Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Легендар Шәңгәлче авылында матур бәйрәм: боламык ашадык, кәрт ачтырдык, дөя генә килмәгән

Соңгы елларда авыл бәйрәмнәрен үткәрү бер ямьле традициягә әйләнде. Әйтергә кирәк, мәдәният йортларында үткән фестиваль смотрлары да авылларга җан өрә, якташларны җыя. Журналист Юлай Низаев, СММ-белгеч Милена Новикова һәм фотохәбәрче Абдул Фарханнан торган иҗат төркеме дә шушы көннәрдә Түбән Кама якларындагы Шәңгәлче җирлеге бәйрәмендә булды.

news_top_970_100
Легендар Шәңгәлче авылында матур бәйрәм: боламык ашадык, кәрт ачтырдык, дөя генә килмәгән
Фото: «Татар-информ» Абдул Фархан

«Сезгә Түбән Кама районыннан китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова яза. Без районыбызның 60 еллык юбилеена һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «Авылым җәүһәрләре» исемле бәйге игълан иткән идек, анда Түбән Кама районының 15 авыл җирлеге катнашты. Соңгы тантана 5 апрель Шәңгәлче авыл җирлегендә була», – дип язылган чакыру редакциягә килеп ирешү белән, икеләнеп тормадык, юлга кузгалдык.

«Авылым җәүһәрләре» юлга чакырды

Әйтергә кирәк, хәзер, трассалардагы реконструкцияләрдән соң, Түбән Камага юллар нык үзгәргән. Әлбәттә, яхшы якка. Тиз бардык, Чаллыга да кереп тормыйча. Шәңгәлче авыл мәдәният йорты – авылның нәкъ үзәгендә урнашкан, икенче катта китапханә эшли. Якты, матур, тышкы яктан мәһабәт колонналы мәдәният учагы чын-чыннан берәр район үзәгенең мәдәният сарае яки провинциаль театр бинасы шикелле тоелды.

Авыл китапханәчесе Ләйсән Гыйльметдинова исә безне туганнары кебек күреп каршылады. Авыл халкының яшәеше, көнкүреше белән таныштырды. Ул авыл халкының мәгърифәтле булуын, күпләп китап һәм вакытлы матбугат укуларын да ассызыклады.

Мәдәният учагы бәйрәм тамашасы алдыннан шау-гөр килеп торды. Халык та әкренләп бирегә агылды. Гармунчыларның шулкадәр күп булуына дә шаккатып куйдым. Җыр-моңга гашыйк, дәртле халык яши икән монда. Хезмәттә дә сынатмыйлар! Җир җимертеп дөнья көтәләр.

Без, бер арада вакыт табып, данлыклы әдип һәм дәүләт эшлеклесе Рәзил Вәлиевның сеңлесе Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова белән сөйләшеп алдык. «Авылым җәүһәрләре» дигән матур фестиваль дә нәкъ аның идеясе, булдыклылыгы белән гамәлгә куела икән.

Районда 15 авыл җирлеге бар. Һәркайсының үз горурлыгы: хезмәтнең тәмен белеп, тормышның ямен күреп яшиләр бит. Нишләп халкыбыз талантларын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтмибез соң, дигән сорау туды. Республика күләмендә 2 ел рәттән үткәрелеп килүче «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесенең мини формасын оештырмакчы булдык. Китапханәче кызларга шушы ниятемне әйттем, һәм алар мине хуплады. Нигезләмәсен эшләдем дә хакимият башлыгына кереп киттем.

Без – иң бай районнарның берсе, һәр авыл җирлегенең үз мәдәни коды, күкрәк кагып мактанырлык шәхесләребез бихисап. Район башлыгы Рамил Муллин хәер-фатыйхасы белән районыбыз оешуга – 60, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан һәр авыл җирлеге зур бәйрәмнәр үткәреп килде. Бездә күптөрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яши, 8 җирлектә рус телендә программа тәкъдим ителде, калганнарында – татарча. Һәр җирлекнең чыгышын махсус комиссия бәяләде, иң шәп номерларны гала-концертыбызда тамаша кылып була, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

«Шәңгәлче – шәхесләр төбәге» дип аталган зур бәйрәм чын-чыннан фестиваль форматын хәтерләтте. Ул авылга керә торган җирдә мәртәбәле кунакларны, ерак араларны якын итеп кайткан авылдашларын каршы алудан башланып китте. Оста гармунчы егет-абзыйлар, киң күңелле авыл халкы белән Шәңгәлче урамы буйлап барганда да төрле чыгышларны карадык. Бер урам Сабантуйга бүләк җыю йоласын, тагы берәүләр килен озату, су юлы кебек гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. Изге Болгар җирендәге архитектура алымнарын хәтерләткән Аллаһ йорты янында ир-атлар тәкъбир дә әйтте.

