news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанованың әлегә оныгы юк, әмма исеме әзер

news_top
Ландыш Нигъмәтҗанованың әлегә оныгы юк, әмма исеме әзер
"Татар-информ" архивы

Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрдә Ләйлә кызы төшкән видеоны куйган.

«Уф, үләм, билем… Каюм белән йөгереп йөреп… Ничек армыйсың син, әни? Син 4 бала белән арыйсың, мин бер бала белән ардым. Мин 1 кыз гына табармын. 4 бала табармын, дигән идем, аннары артларыннан йөреп бетеп булмый. Бер кыз бала табам да, Гөлҗиһан дип исем кушам. Шуның белән бетте-китте», – дип сөйли Ләйлә.

Җырчының виртуаль дуслары Ләйләнең осталыгына шаккаткан. Ул кызына сайлаган исемне дә хуплаганнар. 

«Ландыш, оныгыңның исеме дә бар инде», «Исем булгач, кыз булыр инде», «Ләйлә, берне генә тапмассың инде», – дип комментарийлар калдырган алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар