Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлем түшәгендә ятучының якыннары: «Әни белән бәхилләшә алмау үкенечле»

Үлем түшәгендә яткан якын кешең янында үзеңне ничек тотарга? Ул соңгы көннәрендә үзен кирәкле һәм кадерле итеп хис итсен өчен нәрсәләр эшләргә? «Интертат» шул сорауларга җавап табарга тырышты.

news_top_970_100
Үлем түшәгендә ятучының якыннары: «Әни белән бәхилләшә алмау үкенечле»
pixabay.com

Еш кына тормыш адәм баласын зур авырлыклар белән күзгә-күз очраштыра. Шуларның берсе — якын кешеңнең үлем бусагасында торуы. Бер генә кеше дә бу турыда «мине читләтеп үтәр әле» дип әйтә алмый. Андый уйларны башка кертмәскә тырышсак та, иртәме-соңмы һәркем үзенең әти-әнисен, туганын, якын кешесен соңгы юлга озатырга туры киләчәген, үзенең дә әҗәл тырнагыннан исән калмаячагын белеп яши.

Әмма үлемнең дә төрлесе була. Әҗәл бабай кемнеңдер капкасына кисәк, көтмәгәндә шакып, якыннарын шок халәтендә калдырса, кемнедер урын өстендә озаклап газаплый.

Инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән диярлек өлкән яшьтәге якыннарыбызның да көннәрен санавын кабул итүе җиңелләрдән түгел. Ә көтмәгәндә беленгән диагнозлар, бәхетсезлек очраклары күпме хәсрәт алып килә.

Андый очракларда ничек югалып калмаска? Якын кешеңнең газапларын ничек җиңеләйтергә, аның янында үзеңне ничек тотарга? Ул соңгы көннәрендә үзен кирәкле һәм кадерле итеп хис итсен өчен нәрсәләр эшләргә? «Интертат» шул сорауларга җавап эзләде.

«Балам, мин моннан кире кайтмам инде, бәхилләшик, диде»

Җырчы Винарис Ильегет ике ел элек иң якын кешесен — әнисен югалткан. Маһирә апа сигез ел дәвамында яман шеш белән көрәшкән. 

Кешегә бу тормышта әти-әнине югалту дигән этапны үтүе бик авыр. Ә менә якын кешеңнең авыруын, газаплануларын күрү икеләтә авыр… 

Мин үземне көчле кеше дип саныйм. Шуңа да әни үзен авыру итеп тоймасын, исән чагында бәхетле яшәсен дип тырыштым. Борчылганымны күрсәтмәдем. Әни белән сәламәт кеше белән аралашкан кебек аралаштык. Ул үзе дә шулай яшәвебезне теләде. Авырган вакытында үзен кызгандырып, «минем хәлем авыр» дип әйткәнен хәтерләмим. Шулай да бик нык авыртынганын, аеруча соңгы көннәренең газаплы булганын мин бик яхшы тойдым… 

Әнием бөтен барлыгы белән яшәргә омтылды… Көрәште. Без дә кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек дип саныйм. Авыруы ачыклангач, табиблар аның нибары 2-3 ел гомере калган дип фаразлаган иде. Ә ул аннан соң да сигез ел яшәде әле. Әгәр дә шушы зәхмәт - коронавирусны йоктырмаган булса, әни бәлки бүген дә арабызда булыр иде. Ковид аркасында ул җиде көн эчендә сулды. Башта өйдә дәваланып карады, аннан хастаханәгә салырга туры килде.

Әни белән үләренә бер көн кала, аны реанимациягә күчергәч кенә элемтәгә керә алмадык. Аңа кадәр һәр көнне телефоннан шалтыратышып тордык. Үзе хастаханәгә килгән көнне үк: «Балам, мин моннан кире кайтмам инде. Бәхилләшик», — диде. Исән чыкмаячагын сизенгәндер. Ахырга таба үзе үлем темасын ачыктан-ачык күтәрергә дә курыкмады ул. Тиздән вафат булачак әнине мин юатасы урынга, киресенчә, шушы кайгы белән күзгә-күз очрашырга тиеш улына әни терәк булды. «Улым, мин үлгәч кайгырма, артык елама. Мине соңгы юлга тиешле итеп озат, туган ягыма алып кайтып җирлә. Каберемә ташны бер ел узгач, каберем утыргач кына куярсың», — диде. Үлемтекләренең кайда икәнлеген әйтте, ашларына таратасы хәерләренә кадәр әзерләп, язып калдырган булган. Барысын да үзе исән чакта аңлатып китә алды. 

Әни гомер буе минем иң якын киңәшчем иде. Соңгы көннәрендә дә тормышчан киңәшләрен кызганмады. Кайчан, нәрсә эшләргә, алда җибәргән ялгышларымны ничек төзәтергә икәнлегенә кадәр әйтеп калдырды. Чөнки әни ковид башланган гына вакытта вафат булды, аның җәсәден безгә ябык табут белән бирделәр. Шуңа күрә әни белән тиешенчә бәхилләшә алмавыбыз гына бик үкенечле», — дип сөйләде Винарис.

Ә инде якыннары үлем белән көрәшүче кешеләргә: «Авыру янәшәсендә үзегезне гадәттәгечә тотарга тырышыгыз. Авыруы турында сөйләмәгез. Бу аңа тагын аз булса да яшәр өчен көч бирәчәк», — дип киңәшләрен җиткерде җырчы. 

«Әтинең авырганын үзенә түгел,  әнигә дә әйтмәдем»

Якын кешеңнең тиздән вафат булачагын белеп торсаң да, синдә ахыргача өмет чаткысы сүнеп бетми икән дигән фикергә килдем, — дип башлады сүзен узган ел әтисен җирләгән Энҗе Исмәгыйлева. - Әтинең соңгы көннәре хастаханәдә үтте. Бавыры начарланган булган, шуның белән китеп барды. Табиблар атнадан артык яшәмәячәген әйткәч, мин бу сүзләрне кабул итә алмадым. Ышанмадым. Әтинең үзенә түгел, бу турыда хәтта әнигә дә әйтмәдем. Башымда «кемгә барырга», «кемнән ярдәм сорарга» дигән уйлар гына бөтерелде.

Бик авыр булса да, әти белән үземне гадәттәгечә тотарга тырыштым. «Әйдә, тамакларыңа аша, тырыш, хәл кереп китәр. Анализларың да әйбәтләнер. Кеше үз-үзен савыктырырга сәләтле, начар әйберләр уйлама», — дип әйтеп тордым. Ләкин кеше барыбер үзенең китәчәген алдан тоя икән ул. Авырый башлавының 6-7 көннәрендә: «Нигә миңа дөресен әйтмисең, мин исән калмыйм бит. Мин моннан үз аякларым белән кайтмаячакмын инде. Мине инде тегендә чакыралар, кулларымнан тарталар, өстериләр», — дия башлады. Мин эчемнән яндым-көйдем ул вакытта. Ләкин сер бирмәскә тырыштым, әтине: «Бу бит хастаханә, әти, монда кемнәр генә үлмәгән, тыныч җир түгел. Шуңа әллә нинди төшләр керә сиңа, саташасың», — дип тынычландыра идем.  

Кешене якыны соңгы сулышын алганчы өмет чаткысы ташламый торгандыр. Безнең дә, дөресен белсәк тә, әтинең үләчәгенә ышанасы килмәде. Бәлки исән калыр дип өметләндек. Ярдәм итү юлларын эзләдек. Шуны да әйтәсем килә, әгәр чынлап та үләчәгенә ышансак, бәлки барыбыз да төшенкелеккә бирелгән булыр идек.

Кеше вафатына 40 көн кала үзенең үләчәген тоемлый дип әйтәләр. Әти белән дә шулай булды. Без кайткан саен үзеннән башка гына эшләнәчәк эшләре турында сөйләгән икән ул. Хәзер генә һәр җөмләсенә кадәр искә төшереп утырам. Мәсәлән: «Менә сезгә мунча керергә күпме утын әзерләдем әле», — диде. «Ник әти безгә генә соң ул, син кермисеңмени ул мунчага?» — дип сорадым әле. Андый мисаллар бик күп булды.  

Ахыргы көннәрендә берничек тә булыша алмаячагымны аңлагач, ичмасам, соңгы ризыгы үзе теләгәнчә булсын дип, нәрсә ашыйсы килсә, шуны пешерергә тырыштым. Елдан артык карап үстергән бозауны да аңа әйтмичә генә суйдырттым. Шул көнне үк шулпаларын, итләрен ашап калсын әле дип әтигә ашлар пешереп алып бардым. 

Күңеле күтәрелсен, үзен кирәкле кеше итеп тойсын өчен «әти моны нәрсә эшләтик», «болай эшләсәк ничек булыр» дип гел киңәшләр сорый идем. 

Кеше үләр алдыннан бик үзгәрә икән. Минем әтинең шундый ягымлы, матур итеп сөйләшкәнен беркайчан да күргәнем булмады. Аның кулларымнан тотып әйткән сүзләре үк икенче төрле, җылы иде.

Әтине озатканнан соң дөньяга булган карашым тулысынча үзгәрде. Моңа кадәр гел ашыгып, алдагы көн турында уйлап яшәсәм, хәзер мин бүгенге көн белән генә яшим. Алдагысы турында хыяллану дигән нәрсә юкка чыкты. Әтине искә төшерәм дә, бу дөньяның бер көнлек икәнлеген аңлыйм, — дип сөйләде Энҗе.

«Үләргә яткан кеше янында бик уйлап сөйләшергә тиешле темалар да бар»

Үлем түшәгендә яткан кеше белән дөрес сөйләшү турында үзенең киңәшләрен психолог Гөлүсә Ахунова бирде. 

— Минем үз тәҗрибәмнән чыгып hәм психолог буларак берничә киңәш биреп үтәсем килә. Бу тема миңа бик якын. Чөнки февраль аенда 42 яшьлек бик якын иптәш кызым вафат булды. Ул озак авырды, без аның үләчәген белеп яшәдек. Мин аның белән менә шушы кагыйдәләргә таянып аралаштым. 

Беренчедән, кеше белән аның авыруы һәм авыруының нидән килеп чыкканлыгы турында сөйләшүдән курыкмаска кирәк. Ләкин сүз гел авыру турында гына да барырга тиеш түгел. Әлбәттә, үзенең диагнозын төгәл белгән, тиздән якты дөньядан китәсен аңлаган кешегә «син әле бик озак гомер кичерәчәксең» дип мотивация биреп булмый. Ләкин нинди генә очрак булса да, кешенең күңелендә өмет орлыгы калдырырга кирәк. Шуңа күрә яңа рецептлар, бергәләп караган позитив фильмнар, укылган китаплар турында фикер алышу әйбәт булыр. Тормышта булган кызык хәлләрне искә төшерү дә авыруда уңай эмоцияләр уятырга сәләтле. 

Күп очракта кешеләр яшәүгә өметләрен югалтмыйча, намазга баса. Якын кешең белән шушы дини темаларга сөйләшүләр дә аның күңелен, җанын тынычландыра.

Үләргә яткан кеше янында бик уйлап сөйләшергә тиешле темалар да бар. Мәсәлән, әгәр дә авыруның яшь баласы бар икән, бу очракта аның әңгәмәдәшеннән аеруча сак булуы сорала. Чөнки бала — ата-ананың йөрәк җимеше, аны калдырып китәчәкмен дигән уй кешене тагын да борчуга салып, вакытыннан алдан да гүргә алып китәргә мөмкин. 

Үлем түшәгендәге кеше белән үз-үзеңне ничек тотарга дигәндә мин бик гади итеп, гадәттәгечә дип җавап бирер идем. Зинһар өчен, ясалмаланырга, төчеләнергә кирәкми. 

Шуны да өстәп әйтергә кирәк, кешенең авыру икәнен белгәч тә, аңа килеп булышырга, идәннәрен юарга, ашарына пешерергә теләүчеләр күбәеп китә. Бу һич кенә дә дөрес гамәл түгел. Әгәр авыру үз аягында йөрсә, болай итеп артык кайгыртучанлык күрсәтү аны депрессиягә генә куып кертәчәк. Ул үзен эшкә яраксыз итеп тоя башлаячак. 

Үлем түшәгендәге кеше үзенең соңгы көннәрен кичерүче, телдән язган хаста булырга да мөмкин. Сиңа җавап кайтарырлык хәлдә булмаса да, аның белән сөйләшергә кирәк дип саныйм. Чөнки барыбер «подсознание» дигән әйбер бар һәм авыру күп очракта безне аңлый да, ишетә дә, — диде Гөлүсә Ахунова.

«Кемгә һәм күпме әҗәтле булуын бәйнә-бәйнә сорашырга кирәк»

Якыннары үлем түшәгендә булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә һәм авыру каршында нинди бурычлары һәм вазифалары бар? Бу турыда сөйләвен үтенеп, Арча районы Урта Курса авылы имамы Ислам хәзрәт Абдуллинга мөрәҗәгать иттек. 

Иң беренче чиратта, без — адәм балалары Аллаһы Тәгалә тәкъдире яки язмышы буенча яшәгәнлегебезне аңларга тиешбез. Безнең һәрберебез кайчан да булса вафат булып, Аллаһы Тәгалә каршына басачак, җавап тотачак. Менә шуны истә тотып, без үзебезне тынычландырырга, үлем түшәгендәге якыныбызга ничек авыр икәнлекне күрсәтмәскә тиеш. Үлем түшәгендәге кешенең якыннарының тыныч, сабыр булуы - төп шарт.

