Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлем — ул зур кайгы»: Мәет янында фотога төшәргә ярыймы?

Соңгы вакытта мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, җеназа вакытында фотосурәтләр ясау күренеше күбәеп китте. Мәет янында да, аны зиратка озатканда, хәтта кабергә салганда да фотога төшерү — ислам әдәпләренә сыямы? Мәет белән төшкән фотоны кәгазьгә бастырып, альбомда сакларга ярыймы икән?

news_top_970_100
«Үлем — ул зур кайгы»: Мәет янында фотога төшәргә ярыймы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шушы сорауларга җавап бирде.

Сүзен башлаганда Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ният һәм гамәл арасындагы бәйләнеш турында аңлатып китте. «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис шәрифләрендә әйткән: «Һәрбер гамәл — ул нияттән тора. Фотоны нинди ният белән төшерәбез, нинди ният белән ул фонда селфи ясыйбыз? Әгәр ният «менә бит вакыт килеп җиткән, туганыбыз киткән» дип бу хәл турында башка туганнарга да хәбәр итәргә теләү булса, әлбәттә, изге ният белән фотога төшерү ярыйдыр. Бу очракта мәетнең битен күрсәтмичә, кәфенлек өстеннән генә төшереп, бәлки, ярыйдыр», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт кайбер очракларда мәетне туганнарга да карамаска киңәш итүләрен әйтте. «Мәетне юганда күрәбез: аның битләре, тәне, әгъзалары үзгәрә. Күбесе чирләп китәләр. Шунда туганнар «карарга ярыймы» дип сорый. «Сез аны елмайган вакытларындагы кебек истә калдырыгыз», дип әйтәбез. Чөнки кайбер вакытларда күрсәтергә дә куркыныч була», — ди хәзрәт.

Мәетне озату, дога, җеназа, юу — ул сакраль әйбер, ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Әгәр дә кешенең тәнендә зәгыйфь урыннарны күрсәгез, аның турында сөйләмәгез, бу — гөнаһ». Шуңа күрә шундый урыннарда фото төшерү, бәлки, бик тиеш булмас. Гөнаһ дип әйтеп булмый. Әмма әхлакый яктан шулай уйларга кирәк», — дип әхлак турында искәртә хәзрәт.

Мәетне озатканда зиратта фотога төшү ислам ягыннан тыеламы дигәндә, Рөстәм хәзрәт үлемнең зур кайгы булуын искә төшерә. «Бу — кайгы. «Миңа да вакыт килеп җитәр, мине дә шулай ук юып, шулай ук кәфенгә төреп, караңгы ләхеткә салырлар, мин дә үзем генә Аллаһы тәгалә каршына басып, үземнең гамәлләрем, үз сүзләрем өчен җавап бирермен» дип үзебезгә бер тәэсир булсын өчен, фотога төшерү дә, бәлки, ярыйдыр. Ләкин хәзер бит кесә саен телефон, бәлки кемдер фәрештәне фотога төшереп була дип уйлыйдыр. Юк, җәмәгать, фәрештәне фотога төшереп булмый. Без кайгы гына төшерәбез», — ди хәзрәт.

«Фотога төшерергә ярамый, харәм дигән сүз юк. Без әдәп һәм әхлак ягыннан, аңларга тиеш. Кемнеңдер әнисен, әтисен, әбисен, бабаен, улын, кызын җирлиләр. Шунда фотога төшереп йөрү, ләхеткә ничек салганнарын төшерү — истәлек өчен дип аклансак та, бу эш туганнар өчен бик авыр буладыр», — ди Рөстәм хәзрәт.

Фото төшереп, аны кәгазьгә бастырып, альбомда саклау, бүлмәдә стенага элеп кую турында да хәзрәт үз киңәшләрен бирде. «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: «Бүлмәдә хайваннар, кешеләр, башка сурәтләр төшерелгән фото булган урынга фәрештә килми». Хәзерге вакытта фотолар күп очракта цифрлы форматта була. Фотоларны шул форматта электрон альбомда сакларга була. Әби-бабайларның фотоларын да электрон форматта сакларга була. Ләкин аларны бүлмәгә элеп кую динебез ягыннан дөрес саналмас, фәрештәләр кермәгәч, шайтаннар керер. Аллаһы сөбханә вә тәгалә шулардан сакласын иде», — ди Рөстәм хәзрәт.

Казанның «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге сорауларга да җавап биргән иде:

Балык — хәләл ризыкмы?

Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?

Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?

Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?

Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?

Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100