһәб турында искә төшерә.

Дөрес, калган 3 мәзһәб тә бар, дөньяда аларның үзләренең таралган территорияләре бар. Россия күләмендә дә, дөньяда да иң киң таралганы – Әбү Хәнифә мәзһәбе. Дагыстан, Чечня җирлегендә – Шәфигый мәзһәбе. Без 4 мәзһәбне дә кабул итәбез, ләкин аларны бергә кушмыйбыз. Бу мәзһәбләрдә дә намаз дөрес була, ләкин син үзең туып-үскән, намаз укырга кайсы мәзһәбтә өйрәнгән булсаң, шул мәзһәбтә укырга тиеш.

Тәкъбир тәхримнән алып (кереш тәкбир – авт. иск.) сәлам биргәнгә кадәр бөтен гамәлең, бөтен дәлилең Әбү Хәнифә мәзһәбенә корылган. Син башка мәзһәбне өйрәнеп чыкканчы, ул мәзһәб буенча намаз укый алмыйсың.

Фотода Ленар хәзрәт Хамматов

«Без – гавам халкы, өйрәткәнне генә эшлибез»

4 мәзһәб тә дөрес, дүртесе дә кабул ителә, ләкин кеше үз ягында таралган мәзһәбне әби-бабасыннан башлап, мәчеткә килеп, имамнарыбыз намаз укыганда өйрәнә. Намаз укыганда мәзһәбләр арасында аермалар күп түгел, ләкин алар бар. Шуңа күрә үз төбәгеңдә таралган мәзһәбкә ияреп уку иң хәерлесе.

Шуны ассызыклап китик: диндә галимнәр һәм гавам халкы бар. Без – гавам халкы, без өйрәткәнне генә эшлибез, беребез дә Коръәнне һәм Сөннәтне яттан укып чыгып (Сөннәт дигәндә хәдис китаплары гына түгел, ә Пәйгамбәребезнең бөтен әйткән сүзләрен, күрсәткән гамәлләрен, тыйган һәм рөхсәт иткән гамәлләрен, тормыш юлын күз алдында тотабыз), тулысынча белгән зур галимнәр түгел. Без өйрәтүчегә мохтаҗ. Үзебезнең Хәнәфи мәзһәбе имамнарыннан өйрәнәбез. Дагыстан, Чечня җирендә яшәүчеләр үзләренең Шәфигый мәзһәбе имамнарыннан өйрәнә. Аларга аларча уку, безгә безнеңчә уку дөрес булыр. Без аны җиңел генә куша алмыйбыз, без – галим түгел.

Син галимме, галим түгелме – шуны аера белергә кирәк. Без 4 мәзһәбне дә кабул итәбез, ләкин үзебезнең җирлектә кабул ителгән мәзһәб буенча намаз укыйбыз. Мәчет-мәдрәсәләребездә, РИУ, «Мөхәммәдия» һ.б. кебек уку йортларында да Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укыталар.

«Дин – уенчык түгел, ул безнең Ахирәтебез»

Коръәнне турыдан-туры укып, анда әйтелгәннәр буенча үзебез генә гамәл кыла алабызмы? Аятьләрнең мәгънәләрен ничек аңларга?

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримне Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерде. Ул Коръәнне башта үзенең сәхабәләренә укып, аннары шуның буенча яшәп күрсәтте. Без ул заманда яшәгән, телне, шул вакыттагы сүзләрнең мәгънәләрен белмибез. Шул яктан гына карасак та, безгә Коръәни Кәримне турыдан-туры укып, хөкем чыгарырга ярамый.

Алда искәрткәнчә, олпат галимнәребез булган: алар – имам Әбү Хәнифә, имам Мөхәммәд әш-Шәфигый, имам Мәлик ибн Әнәс, имам Әхмәд ибн Ханбал. Алар яшәгән заманда Коръәнне турыдан-туры укып, Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм Сөннәтен өйрәнеп, турыдан-туры хөкем чыгара алган 80 галим булган, ягъни 80 мәзһәб дип әйтергә була. Вакыт узу белән алда әйтелгән 4 галимнең укучылары аша 4 мәзһәб безнең көнгә килеп җитә.

«Чишмә үзенең чыккан җирендә саф», – дип әйтәбез. Аннары ул пычрана. Шуның кебек, ул вакыттагы 80 галимнең өйрәтмәләре (өйрәтү, фән) бетә, ә 4 галимнең укучылары ярдәмендә аларның өйрәтмәләре бүгенге көнгә кадәр килеп җитә. Бары тик 4 мәзһәбнең укучылары, галимнәре генә бу эшне дәвам итә.

4 галим үз өйрәтмәләрен безгә калдыра. Турыдан-туры өйрәнү өчен, без ул вакытта яшәгән гарәп кешесе түгел. Бүген кулланыла торган гарәп сүзләренең мәгънәләре ул вакыттагы шул ук сүзнең мәгънәсе белән туры килми. Мәсәлән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманында «сайя́ра» (سَيَّارَةٌ) дигән сүз булган. Йосыф галәйһисәлләм коега төшеп киткәч, аның янына «сайя́ра» килеп туктады, дип әйтелә. Бүгенге телдә «сайя́ра» – машина дигән сүз, ә ул вакытта ул «кәрван» булган. Кәрван да йөри бит, хәзер исә кәрванны бөтенләй башка сүз белән аңлаталар – قَافِلَةٌ (ка́филя).

Шулай итеп, бик күп сүзләрнең мәгънәсе үзгәргән. Без ул мәгънәләрне, гарәп телен, стилистикасын, морфологиясен, грамматикасын, матур сөйләмен (красноречие), синтаксисын белмибез, Коръәннең иңү сәбәпләрен, аның гамәлдән чыгарылган, гамәлдән чыгара торган аятьләрен белмибез. Кайбер аятьләр икенче бер аятьнең хөкемен юкка чыгарган. Алар барысы да Коръәндә калган, ә без аны укып, кайсысының гамәлдән чыккан икәнен әйтә белмибез.

Фото: © «Татар-информ»

Пәйгамбәребезнең хәдисләрен дә соңыннан гына язып барганнар, башта барысын да истә генә калдырганнар. Бүгенге көндә безгә Бохари, Мөслим, Тирмизи, Әбү Дауд һәм башкаларның хәдис җыентыклары билгеле. Без бит бу хәдисләрдә батачакбыз – Пәйгамбәребезнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хәдисне кайчан, ни сәбәпле әйткәнен, кайсысы зәгыйфь, кайсысы көчле икәнен белмибез.

Бүгенге галимнәр сүзләренчә, хәзерге вакытта турыдан-туры укып, хөкем чыгарыр өчен галимнәр калмады. Элек 80 олпат галим булган, шулар арасында Әбү Хәнифә, әш-Шәфигый, Суфиян әс-Сәүри һәм башкалар. Аннары аларның укучылары була. Укучылар остазларының юлын гына дәвам итә, шулай итеп, 4 зур мәктәп барлыкка килә.

Алар асылда бер үк әйберне сөйли: Аллаһка ышану, намаз уку, ураза тоту һәм башкалар, ләкин кайбер мәсьәләләрдә аерылалар. Мәсәлән, безнең мәзһәбтә Корбан чалу – вәҗиб, Шәфигый мәзһәбендә – сөннәт. Бу олпат галимнәрнең Коръәннән һәм Сөннәттән хөкем чыгару методологиясеннән килеп чыга. Кемдер әйтә: бу катгый – димәк, фарыз; кемдер әйтә: бу катгыйдан түбәнрәк – димәк, ул вәҗиб һәм башкасы.

Әбү Хәнифә болай дигән: «Минем белемем (минем фикхым) — ул Хәммәд белеме, ә Хәммәднең белеме — ул Ибраһим ән-Нәхаи белеме, Ибраһимның белеме — ул Галкамә белеме, ә Галкамәнең белеме — ул [сәхабә] Габдуллаһ ибн Мәсгуд белеме, аның белеме исә — Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләмнән».

Габдуллаһ ибн Мәсгуд – сәхабә була, ул Куфага китә. Куфага бик күп сәхабәләр җыела. Абдулла ибн Мәсгуд анда укыта, аның укучысы исә Әбү Хәнифәгә гыйлем бирә. Әбү Хәнифә исә алардан, башка табигыйннарның фикерләрен туплап, мәзһәб – юл сала. 40–50 галимне янәшәсенә җыеп, хөкемнәр чыгара.

Ә бүгенге көнгә карасак: «Бу мәзһәбтә бу ярамый, бу мәзһәбтә бу ярый. Бу мәзһәбтән монысын, башкасыннан икенчесен алырга мөмкинме?» – диләр.

Җәмәгать, динебез супермаркет түгел. Мәсәлән, алдыгызга берничә кибет китереп куйдылар, ди. Һәр кибет төрле машинаныкы. «Мин үз машинамны җыям», – дип, төрле кибеттән төрле әйбер аласыз да, машина ясыйсыз. Ничек җыйсагыз да, машина – ягъни тулы, камил система килеп чыкмаячак. Динебездә бу – тәлфыйк – җиңелләрен алу дип атала, динне җиңеләйтергә тырышу.

