Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленар Кәшафетдинов кызын искә ала: «4 ай, кызым, синең «әти» дип әйтмәгәнеңә...»

news_top_970_100
Ленар Кәшафетдинов кызын искә ала: «4 ай, кызым, синең «әти» дип әйтмәгәнеңә...»
Социаль челтәрләр

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов гаиләсенә ел башында зур хәсрәт килгән иде. Аларның кечкенә кызлары Сәмирә йөрәк авыруыннан мәңгелек йортка күчте.

Гаилә балаларын югалтуны бик авыр кичерә. Ленар, «Интертат»ка, кызын сагынуга түзә алмыйча, хәтта төннәрен зиратка баруы хакында сөйләгән иде.

Сәмирәнең арабыздан китүенә инде 4 ай булган. Әтисе баланы социаль челтәрләрдә искә ала, кызы белән фотосурәтләр урнаштыра.

«4 ай кызым, синең миңа «әти» дип әйтмәгәнеңә. Эштән кайткач та, ишек ачу белән «әти» дип килә идең бит, кызым.

Көн дә догалар укыйбыз, кызым, рухларың шат булыр, Алла боерса. Урының оҗмахның түрләрендә булсын.

Мин беләм, без әле күрешербез синең белән, кызым. Бу тормышта яши алмаган бәхетле тормышны Раббыбыз янында бергәләп үткәрербез, Алла боерса. Сабыр булып, кызым, көтәргә генә кала инде безгә», – дип яза ул.

Язылучылары гаиләнең кайгысын уртаклаша. «Урыны җәннәттә булсын бәләкәчнең. Бик иртә киткән арагыздан», «Зур сабырлыклар сезгә», «Бер гөнаһсыз сабыйның урыны җәннәттә була. Бездән дога инде сабыйга. Берни эшләп тә булмый, кемгә иртәрәк, кемгә сорак – барыбызга да шунда барасы», – кебек эчтәлектәге хатлар калдыралар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100