news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ленар Кәшафетдинов 9 яшьтә гомере өзелгән кызын юксына: «Берегез дә аңламый...»

news_top
Ленар Кәшафетдинов 9 яшьтә гомере өзелгән кызын юксына: «Берегез дә аңламый...»
Фото: Ленар Кәшафетдиновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

«Болгар Радиосы» һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдиновның гаиләсенә Яңа ел бәйрәмнәрендә олы кайгы килде, аларның 9 яшьлек кызлары йөрәк авыруыннан вафат булды.

Әти кеше социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызы белән видеоларны күрсәтә, «сагынып карарга гына калды инде» дип, кызын юксына, хис-кичерешләрен яза, кызына багышлап шигырьләр куя.

Ленарның якыннары, хезмәттәшләре, виртуаль дуслары аңа терәк булырга тырыша, күркәм сабырлык тели.

«Хөрмәтле дуслар! Җылы сүзләрегезгә барыгызга да рәхмәт! Ләкин берегез дә аңламый минем күңел халәтемне… 9 ел… Кызым яшәгәне белән яшәдем. Табиблар «озак булмый» дигән сүзләрне кабул итмәдем. Ышандым, Раббыма ышандым, җиңеллекләр сорадым кызыма, җәннәттәге җиңеллекләр дип башыма да кермәгән иде…

Аның йөрәге типкәндә, минеке типте. Хәзер кызымның йөрәге типми. Үземнекен ничек кабызып җибәрергә, ничек алга таба яшәргә, ул сорауга җавап таба алмыйм әлегә. Урыннары җәннәттә булсын Самирә кызымның.

Кайгы кайвакыт бетеп ала, ләкин уйлар кала. Иң куркынычы – минем газап чигүем түгел, ә минем кызымнан башка калуым», – дип өзгәләнә әти кеше.

Ленар Кәшафетдинов: «Синең җаның, кызым, Раббым янында. Ә минеке…син яткан кабер астында»

Кызын җирләгән Ленар Кәшафетдинов: «Әни, арыдым, йоклыйм инде мин, яме, дип китеп барды»

«Гаиләсендә коточкыч фаҗига»: Ленар Кәшафетдиновның кызының гомере өзелгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар