Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ленар Кәшафетдинов -25 градус салкында күбәләкне күрсәтеп: «Кызым кайткан ахры»

news_top_970_100
Ленар Кәшафетдинов -25 градус салкында күбәләкне күрсәтеп: «Кызым кайткан ахры»
Фото: Ленар Кәшафетдиновның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

«Болгар» радиосы һәм «Мәйдан» каналында продюсер булып эшләүче Ленар Кәшафетдинов гаиләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә зур кайгы кичерде. Яшь гаиләнең 9 яшьлек кызлары йөрәк авыруыннан вафат булды. Бәләкәй «фәрештә»нең вафатына 40 көн булган. Әтисенең тавышы калтырый, үзе могҗизага тиң хәл турында сөйли. Ул аш табынын һәм кышкы салкында каяндыр килеп чыккан күбәләкне күрсәтә.

«Күптән түгел зиратка барып, «өйгә кайт» дип әйткән идем кызыма. Менә шундый бер могҗиза», – дип сөйли ата кеше, тәрәзә челтәренә кунган күбәләкне күрсәтеп.

«Әллә кызым кайтты шунда күбәләк булып. Урамда -25 градус. Кызым кайтып җиттеме әллә соң үзенең ашына?» – дип әйтә кайгыдан зар-интизар булган ата.

Ленар Кәшафетдинов 9 яшьтә гомере өзелгән кызын юксына: «Берегез дә аңламый...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100