Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Күрәчәкләр алда икән»

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Күрәчәкләр алда икән»
Фото: Ландыш Нигъмәтҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның кызлары Ләйләне социаль челтәрдә утыручылар арасында яратмаган кеше юктыр. Татарча сөйләшә белүе, матур җырлавы, тапкыр, зирәк сүзләр әйтүе белән үзенә карата ул.

Җырчы кызы Ләйлә белән төшерелгән яңа видеоны күрсәтте. Анда Ләйлә әнисенең чәчен үрә һәм алар арасында җитди сөйләшү бара.

Кызларым булса, көн саен иртән торып чәчләрен үрер идем.

Син бит, бер генә кызым булачак, дидең. «Каюмны карап арыдым, Гөлҗиһан исемле бер генә кызым булачак», – дидең.

Хәзер кире уйладым, Аллаһ боерса, 4 кызым булачак. Гөлшәһрә, Гөлҗиһан, Гөлҗамал һәм дүртенчесен оныттым.

Каян уйлап таптың бу исемнәрне?

Спектакльләргә күбрәк йөрергә кирәк.

«Үтерә бу. Яратам Ләйләне», – дип язган Илсөя Бәдретдинова. Шулай ук калганнар да Ләйләгә мөкиббән булулары турында комментарий калдырган.

«Хәзер үк исемнәрне истә калдыра алмагач, картайгач авыр була бит «гөл»ләрне истә калдыру», – дип тә комментарий калдырган берәү.

«Гайниҗамал икән, аннары исенә төшерде. Күрәчәкләр алда икән», – дип язган Ландыш.

Ландыш Нигъмәтҗанованың әлегә оныгы юк, әмма исеме әзер

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100