Үлем алдында торган кеше белән артык дөньяви сүзләр, гайбәтләр сөйләшмәсәк иде. Гайбәт, гөнаһлы сүзләр аңа ярдәм итмәячәк. Күбрәк Аллаһы Тәгаләне искә ала торган темалар кирәк. Кайбер җирлекләрдә авыру яки мәет булган йортта җыелып гайбәт сөйләү күренешләренә тап булганым бар. Кешеләр туганнарын, күршеләрен, дусларын сөйлиләр. Менә шундый гайбәт темалардан ерак торсак иде. 

Әлбәттә, без адәм баласының өметен өзмәскә, аңа яшәү дәрте бирергә тырышырга тиеш. 

Нинди темаларга сөйләшергә дигәндә, безгә кешенең васыяте турында әңгәмә корып калырга кирәк. Якыныбызның калган маллары: йорты, машинасы, җыелган акчасы булсынмы ул, шуларны кемгә васыять итеп калдырасын белешергә тиешбез. Кеше боларны үзе исән чагында хәл итеп бетерсә, хәерле булыр.

Аның бурычлары хакында сүз кузгату да кирәк. Бәлки үлем түшәгендәге кеше берәрсенә бурычлыдыр? Кемгә һәм күпме әҗәтле булуын бәйнә-бәйнә сорашырга кирәк. Әгәр кеше бурычлы икән, без — якыннары аның ул бурычы өчен үз өстебезгә җаваплылык алырга, ул вафат булганнан соң яки вафат булганчы, мөмкинлегебездән чыгып, аларны кире кайтарырга тиеш. 

Әгәр дә инде аңа бурычлы булсалар, шулай ук күпме күләмдә, кемдә акчасы булуын белешү зарур. Әгәр ул кеше исән чакта әҗәтен кайтара алмавын хәбәр итсә, кайтарылган әҗәтнең кабат туганнары арасында ничек бүленергә тиешлеген үзе белән сөйләшеп бетерергә тиешбез. 

Әгәр дә урын өстендәге туганыбызны берәр кеше рәнҗеткән яки аның малларын урлаган булса, без шушы кеше янына барып: «Син безнең туганыбызны рәнҗеткән идең, гафу үтенергә теләмисеңме?» - дип сорарга, аны вәгазьләргә тиешбез. Туганыбыз берәрсен рәнҗеткән булып, ахыргы көннәрендә гафу үтенергә теләсә, ул кешене табып: «Туганыбыз янына килеп китегезче», — дип, бәхиллеген алырга ярдәм итәргә, аларны дуслаштырырга бурычлыбыз. 

Үләр алдыннан кешегә «Лә иләһә илләллаһ» дигән иман кәлимәсен аңлатырга һәм өйрәтергә кирәк. Әлеге иман кәлимәсе: «Аллаһы Тәгаләдән башка иләһ юк, ул безләрне бар итүче, безләрне алып китүче, безләргә шушы дөньяны бүләк итүче», — дип аңлатыла. Үләр алдыннан кемнең ахыргы сүзе «Лә иләһә илләллаһ» булса, ул аның Аллаһ каршында тәүбә итүе булыр дигән Аллаһы Тәгаләбез. Туганнарыбызның җәннәттә булуын теләсәк, без аларга шушы иман кәлимәсен әйттерергә тырышсак иде. 

Урын өстендәге кешегә авыруының җитди булуын яшерү, дөресен әйтмәү гөнаһ булып саналамы? 

Бу очракта кешенең үз-үзен тотышын карарга кирәк. Әгәр дә үлем түшәгендә яткан кеше үзенең хәлен аңларлык дәрәҗәдә икән, без аның холык-сыйфатын, бу хәбәрне кабул итә алачагын беләбез икән — әйтергә була. Әмма якыннары авыруның хәленә кереп, әйтмичә калу яхшырак дип санаган очракта, бу адым гөнаһ булып саналмый. 

Үлем түшәгендәге кешенең хәлен нинди сүрәләр җиңеләйтә ала?

Бөтен сүрәләр дә Аллаһы Тәгаләдән. Шуңа күрә нинди сүрә укысак та, савап була. «Ясин» сүрәсен уку үлем газабын җиңеләйтә. Авыру кеше янында«Мүлек» сүрәсен уку да хәерле санала. Алда әйткәнемчә, кешенең үзенә «Лә иләһә илләллаһ» дигән иман кәлимәсен өйрәтергә тиешбез. 

Аннан, әлбәттә, ике кулыбызны күтәреп, ана телебездә дога кылсак, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорасак, хәерле була. Доганы үзебез аңлаган телдә укысак, без аны күңелебез аша чыгарып укыйбыз һәм ул кабул булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100