Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энҗедә кан рагы: «Кайвакыт «мин үләм инде» ди, ләкин барыбер анда ихтыяр көче бик зур»

Кан рагын халыкта «акканлылык» диләр. Казанда яшәүче 38 яшьлек Энҗе Галиуллинага ике ел элек әнә шул куркыныч диагнозны ишетергә туры килә. 2020 елда уңышлы гына дәваланган кебек тоелса да, ике елдан чире кабат әйләнеп кайта. Бүген ул Төркиядә химия терапиясе ала, барлык дәвалау курсы, сөяк миен күчереп утырту өчен 8 млн сумнан артык акча кирәк.

news_top_970_100
Энҗедә кан рагы: «Кайвакыт «мин үләм инде» ди, ләкин барыбер анда ихтыяр көче бик зур»
Илфат Дәүләтшинның шәхси архивыннан

2020 елда Энҗегә канда начар авырту – үтә көчле лейкоз диагнозы куялар. Бу хакта тулырак «Интертат»ка Энҗенең бертуган энесе Илфат Дәүләтшин сөйләде.

Көннәрнең берсендә Энҗе аңын югалтып егыла, шунда гемоглобины түбән булуы ачыклана. Аннары тагын бер кисәк хәле китеп алган. Шуннан ире тикшертергә дип, хастаханәгә алып барган. Гемоглобины бик төшкәч, Энҗене хастаханәгә салалар.

Аннары ковид пандемиясе башлана, бу зәхмәт Энҗене дә читләтеп үтми. Химиядән болай да таушалган организмны коронавирус тагын да талкый. Бик зәгыйфьләнгән иммунитетлы Энҗене ул вакытта плазма салып кына коткаралар.

– Башта апаны Республика клиник хастаханәсендә дәваладылар, аннары химия терапиясе курсын Казанның 16 нчы хастаханәсендә ясадылар. Чир чигенгән кебек иде, апа инде терелеп, элеккечә яши дә башлаган иде, тик быел майда чире кабат кузгалды. 14 майда туган көнем булды, алар килделәр, аралашып утырдык. Ике көннән шалтыратып, авыруның кабатлануын хәбәр иттеләр, бластлар ягъни лейкоз күзәнәкләре 90 га җиткән. Ник аның анализларын иртәрәк алмаганнардыр – анысы сорау булып кала.

Шуннан протокол буенча бик авыр химия куйдылар – 300 мл урынына 3 мең мл. Ул химия булышмады. Химиядән соң Санкт-Петербургта сөяк миен күчереп утыртырга тиешләр иде, мин донор булырга тиеш идем. Химия булышмагач, җелек күчереп утырта алмадылар, - диде Илфат.

«Төркиядә химия курслары әйбәт бара»

Химия терапиясе булышмагач, мондый очракларда дәвалау тәртибен белмәгәнлектән, табиблар бүтән нәтиҗәле бер дәвалау алымын да тәкъдим итә алмаган. Бәхеткә, Төркия табиблары Энҗене дәвалауга алына.

– Бу очракка кадәр туганнан туган абыйның кызы да рак белән чирләгән иде, алар Төркиядә дәваланып кайттылар. Шул элемтәләр буенча без дә шул клиникага чыктык. Аларга бөтен анализларны җибәрдек. Бүтән вариантлар эзләргә вакыт та юк иде, дөресен әйткәндә, чөнки 16 нчы хастаханәдәге гематология бүлеге мөдире дә, баш миенә китәргә мөмкин, бер ай эчендә дә югалту куркынычы бар, дип кисәткән иде. Төркия безне кабул итәргә әзер – «килегез, дәвалыйбыз, дәвалау протоколы бар» диделәр. Туганыбызга ярдәмнәре тигәнгә дә шунда барасы килде.

Тикшеренү өчен анализларга 3,5 мең доллар, дәвалау этапларына 18 мең доллар сорадылар. Химиянең беренче курсы өчен 17 мең доллар түләдек, икенче курсы өчен 20 июльгә кадәр түләргә кирәк.

Инстаграмда акча җыюны игълан иттек. Үзебез 1 млн сумга якын акча җыйган идек, аннары тагын 1 млн га якын акча җыелды. Ә безгә 8 млн сумнан артык акча кирәк. Җелек күчереп утырту уртача 110 мең долларга төшә.