Аннан исә, клуб янәшәсендә шулкадәр матур ярминкә оештырылган иде. Җаның ни тели – шул бар. Фотохәбәрчебез әйтмешли, «күгәрчен сөте генә юк»! Ансы да булгандыр әле, эзләп карасаң! Бал, хәләл иттән колбаса, казылык продукцияләре, кул эшләре, бизәнү әйберләре күренә. Уңган килен-җиңгиләр халыкны тәмле коймаклар һәм Шәңгәлче боламыгы белән сыйлады. Үзем дә тәмен татып карадым.

Шәңгәлче күренекле якташлары белән горурлана, яшьләр өчен куана

Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәсәнов:

Бүгенге көндә безнең Шәңгәлче җирлеге авыллары үсештә. Җирлек шәһәргә якын урнашкан. Һәм нәрсә сөендерә. Хөкүмәт тарафыннан булдырылган ипотека программаларында катнашучылар күп. Яшь гаиләләр, җир алып, йорт җиткереп яшәп яталар. Шәһәргә йөреп яисә авылда эшлиләр. Балалар да арта. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Шуны әйтәсе килә, Шәңгәлче җирлегенең киләчәге хәерле.

Күз алдыгызга китереп кенә карагыз, ел саен 120-140 квадрат метрлы 20ләп йорт салына. Әле кайчандыр бер авылыбызда 23 кенә өй иде, хәзерге вакытта анда 108 йорт. Шуннан соң, авылларыбыз яшәрүгә М-7, М-12 юллары ачылуы да файдага булды. Бик шатбыз!

Гомумән авыл җирлегендә 1900ләп кеше язылган, ә инде теркәлмичә гомер итүчеләр саны 2 меңнән артып киткән. Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары бездә үлеп бетте. Соңгысы, менә күптән түгел – минем әткәй вафат булды. Әлеге көндә 7 тыл ветераны исән-сау.

Авылларда социаль объектлар да эшләп килә. Бөтенесенең дә биналарына заманча ремонтлар ясалган, җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Киләчәктә дә авылларыбыз шулай итеп гөрләп, яшәп торсын иде! Безнең авыллар башкаларга да үрнәк булсын!

Шәңгәлче – шәхесләр төбәге

Шәңгәлче бәйрәмнең исеме дә җисеменә туры килеп торды. Чөнки шушы яктан, шушы туфрактан чыккан олпат шәхесләр, күренекле затлар да бик күп кайткан иде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин:

Мин авылым, җирлегем халкына шаккатам. Бездә төрле халык яши: яшьләр дә, олылар да. Әлбәттә, бу чара ярыш форматында оештырылган икән, димәк, аның йомгагы да булачак. Бу – авылның сәләтле һәвәскәрләрен данлау һәм аларга мәдхия ирештерү. Менә шундый болгавыр чорда мондый тамашалар күңелгә рухи саулык өсти, рухи күтәрелештә яшәргә дәрт бирә. Авылым белән элемтәләрне өзмичә яшим. Һәрвакыт кайтып йөрим. Авылдан чыгып киткәнемә дә шактый еллар үткән, 1965 елдан бирле санасаң... Авылда миннән 18 яшькә кечерәк энекәшем – Айдар абыең яши. Ул авылыбызда төпләнеп калды. Ул авылның чал тарихына багышланган китаплар да нәшер итте. Әлеге көндә район төбәкчеләре җәмгыяте белән җитәкчелек итә.

Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла:

Мин 1995 елдан бирле монда гына яшим. Ул елга хәтле бераз шәһәрдә яшәп алдым ул. Барыбер ул шәһәрдә куну гына булды. Шимбә-якшәмбе авылга ашкындык. Авылга кендек береккән инде. Авылда яшәү ошый, күңелгә рәхәт монда. 2 тракторым һәм бабайдан калган 4 гектар җирем бар.

Шәңгәлче мәдәният йорты директоры Венера Сәлимова:

Безнең мәдәният йорты 1978 елда төзелгән. 2005 елда капиталь ремонт ясалды. Аннан бирле әле бер ремонт та эшләгән юк. Әйбәт итеп саклыйбыз бинаны. Хәзер замана, яшьләр үзгәрәме... Элеккечә түгел. Концертларда халык кимеде. Инде 20 ел монда эшлим, һәм 1-2 ел эчендә халык берникадәр кимеде. Безнең мәдәният йортында «Шәңгәлче» халык театры эшләп килә. Шулай ук клуб каршында «Сандугач» ансамбле, «Умырзая» фольклор коллективы һәм «Заман» бию түгәрәгенә яшьләр йөри. Дискотекалар бик еш үтми инде хәзер, әмма урта буын, мәсәлән, бильярд уйнарга клубка килә. Эштән соң киләләр, гадәттә. Аларның күбесе – гармунчылар. Дүшәмбе – ял көне, әмма ул көнне дә ял иткәнебез юк. Авыл китапханәсе белән дә кулга-кул тотынышып эшлибез, – диде.

Ак алъяпкычлы, чәчәкле күлмәкле Зөлфия ханым Гатина бу авылга килен булып төшкән.

Мин үзем Ташлы кызы. Монда 23 ел элек килен булып төшкән идем. Шушы авыл халкын үз иттем. Күпләп мал-туар асрыйбыз. Хезмәттән ямь һәм тәм табып гомер итәбез, – диде ул.

Шәңгәлче җирлеге авыллары концерты алдыннан мәдәният йорты фойесында да күпсанлы кызыклы күргәзмәләр эшләде. Танылган актриса, димче Аграфена Васильева да шушы җирлектән булып чыкты. Ул Келәтле чишмәләре суларын эчеп үскән. Ул якташларының бердәм булуын, үзенең туган ягына кайтып йөрүен әйтте. Бу вакытта берәүләр Аграфена ханымнан кәрт ачтырса, икенче берәүләр кәрҗин үрергә өйрәнде.

Мин дә кәрт ачтырдым. «Бик озын юллар үтеп килгәнсез, 1 сәгатьтән тагын юл төшә, бик рәхәт юл булачак», – дип әйтеп җибәрде. Менә ничек туры китереп әйтте!

Концерт программасы да ифрат дәрәҗәдә күркәм булды. Төрле мәдәниятләр байлыгы чагылды.

Авылда хәтта зоопарк бар. Мансур әфәнде Даминов хәтта дөя, тавис, кыргавыл һәм тәвә кошы кебек чит-ят хайваннарны, кош-кортны асрый икән, ләбаса… Дөя бәйрәмгә килергә теләмәгән.

Азактан «Авылым җәүһәрләре» конкурсы йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнә. Бу җәһәттән гран-при яулаучы җирлеккә 300 мең сум, шулай ук беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен 200, 150 һәм 100 мең сум биреләчәк.

Шәңгәлче авыл җирлеге сәяхәтебезнең соңгы ноктасы булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бу – лаеклы, якты һәм масштаблы тәмамлану тантанасы булды. Ул үзенә әлеге җирлектә яшәүчеләрне генә түгел, ә бөтен Түбән Кама районын һәм республика кунакларын җәлеп итте. Тантаналы парад булып урам буйлап гармунчылар йөреп чыкты, урамнар авыл җирлегенең йолаларын һәм традицияләрен күрсәтте. Шәңгәлче җирлегендә Рәзил Вәлиев, Рафаэль Сәхәбиев, Зөлфәт Хәким, бертуган Метшиннар, Гамил Әсхәдулла, Алмаз Хәмзин һ.б. танылган һәм талантлы шәхесләр туган. «Шәңгәлче – шәхесләр төбәге» программасы – мәдәни мирасыбызны һәм авылларның никадәр зәвыклы булуын исбатлады, – диде Гөлназ Рәмзил кызы.

Менә шулай, бер тында үтте әлеге командировкабыз. Халык белән рәхәтләнеп аралаштык, авылларның якты киләчәкле булуына инандык, ихлас шатландык.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 апрель 2025
    Исемсез
    Нишләп башка авыллар Шәңгәлче кебек үсә алмый? Моңа җавап бирергә теләсәләр. Дәүсовет депутатлары шунда экскурсиягә барып кайтсыннар иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100