Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә өйдә кем командир булуын әйтте

«Әти белән әни берни дә аңламый», - ди Ләйлә.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә өйдә кем командир булуын әйтте
Владимир Васильев

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә нәни Каюм белән сөйләшкәнен видеога төшереп, инстаграмда күрсәтте.

Ләйлә нәни энесе белән уйный, матур сүзләр әйтә, яратуы күренеп тора. Каюм да апасы белән үзенчә сөйләшә, төрле авазлар чыгара.

«Син безнең тәмле малаебыз. Матуркай. Менә шулай булганмыни, тәмлүшкә! Сине ашатмыйлармы әллә? Ух, әти белән әни! Уф, Аллам. Менә Каюм безнең тәти, ул бөтен әйберне дә аңлый. Син аларга йөз тапкыр кабатлыйсың, ә алар аңламый. Аңламыйлар! Нинди әти белән әни! Ашарга да бирмиләр. Син безнең өйдәге командирыбыз. Тәмлүшкә», — ди Ләйлә. 

Видеоны караучылар Ләйләнең татлы теленә соклана. «Татар телен бу кадәр су кебек эчкән бала күргән юк иде», «Гомәр Ләйлә тәрбиясеннән котылды, хәзер чират Каюмга», «Каюм бер яшькә кадәр сөйләшә дә башлар инде», «Ләйлә бала карарга өйрәнеп бетә», ди инастачылар.

  • Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче баласы туды
  • «Куркам әзрәк, оялам». Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләнең беренче укытучысын күрсәтте
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100