Бластлар баш миенә китмәсен, очышны җиңел кичерсен дип, гематологиядә махсус дару кададылар да, самолетка утыртып, апаны Төркиягә озаттык. Хәзер анда химия ала, шөкер, барысы да яхшы бара. Төрекләр, безнең илдәге дарулар бик үк туры килми, алар шулай ук язылса да, бездә аналоглар, аларда оригиналлар, дип аңлаттылар. Менә шул нечкәлекләр дә мөһим, шуңа күрә хәзер организмы химияне бөтенләй башкача кабул итә икән.

20 июльгә кадәр шунда тагын 17 мең доллар акча илтергә кирәк. Аннары җелек күчереп утырту вакыты килеп җиткәч, мин донор булачакмын, ләкин минем туры килүем 10/7 нисбәтендә, Петербург табиблары анализ ясатканнар иде. Хәзер табиб параллель рәвештә 10/10 туры килә торган донор эзли. Минем анализларны Төркиягә термосумкада җибәрдек, төрек табиблары хәзер минем күпмегә туры килгәнне төгәл ачыклаячак. Петербургтагы лаборатория әйткәнне расласалар, туры килсәм, 110 мең доллар булачак, - дип сөйләде Илфат Дәүләтшин.

«Күпме яшәячәгемне белмим...»

Ул апасын бик тырыш, көчле ихтыярлы шәхес дип бәяләде. Энҗе гел хәрәкәттә булган, бөтен кешегә ярдәм иткән. Декрет ялыннан Мәдәният министрлыгына кире кайтмаган, ире белән үз бизнесларын ачып, лазер эпиляциясе белән шөгыльләнә башлаганнар.

– Ире белән шундый кабинет ачканнар иде, лазер аппаратлары бар иде аларның. Хәзер бизнесларын тулысынча сатмакчы булалар. Бер аппаратын саттык инде. Апа үзе чиренә лазер аппараты тәэсир иткәндер дип уйлый, чөнки безнең нәселдә юк ул. Безгә тикшерү нәтиҗәсендә дә мутация аркасында дип әйттеләр.

Апаның алты яшьлек улы Марат һәм ун яшьлек кызы Зәринә өчен бик яшисе килә. Кайвакыт «мин үләм инде» ди, ләкин ихтыяр көче барыбер зур.

Балаларын әтиләре карый. Бүген балалары да шунда Төркиядә. Без каршы булсак та, «күпме яшәячәгемне белмим, балаларны алып китәм» дип өзгәләнгән апаның үтенеченә каршы төшә алмадык, балаларга да билетлар алдык. Хастаханә янында отель бар, аны төрекләр бер айга бушлай бирделәр. Алар шунда яши. Ирен клиникага кертәләр, ә балалары белән тәрәзә аша күрешеп тора.

Химия курсы икешәр атна уза, ике химия арасында тәнәфес ясала, шул вакытны исәпкә алып, һәр дәвалау курсы берәр айга сузыла, ә аннары җелек күчереп утырту өчен, организм яңа сөяк миен кире какмасын өчен, иммунитетны тулысынча үтерергә кирәк, ул да үзенә күрә әзерлек химиясе кебек бара. Апа өчен берни жәл түгел, мин донор булырга әзер, - дип бары тик яхшыга өметләнеп яши Илфат.

Зәринә белән Марат тигез әти-әниле булып, наз, мәхәббәттә, беркайчан ятимлек ачысын тоймый яшәсеннәр иде дип телисе килә. Иншаллаһ, алар әниләренең дәваланып, тернәкләнеп, үз өенә сөенеп кайткан көннәрен күрерләр! Ил төкерсә, күл булыр, дип халык белми әйтми. Санаулы көннәрдә Галиуллиннарга табиблар сораган сумманы җыеп бетерергә ярдәм итик! Кылган изгелек Аллаһ ризалыгы белән кире үзегезгә дә әйләнеп кайтыр! Энҗегә ярдәм өчен реквизитлар һәм дәвалану өчен түләү кәгазьләре түбәндә күрсәтелгән. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 июль 2022
    Исемсез
    Аксубай районы, Иске Ибрай авылы мэктэбенен куренекле укытучыларыбызнын кызлар... И ходаем, жинеллеклэр бн терелеп, сабыйлары, Ире, эти энисе хакынаисэн сау аякка басырга ярдэм итсэн иде. Иншаллах🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100