Кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов: «Әни, арыдым, йоклыйм инде мин, яме, дип китеп барды»
«Мин әлегә баламнан башка ничек яшисен күз алдына китерә алмыйм. Балаң салкын җир астында ятканда, ничек ашарга, киенергә, нәрсәдер планлаштырырга, ниндидер чарага барырга?» – ди 9 яшьлек кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов. Ул, үзендә көч табып, «Интертат»ка Сәмирәнең сабый чагыннан бирле яшәү өчен көрәшүе, соңгы минутлары хакында сөйләде.
Бу көннәрдә «Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов белән аның тормыш иптәше Миләүшәнең бик зур югалту кичерүе хакында язган идек. Аларның 9 яшьлек кызлары Сәмирә вафат булды. Фәрештәгә тиң бер гөнаһсыз сабый арабыздан йөрәк авыруыннан китеп барган.
2014 елның матур язында – май аенда дөньяга килгән Сәмирә – Ленар белән Миләүшәнең көтеп алган беренче йөрәк җимеше. Әти-әни булу бәхетен тоеп, куанышып яши башлаганда, аларга кызларында җитди йөрәк авыруы булуын әйтәләр. Бу диагноз Сәмирә 6 айлык вакытта, медосмотр тикшерүе узганда ачыклана.
«Газапланды сабыем»
Минем энекәшем дә 16 яшендә йөрәк белән китеп барган иде, әнием дә йөрәк авыруыннан вафат булды. Инде кызымда да шул ук диагноз кабатлануын ишеткәч, үземне кая куярга белмәдем… Ләкин үземә дә әнием кичергән бала югалту хәсрәтен кичерергә туры килер дип уйламаган идем.
Кызыбыз белән хастаханә юлларын бик күп таптарга туры килде… Шушы кыска гына гомере эчендә бик күп авырлыклар күрде, газапланды сабыем.
Йөрәк авыруы белән бернинди вирус йоктырырга да ярамый, шуңа да энҗе бөртеген саклагандай сакладык без кызыбызны. Балалар бакчасына да озак йөри алмады. Чир йоктыра күрмәсен дип, башка балалар йөргән җирләргә дә алып бармадык.
Шуңа да карамастан, коронавирус чыккан елны балабыз ковид йоктырды, ютәлли башлады. Үпкәләрен тикшертеп карагач, ике як үпкәсенең дә 45 процентка зарарлануы ачыкланды. Хастаханәдә ятып дәваландык. Өйгә чыккач, тагын ютәлли башлады. Яңадан хастаханәгә алып төшеп киттем. Әмма табибтан табибка йөреп, даими тикшеренүләр узып торгач, хастаханәдә ятарга бер дә яратмый иде инде. «Әти, башка ятмыйк инде», – дип елагач, ятмаска, антибиотикларны өйдә алып бетерергә булдык. Әмма ковид нәтиҗәсендә балага инсульт булды. Тромб, каны куерып беткән… Гәүдәсенең уң ягы бөтенләй хәрәкәтләнми башлады.
Ай ярым әнисе, мин, кызыбыз – өчәүләп ДРКБның неврология бүлегендә яттык. Кызым баштарак сөйләшә дә, ашый да алмый иде. Әкренләп, үз тырышлыгы белән кул-аякларын хәрәткәтләндерә ала башлады, тернәкләнүгә барды. Ләкин ковидтан соң үпкәсе хәлсезләнде. Үпкә беткәнгә, бөтен авырлык йөрәккә төште. Бик көчле гармональ препаратлар белән ингаляция ясап тордык, сидек кудырта торган дарулар, йөрәк дарулары эчте.
Баланың болай да начар сәламәтлеген ковид бөтенләй бетерде. Кызыбыз елдан-ел сүрелә барды. Инсульттан соң аксабрак йөри иде ул. Абынып егылып, кулын сындырды. Ай ярым гипста йөрде, аны да җиңеп чыкты. Без аны болай да, йөрәгенә авырлык килмәсен дип, йөртергә тырышмадык, гел кулда булды. Урамга күтәреп алып чыгып, күтәреп алып керә идек. Әнисе үзе киендерә иде.
Шушы 1 ел эчендә бирешә башлады. Аяклары шеште, гел суларга авыр булуы, һава җитмәве хакында әйтеп торды.
Сәмирәбез шук иде, куркып, оялып тора торган бала булмады. Үзенә авыр булса да тик утырмый иде. Шундый матур итеп рәсем ясый, матур итеп яза иде. Инсульттан соң уң як кулы эшләп бетермәгәч, сул кулы белән тагын да матуррак итеп язарга, рәсем ясарга өйрәнде. Кызганыч, мәктәпкә йөри алмады, өйгә килеп укыттылар. Гел «5»леләр генә алды, бик тырыша иде. Укытучылары да «башы эшли, бик пөхтә» дип мактый иде.
Зиһенле бала булды. Шигырьләрне, догаларны бер укудан ятлый иде. Инсультка кадәр бик матур җырлый иде. Инсульттан соң җырларның сүзләрен исенә төшерү кыенлашты.
«Әни, бик арыдым, йоклыйм инде мин, яме», – дип әйтте дә, китеп тә барды…
«Бу Яңа елны дүртәү генә рәхәтләнеп үткәрик әле» дип, яңа фатирыбызда уздырдык. Кызым белән бергәләп салют карадык. Бересе көнне авылга кайтып киттек. Баланың нигәдер бу юлы авылга кайтасы килмәде. Әнисеннән көн саен: «Кайчан китәбез инде? Мин үземнең китап-дәфтәрләремне сагындым», – дип сорап торган.
Авылда чакта, үләренә 4-5 көн кала, кисәк кенә ашамый башлады, бик нык ябыкты. Аннан салкын су сорады, «эчем яна», диде… Хәленең авыр икәнлеген аңлап, китәргә булдык, туп-туры хастаханәгә юл тоттык. Кызым минем яныма, машинаның алдагы утыргычына утырды. Мин исә гел кулларыннан сыйпап бардым.
Ул көнне заправкага туктагач, үч иткән кебек, бензин багымны ача алмый интектем. Тегеләй итеп карыйм, болай итеп карыйм, ачылмый. Шунда шактый вакыт югалттык. Бер 15 минуттан соң үзеннән-үзе ачылып китте. Мин шунда кайнашканда, Сәмирә әнисе янына арткы утыргычка күчеп утырган. «Нигә әти озак булды соң, тизрәк өйгә кайтыйк инде», – дип ашыктырган.
Казанга җитәрәк, бала башы әйләнүен әйтте, иреннәре дә зәңгәрләнеп алды. Мин тизрәк газга бастым, ДРКБга чаптык. «Хастаханәгә барабыз» дигәч, ишекләрне тырмый-тырмый: «Алып бармагыз зинһар өчен больниска, өйгә генә кайтыйк инде», – дип елый башлады... «Ярар, кызым, өйгә кайтырбыз», – дип тынычландырдым. Бала инде хастаханәгә бару юлын яттан диярлек белә. Бәлки, аңларга өлгермәс дип, Казанга керешли, ДРКБ яныннан борылып төшмичә, башка урамнан киттем. Хастаханәгә килеп җитәргә 500 метр калган иде... Башта 2 тапкыр сеңлесенең кулын сыпырып алды... Аннан соң әнисенә: «Әни, бик арыдым, йоклыйм инде мин, яме», – дип әйтте дә, китеп тә барды… Әнисенең кулларында йөрәге туктады балакаемның.
Өйгә кайтырга бигрәкләр дә ашкынды. Өйдә үләсе килгәндер дип уйлыйбыз хәзер. Ул алдагы төнне дә, йокламыйча, утырып чыккан. Әнисе дә йокламаган. «Кул-аякларын сыпырып яттым», – ди. «Әни, тизрәк өйгә кайтырга иде, үз караватымда йоклыйсым килә», – дип әйткән әнисенә.
Хастаханәгә кергәндә җан биргән иде инде балам... Реаниматологлар 2 сәгатьтән артык коткарырга тырыштылар…Булмады.
«Хәзер мондый авыруны дәвалый алалардыр инде дип өметләндем»
Ленар, сез баланың авыру икәнлеген белгәч тә, бу көннең кайчан да булса бер килеп җитәчәген аңлап яшәдегезме? Әллә инде табиблар сезгә өмет бирә идеме?
