Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әле дә ышана алмыйм». Башкортстанның Илеш районында алты яшьлек бала батып үлгән

Ни кызганыч, көзге бозның беренче корбаннары турында кайгылы хәбәрләр килә башлады. Әле кичә генә Башкортстанның Илеш районы Игмәт авылында алты яшьлек бала су төбенә киткән. Бүген мәрхүм сабыйны соңгы юлга озатканнар.

news_top_970_100
«Әле дә ышана алмыйм». Башкортстанның Илеш районында алты яшьлек бала батып үлгән
Фото:ИА "Башинформ"

РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсе вәкиле Евгений Каневский «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ике баланың күл буенда уйнаганнарын әйтте. Су өсте юка гына боз белән капланган булган, балалар шул боз элпәсенә басып уйнаган. Шул вакытта берсе төшеп киткән, икенчесе ярдәмгә чакырырга йөгергән, ләкин әти-әнисе килеп җиткәндә инде соң була: баланы коткара алмыйлар. «Тикшерү-оператив төркем һәлакәт урынында эшләп, фаҗиганең барлык нечкәлекләрен һәм сәбәпләрен ачыклый», — диде Евгений Каневский.

«Әтисе бик тырыш, баланы нык ярата иде»

Авылдашлары әйтүенчә, Раниска әле сентябрьдә генә алты яшь тулган. Алар, шулай ук, сабыйның гаиләсе начар, ваемсыз гаиләләр исәбендә булмавын да искәртте.

— Бик авыр хәл, тик ничек итеп ярдәм итмәк кирәк, әҗәл ярдәм сорамый шул. Баланы кире кайтарып булмый. Бүген озатып кайттык. Бер гөнаһсыз сабый, нишлисең, Ходай Тәгалә шулай язгач. Бик акыллы, тыныч холыклы малай иде. Әтисе бик тырыш, баланы нык ярата иде. Әнисе әтисенең икенче тормыш иптәше, Ранис уртак балалары иде.

Күл йортларыннан ерак түгел, бөтен авыл баласы шунда җәй су коена иде инде, — дип сөйләде улларын югалткан гаиләнең күршесендә яшәүче Зөһрә Исламова.

Игмәт авылында яшәүчеләр арасында Ранисның әти-әнисе Данис һәм Резеданың әлегә аерым авылларда яшәвен әйтүчеләр булды. «Бу ялларда әтисе баланы үзенә кунакка алып килгән, карап бетермәгән инде», — диде шәхси чыганак.

Шәхси чыганактан билгеле булганча, ике бала урамда күлгә төшкәннәр, суга таш һәм таяклар атып уйнаганнар. Берсе суга кергән, икенчесе үз өенә ярдәм сорап йөгергән. Ләкин аның йорты ерак булып, әти-әниләре Ранисның өенә барып җиткәнче байтак вакыт узган һәм соң булган.

Якыннары бүген мәрхүм Ранисны җир куенына иңдергән.

— Бу хәлләр шулкадәр көтелмәгән булды, бүген җирләдек, әле дә ышана алмыйм. Түземлек кенә инде хәзер, кире кайтарып булмый, — дип уртаклашты сабыйның олы апасы Регина Миназова.

«Шултиклем акыллы, тәртипле малай иде»

Ранис балалар бакчасына Карабашка йөргән булган. Сабыйның кече тәрбиячесе Лилия Хуҗиәхмәтова дә бүген Ранисны җирләргә барган.

— Әтисе кунакка Игмәткә алып киткән булган. Күлдән әтисе алып чыккан, алып кайткач, әнисенә шалтыратып әйткән. Ранис сабыйны озатып кайттык, аңлатырлык түгел бу хәлне, һаман башка сыймый, нык авыр, шултиклем акыллы, тәртипле малай иде, урыны оҗмахта булсын сабыйның, — диде.

Социаль челтәрләрдә авылдашлары, якыннары гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша. «Коточкыч фаҗига, авыр туфрагы җиңел булсын. Әти-әнисенә Ходай сабырлык, көч бирсен. Бик зур хәсрәт», — дип язганнар.

«Татар-информ» агентлыгы исеменнән гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сулыклар янында куркыныч янавы турында искәртә.

— Әле сулыкларда боз юк, ләкин һава температурасы түбәнәя башлау белән кайбер сулыклар юка боз белән каплана, ә бу кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен бик куркыныч. Өлкәннәрнең бурычы — балаларның иминлеген кайгырту, — дип кисәтә ведомство.

Әле Башкортстанда көзге каникуллар озайтылып, уку дистант формасында булганын исәпкә алганда, көзге бозның куркынычлыгын искәртеп тору тагын да актуальләшә. Хәер, Башкортстан гына түгел, Татарстан һәм башка төбәкләр өчен дә бу фаҗигале хәл гыйбрәт булып, балаларга ныграк күз-колак булуга этәргеч бирсен иде. Дөрес, балаларны бәйләп яки тышаулап куеп та булмый, күрәчәк булмасын дип теләү урынлырактыр. Балаларга кайсы очракларда куркыныч янаганын нәни вакытыннан ук искәртеп тору да кирәк, кызганыч, кат-кат әйтеп тә таманга туры килә шул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100