Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Легендар «Галиябану» пьесасы тарихында Баймактагы бердәнбер татар авылының эзе бар

Хәбәрчебез Юлык авылы белән танышып, аның легендаларын өйрәнеп кайтты.

news_top_970_100
Легендар «Галиябану» пьесасы тарихында Баймактагы бердәнбер татар авылының эзе бар
Рәмис Нәҗмиев

Юлык — Башкортстанның Баймак районында бердәнбер татар авылы. Рәмиевлар яшәгән, китапханәсендә Мирхәйдәр Фәйзи (1891 — 1928) эшләгән авыл. Бу авыл белән бәйле тагын бер тарихи факт — күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич иректәге соңгы төнен Юлыкта уздырган.

Без Юлыкка Мирхәйдәр Фәйзи, Рәмиевләр һәм Бабич эзләреннән генә түгел, «ысын башкорт» ягындагы бердәнбер татар авылының көнкүрешен күрергә килдек.

Драматург «Галиябану» ны биредә язган икән дип тә сөйлиләр. Юк, әлбәттә, биредә язмаган. Чөнки әсәр 1916 елда ук язылган. Әдип Юлыкта 1919 — 1921 елларда яши. Әмма…

— беренчедән, Хәлилнең прототибы шушы авыл егете;

— икенчедән, Мирхәйдәр Фәйзинең сөйгән кызы да шушы авылдан була;

— өченчедән, «Галиябану» ны шушы авылда Мирхәйдәр Фәйзи үзе куеп, кыз роленә уйнап та йөргән;

— дүртенчедән, бу авылның өлкән буыны арасында «Галиябану»ны уйнамаган кеше юк бугай.

Кыскасы, Юлык Мирхәйдәр Фәйзигә бәйле легендаларны кадерләп саклый. Шунысы гына кызганыч, Мирхәйдәр Фәйзинең сөйгәненә язган хатлары гына мәктәп музеенда урын алалмаган…

Мирхәйдәр Фәйзи Юлык авылына Рәмиевлар чакыруы буенча китапханәгә эшкә килә. Рәмиевлар аны китапларны саклап калу өчен чакыралар. Чөнки аларны гаятьзур китапханәсе була. Бу авылга килгәч, Мирхәйдәр Фәйзи дәртләнеп эшкә тотына, драмтүгәрәк тә оештырып җибәрә… Хәер, сүзне бу теманы белүчеләрнең үзенә бирик.

Юлык авылы клуб мөдире һәм китапханәчесе Дилбәр Маннапова: «Әйе, „Галиябану“ драмасы Юлыкта язылмаган. Ләкин Хәлилнең прототибы Мирхәйдәр Фәйзинең дусты Вафа була. Вафаның кызы икенче берәүгә чыгып китә — драматург әсәренә нигезне шуннан алган. Пьесаны „Юлыкка килгәч язган“, дияләр дә куялар, юк, ул аны Юлыкка килгәнче язган була. Мирхәйдәр Фәйзи үзе кыз булып киенеп уйнаган дип сөйлиләр. Мирхәйдәр безнең авылда „Асыльяр“ ны язып бетерә, Юлыкта язылган „Кызыл йолдыз“ бар». 

40 еллап Юлык мәктәбендә химия, биология һәм музыка фәннәрен укыткан, мәктәпкә Мирхәйдәр Фәйзи исемен бирдерү өчен авыл халкыннан имзалар җыйган ветеран укытучы Фидаил Әбүбәкеров: «1919 елда Мирхәйдәр Фәйзи безнең китапханәгә эшкә килгән бит инде. Юлыкта Мирхәйдәр Фәйзинең яратып йөргән кызы була, ул аңа хатлар да яза. Зарифьян бабайның карчыгы Мәгърүфкамал әби иде ул. Балалары да булмады инде аларның. Мирхәйдәр Фәйзи хатларын әби сандыгында сакланган. Мин әбигә кереп ул хатларны сорап та йөрдем. Тик бабай бирергә рөхсәт итмәде, якын да җибәрмәде. Әби тәүдә үлде, бабай, үзе генә калгач, салмышлап та ала иде. Аннары шул хатлар оренбургтан Михаил Секрет дигән журналистка барып эләкте — Зарифьян бабай Оренбургка алып барып саткан хатларны».

Дилбәр Маннапова: «Мәгърүфкамал Зарифка чыга шул инде. Мирхәйдәр Фәйзине бит коммунист дип сүгәләр, аздыручы дип кыз бирмиләр… Мирхәйдәр Фәйзине яшьләрне аздырып ята дип ябып та куялар. Таш келәтнең подвалында утыра. Кулындагы алтын йөзеген каравылда торган егетләргә биреп чыга дип сөйлиләр.

Миңнур Маннапова: «Мәгърүфкамал әбине белә идем. Ап-ак кына, матур, сылу, йомшак әби иде. Ниндидер бай токымыннан булган ул. Алтыннары да булган дип әйтәләр иде. Балалары булмады. Бабай белән әйбәт яшәделәр».

Юлык авылы имамы һәм укытучы Газиз Шәяхмәтов: «Галиябану» мәхәббәт гимны бит инде. Татар һәм башкортның мәхәббәт гимны. Юлыкны Мәхәббәт гимны туган авыл дияр идем. Рәмиевлар яраткан бу авылны, Мирхәйдәр Фәйзи яраткан, Шәехзадә Бабич соңгы төнен шушы авылда йоклаган».

Юлык авылы белән хозурланып йөргәндә оныгы белән бергә бакчасында алма җыеп йөргән 88 яшьлек Наилә әби янына тукталабыз. «Мин „Галиябану“ да Галимәбану булып уйнадым. Аны мәктәпләр аерым уйный иде, авылныкылар — аерым. Мин авылныкылар белән уйнадым», — дип искә төшерә ул яшь чакларын.

«Юлык авылында мин Хәлилне өч буын белән уйнадым. Шулай итеп өч Галиябануым булды», — диде Фидаил ага.

Мирхәйдәр Фәйзинең кабере Баймакта урнашкан. Ул шәһәр эчендә парк янында аерым утыра. «Каберне матурлатыр, төзекләндерер өчен хатлар, мәкаләләр яздым, колак салдылар, матурладылар», — дип сөенә Фидаил ага.

Их, Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән китапханә бинасын да киләчәккә калырлык итеп реставрацияләп куйсалар иде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100