2008 елда минем энекәшем үлде… 16 яшьлек бала. Ул да – минем йөрәк ярасы. Аны әти белән әни Мәскәүгә дәваланырга йөрттеләр. Беренче килгәндә үк, әтигә «балагызның тагын 4 ел вакыты калган» дип әйтеп кайтарган булганнар. Нәкъ шулай булды да…
Кызыма да шундый диагноз куйгач, мин «медицина алга бара бит, хәзер мондый авыруны дәвалый алалардыр инде» дип өметләндем. Кая гына бармадым, нинди генә табиблар белән киңәшләшмәдем. Чит ил табибларына чыгып беттек, баланың документларын Россиянең төрле алдынгы клиникаларына җибәреп карадык. Безгә барысы да бер тавыштан «йөрәккә трансплантация ясау кирәк», диделәр. Тик, инсульт кичергәннән соң, ул өмет тә өзелде. Йөрәге эшләмәгәч, баланың бавыры үсте. Табиблар әлеге операциягә алынудан баш тартты. Кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, «берничек тә булыша алмыйбыз», дигән җавап кына ишеттек.
Һиндстанда Сәмирәгә йөрәк күчереп утырту мөмкинлеге бар иде. Әмма мин, тәвәккәлләгәнче, анда операция ясаткан балаларның әти-әниләре белән киңәшләшергә булдым. Социаль челтәрләр аша табып сөйләшкәннән соң, бу уебыздан кире кайттык. Алар миңа бик куркыныч әйберләр сөйләде. «Алып бара күрмә, 5-6 яшьлек балаларга олы яшьтәге кешеләрнең йөрәген күчереп утырталар. Беребезнең дә баласы исән кайтмады», – дип куркыттылар.
Сәмирәгә безнең табиблар күпме вакыт бирде?
Вакытны бик аз биргәннәр иде. «Кызыгыз ничек көчле. Инсульт, ковид кичереп, шундый йөрәк, бавыр белән тырыша-тырмаша яши», – дип әйтәләр иде табиблар.
Чыннан да көчле кыз иде ул. Әнисе дә бик нык шөгыльләнде инде аның белән. Үзе дә тырышты. «Син матур итеп йөрергә тиешсең, кызым. Үзең өчен эшләмәсәң, безнең өчен булса да эшлә», – дип, күнегүләр ясата идек. Тик соңгы арада бик арыды, сабыем. Юкка гына соңгы сүзләре дә «арыдым» булмагандыр…
Сәмирә быел Кыш бабайга хат язган идеме? Нәрсә сорады?
Ул бик тә тәмле ашарга ярата иде. Аның яраткан ризыгы роллы булды. Әле кичә дә смсларын укып утырдым. Көн саен: «Әтием, син бит иң яхшысы, иң матуры, иң акыллысы. Миңа роллы ал әле, зинһар өчен», – дип яза иде… Көн саен ук булмаса да, алып кайтырга тырыша идек инде... Чөнки авырганын белдек, бернәрсә дә кызганмадык үзеннән.
Бу Яңа елда да роллылар алдым. Кыш бабайдан Кытай мармеладлары сорап язган булган. Аларны җыеп кайттым.
Сеңлесе дә бик юксыныр инде.
Әле ярый икенче кызыбыз бар, дибез инде. Ул да булмаса, алга таба яшәүнең бер мәгънәсен дә күрмәс идек… Хәзер аны үстерергә кирәк, аңа да әти-әни кирәк. Икенче кызыбызга 1,8 яшь. Сәмирә сеңлесен бик яратты. Сеңлесе дә аны ярата иде. Апасы йөгереп йөри алмады бит инде, күбрәк утыра иде. Апасы яныннан китеп тормый иде…
Кечкенәбез, мин тәмле әйберләр алып кайткач та, башта пакетны ачып, апасына суза, аннан соң гына үзе ашый. Әле кичә дә кемдер тәмле әйбер биргәч: «Ә апага?» – дип, апасына бирмәүләренә аптырап утырды… Хастаханәдә апасын табиблар алып киткәндә дә бик елады.
Үлгәннән соң апасын күрсәтмәдек инде аңа... Күңелендә исән-сау, матур булып калсын, дидек.
«Кичә түзмәдем, төнлә, беркемгә дә әйтмичә, зиратка киттем…»
Кайда җирләдегез Сәмирәне, Ленар?
Авылга алып кайтып җирләдек… Зират безнең йортның артында гына. Анда – минем әни, энекәш. Алар каршы алганнардыр кызымны.
Аллаһка шөкер, матур итеп хушлаштык кызым белән. Шуның кадәр күп кеше кызыбызны озатышырга кайтты, шалтыратып кайгы уртаклашты, язды, сәдакалар җибәрде. Сәмирәбез рухына дип бирелгән барлык сәдакаларны да бары тик аның ашларын уздыру, каберенә чардуган, матур таш ясату өчен тотачакбыз. Иртәгә кызымның өчесен уздырабыз. Кырыгы көнне, Сәмирәгә атап корбан чалдырам, Аллаһы теләсә.
Кызым бер дә үзгәрмәгән иде, бөтен авырлыкларыннан, авыруларыннан арынып, рәхәтләнеп йоклап ятучы бала инде менә… «Оҗмах фәрештәсе булыр, җәннәттә әти-әнисен каршы алыр», – диделәр дин әһелләре… Инде калган гомерләребезне балабыз өчен догада уздырырга иде.. Хатыным намазда минем, үзем дә, әкренләп, шул юлга басып киләм. Көн саен догаларыбызны кылып, без дә балабыз янына җәннәткә эләгер өчен тырышырбыз… Тик тормыш иптәшемә дә, миңа да бик авыр… Минем әни, бала хәсрәтенә түзә алмыйча, 3 елдан үзе дә китеп барды. Безнең дә сагынуга чик-чама юк. Кичә түзмәдем, төнлә, беркемгә дә әйтмичә, зиратка киттем…
Кечкенә балабыз хакына яшәргә кирәк икәнлеген дә беләм. Ләкин тирә-якта бөтен нәрсә Сәмирәне хәтерләтә... Менә хәзер машинада утырам, ул шушы машинада җан бирде. Өйгә керсәм, бөтен җирдә аның ясаган рәсемнәре, киемнәре, язган әйберләре. Бүген ашка әзерләнергә дип кибеткә бардык. Күзем гел кызым сорый торган әйберләргә төшә. Алып кайтып бүләк итәсе, аны сөендерәсе килә. Аның инде юк икәнлеген аңлап, йөрәгем телгәләнә...
Без әлегә авылда, яныбыз тулы кеше. Барысы да юатырга тырыша. Безне алда тагы бер сынау көтә әле – Казанга, үз фатирыбызга кайтасыбыз бар. Әле узган ел гына 1 бүлмәле фатирдан 2 бүлмәлегә күченгән идек. Әй сөенгән иде Сәмирәм «үземнең караватым була» дип. Йокы бүлмәсен тулысынча аларныкы итеп ясаттык. Караватын бик яраткан иде инде.
Бересе көнне киткәннән соң фатирга кайтмадык әле без. Кызыбызның әйберләрен җыеп куярга ничек көч табарбыз…
Коточкыч авыр сынау…
Берсенә дә язмасын мондый хәсрәтләр. Күңелемдә курку яшәгәндер инде, зиратка баргач, әнинең кабере янында: «Әни, син күргән хәсрәтләр миңа да килмәсә ярар иде», – дип сөйләшә идем.
Мин әлегә баламнан башка ничек яшисен күз алдына китерә алмыйм. Балаң салкын җир астында ятканда, ничек ашарга, киенергә, нәрсәдер планлаштырырга, ниндидер чарага барырга?
Урыны оҗмах бакчаларында булыр, Ленар… Инде барлык газапларыннан арынгандыр…
Шул уйдан гына күңелем тынычланып китә инде. Аңа анда рәхәттер, йөрәге дә авыртмый, тыны да кысмый, йөгереп уйнап йөридер. Инсульт булганнан бирле, инде 4 елга якын, балам утырып йоклады. Ятып йоклый алмады, чөнки, яткач, аңа һава җитми иде. Анда, ичмасам, күкрәк тутырып сулап, рәхәтләнеп йоклыйдыр, сабыем…
Тормыш иптәшемнең дә хәлен сөйләп аңлатып бирә торган түгел… Аңа чиксез рәхмәтләрем. Ул үзенең бөтен яшь гомерен балабызга багышлады. Сәмирәбез янәшәсендә булу, аны озаграк яшәтү өчен, аңа 9 ел өйдә утырырга туры килде. Икебез дә бу елларыбызны кызыбыз өчен дип яшәдек. Тормышыбызның мәгънәсе ул булды. Шуңа күрә безгә бик авыр, йөрәгебезне тулысы белән кисеп алгандай итте Сәмирәнең үлеме. Үзебез гүргә кергәнче авырттырып торачак яра бу безнең өчен, мәңгелек җәрәхәт.
Сәмирәнең урыннары җәннәт түрләрендә булсын, Ленар. Икенче кызыгыз сау-сәламәт булып, сезне сөендереп үссен. Аллаһы Тәгәлә тагын әти-әни булу бәхете насыйп итсен сезгә.