Кемдер тәһарәт алганда: «Миңа Әбү Хәнифәнеке ошый», «Миңа Шәфигыйныкы ошый», – дип әйтергә мөмкин. Әбү Хәнифә буенча, кан чыкса, тәһарәт бозыла, Шәфигыйда кан чыкса, тәһарәт бозылмый. Хатын-кызга кагылсаң, Шәфигыйда тәһарәт бозыла. Әбү Хәнифәдә бозылмый, намазга китәр алдыннан хатыныңның кулыннан тотып, үбеп китә аласың. «Моннан берсен, тегеннән икенчесен алам, яки икесен бергә кушам», «Кан чыкса да, хатын-кызга кагылса да, тәһарәт бозылмый», – дип әйтергә мөмкиннәр.

Бу исә бүгенге көнгә килеп җитмәгән бишенче, алтынчы, сигезенче һәм башка миллионынчы мәзһәб барлыкка килүгә китерәчәк. Һәркем хәдисләрне үзенчә аңлаячак, һәркемнең үз мәзһәбе барлыкка киләчәк. Бу – куркыныч!

Фото: © «Татар-информ»

Бөтен гыйлемнәрне өйрәнер өчен 40, 50, 60 ел кирәк булырга, ул да җитмәскә мөмкин. «Ләә иләәһә иллә Аллаһ» дип әйткән кешегә намаз фарыз була. Ул кешегә: «Мә, дустым, сиңа Коръән, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен җыйган 6–7 китап. Башта шуларны гарәп телендә укырга өйрән, аннан соң 20–30 фәнне өйрәнеп чык, шуннан соң намаз укый башла», – дисеңме? Ул кеше гомерендә намаз укый алмаячак бит.

Дин – уенчык түгел, ул безнең Ахирәтебез. Дин – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәребез аша безгә биргән шәригате. 4 мәзһәбтә бик кечкенә генә аерымлыклар – ихтиләф бар. Ләкин шул кечкенә мәсьәләләрдә дә тулы бер методология ята. Галим үзенең ялгышы булса да, савап алачак, ә гади кеше болай гына хөкем чыгарса да, гөнаһлы булырга мөмкин.

Шуны аңласак, «Миңа монысы ошый», «Ашауда мин монда», «Тәһарәттә мин монда», «Мирас бүлгәндә мин монда», «Сәфәргә чыкканда бу фикердә», «Гаүрәт мәсьәләсендә бу фикердә» һәм башкалар дип сикереп йөрмәс идек.

Мәсьәләләр бик күп, калын китаплар да бик күп. Шуларны куша башласак, үзебез фикер чыгара башласак – бу коточкыч фаҗигаләргә китерәчәк.

«Ашказаным Шәфигый мәзһәбендә», – дип шаяручылар бар

«Тәмләп ашыйм әле. Әбү Хәнифә мәзһәбендә моны ашарга ярамый, ләкин башка мәзһәбтә ярый», – дип төрле нәрсә ашап, башкаларга өйрәтеп утыручы кешеләр төшерелгән видеолар интернетта бар.

Бу сорауга карата Әбү Хәнифә мәзһәбендәге методология Коръәндәге «чиста, күркәм булган ризыкларны ашагыз» дигән аятькә нигезләнә.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди:

«И, кешеләр! Җирдә хәләл, [бөтен шик-шөбһәдән] пакь булганнардан ашагыз...

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:168

Тагын бер аятьтә болай диелә:

«Аллаһның сезне ризыкландырган нәрсәләреннән хәләл һәм хуш булганын ашагыз һәм Аллаһтан куркыгыз, сез бит – Аңа иман китерүчеләр»

«Әл-Маидә / Табын» сүрәсе, 5:88

Галимнәр җыелып, балык ярый, дип әйтә. Балык дигәч, алабуга, чуртан һәм башка балыклар күз алдына килә. Ә балык дигәндә, борма-борма кыяфәттәге җәнлекләр, кысла кебек әйберләр күз алдына киләме? Балык дигәндә, койрыгы, куыгы булган, озынча балык күз алдына китерәбез.

Әбү Хәнифә әйтә: «Раббыбыз безгә тайиб – хәләлдән тыш матур, күркәм булган ризык ашарга кушты. Ә боларга карагач, андый фикер килми», – ди.

Шуңа күрә Хәнәфи мәзһәбе галимнәре бик күп өйрәнгәннән соң болай дигән: «Балык – менә шушылар, ә креветкалар, мидияләр һәм башкалар «балык» категориясенә керми, шуңа күрә без аларны ашамыйбыз», – дигәннәр. Җир-су хайваннарын – бака, крокодил кебекләрне, шулай ук ерткычларны ашарга ярамый.

Шәфигый мәзһәбе исә: «Диңгездә яшәгән һәр әйбер хәләл», – дигән. Әгәр берәр мәсьәләдә ихтиләф (разногласие) булса, динеңне саклап, ризык мәсьәләсендә дә үз мәзһәбеңдә калырга кирәк. Тәмле ризыклар беткәнмени?!

«Ашказаным Шәфигый мәзһәбендә», – дип шаяручылар бар. Ул кеше Шәфигый мәзһәбе буенча креветка ашый, ә Хәнәфи мәзһәбендә дип, кан чыкса, тәһарәтен яңарта. Шулай итеп, уйнау башлана. Кеше 2 мәзһәбтән дә читләшеп, өченче, дүртенче, бишенче, үзенең мәзһәбен барлыкка китергәнен сизми дә калачак. Шуннан сакланырга кирәк.

«Гыйлем гыйбадәткә йогынты ясый, ә гыйбадәт – Ахирәтебезгә»

Хәзер бит намазга да, башка гыйбадәтләргә дә интернетта, социаль челтәрләрдә өйрәтүчеләр күп. Шулар арасында ничек адашмаска?

Безнең динебездә «иснәд» – чылбырларны өйрәнүче фән бар. Ул гыйлемне бер кешедән икенче кешегә тапшыру системасы. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен, Пәйгамбәребезгә иңгән Коръәнне безгә сәхабәләр ирештерде. Хәдис җыентыкларында: «Пәйгамбәребездән, аннан бу сәхабәдән, аннан икенче сәхабәдән миңа килеп иреште, дөреслектә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтте», – дип язылган.

Гыйлем алуда бу система бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Ягъни, мин, Ленар хәзрәт Хамматов, сезгә Казан ислам университетындагы галимнәр, укытучылар сөйләгәнне сөйлим, минем чылбыр аларга барып тоташа. Алар үзләре башка галимнәрдә укыган, шулай итеп, бөтен гыйлем Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барып тоташа.

Фото: © «Татар-информ»

Интернеттан гыйлем алсаң, бу кешенең укытучысы кем, укучылары бармы, алар кемнәр, чылбырлары кемнәргә барып тоташа – без шуларны беләбезме, юкмы? Иң куркынычы – шунда.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

«Минем өммәтем җитмештән артык фиркага бүленер».

Интернеттагы «галим» шул фиркаларның берсенә карамыймы икәнен кем әйтә ала? (Фирка – төркем, секта)

Бүген дә фиркалар арасында: «мин Коръән буенча гына яшим», – дигән кешеләр бар. Алар Сөннәтне тулысынча инкяр итә. «Коръәндә 5 вакыт намаз язылмаган, 3 вакыт кына укыгыз», – диючеләр бар. Икенче берләре: «мин Коръән һәм Сөннәт буенча яшим», – ди. Алар: «оекбашка да, гади носкига да мәсех кылырга мөмкин», «тәсбих тартмагыз, фарыздан соң тартыгыз», «сөннәтне укымыйча гына йөрегез», – дияргә мөмкин. Низаг кертүче фиркалар бик күп.

Без кешенең иснәде – чылбыры кемгә барып тоташуын белергә тиеш. Имин булыр өчен, куркынычларга очрамас өчен, шуны истә тоту кирәк: Татарстан җирлегендә Әбү Хәнифә мәзһәбе. Мөфтиятебез бу мәсьәләләрне карап куйды инде. Әлһәмдүлилләһ! Мәчетләребездә имамнарыбыз Әбү Хәнифә мәзһәбендә, шул мәзһәб укучылары, мәдрәсәләребез дә Әбү Хәнифә мәзһәбендә. Шул методология буенча укыталар һәм укыйлар.

Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин, казый Булат хәзрәт Мөбарәков, олпат хәзрәтләребез Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм башкаларның каналлары бар – шуларны карый аласыз.

Мөфтиятебез «Хозур» телевидениесен оештырды, интернет түгел, телевидение карыйк. Интернетка кереп китсәк, бер эзләү икенчесенә, икенчесе өченчесенә китереп чыгара, бик күп фикер ишетергә мөмкин. «Татар-информ»да «Хәзрәт белән чәй» проекты бар, мөфтияттә Дәгъват бүлеге, Шәригать бүлеге бар.

Сорау булса, шалтыратып сорый торган бушлай телефон номеры да бар. ТР Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» контакт-үзәге 2019 елда Рамазан аеның беренче көнендә эшли башлады. Һәркем эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8 800 222 7667 номеры буенча шалтыратып, ислам тематикасына кагылышлы соравына җавап ала ала.

Мөхәммәд ибн Сирин болай дигән: «Дөреслектә, бу гыйлем – дин. Динегезне кемнән алуыгызны карагыз».

Кемнән нинди гыйлем алуыңны карарга кирәк, чөнки гыйлем синең гыйбадәтеңә йогынты ясый. Гыйбадәтең дөрес булу-булмау, кабул булу-булмау синең Ахирәтеңә турыдан-туры тәэсир итә.

Фото: © «Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар