news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова татарча җырлаган «Привет, Андрей» тапшыруы эфирга чыкты

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанова татарча җырлаган «Привет, Андрей» тапшыруы эфирга чыкты
Фото: Ландыш Нигъмәтҗанова архивыннан

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова «Россия-1» телеканалында чыга торган «Привет, Андрей» тапшыруында төшеп кайткан иде. Тапшыруының Ландыш татарча җырлаган чыгарылышы, ниһаять, зәңгәр экраннарга чыккан. Бу хакта артист үзенең сәхифәсендә язды.

Ландыш Нигъмәтҗанова тапшыруда 1980-1990 елларда бик популяр булган «Вояж-вояж» дигән җырның татарчасын җырлаган. Аның версиясендә җыр «Ямаш-Ямаш» буларак яңгырый.

Ландыш Нигъмәтҗанова съемкалардан соң «Интертат»ка:

«Барысы да бик оешкан төстә үтте. Тапшыруны бер дә бүленмичә, туктамыйча, ничек утырасың, шулай төшерәләр. 2 сәгатьлек тапшыру әзерләү өчен, съемкалар 3,5 сәгать тирәсе барды. Студиядә шундый җылы, рәхәт мохит иде. Тапшыру кысаларында «Вояж» җырын татарча башкардым. Җырны татарчага тәрҗемә иткән автор Айдар Минһаҗев белән дә элемтәгә керделәр.

Мине «Казаннан килгән кунак» дип таныштырдылар. Татар җырчысы, 4 бала әнисе булуымны билгеләп үттеләр. Андрей Малахов: «Исемегез матур. Кем кушты, кем хөрмәтенә?» – дип комплимент ясады», – дип сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар