Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевлар юл һәлакәтенә очраган
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның тормыш иптәше Фәрит Таишев Пермь якларындагы гастрольләрдән Казанга кайтып барганда юл һәлакәтенә очраган. Артистларның аппаратура төялгән прицепына йөк машинасы килеп бәрелгән. Бәхеткә, җырчылар, музыкантлар үзләре зыян күрмәгән. Бу хакта Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең сәхифәсендә яза,
Ландыш Нигъмәтҗанова сөйләвенчә, йөк машинасының йөртүчесе йоклап киткән булуы ихтимал. Ләкин ул тиз арада уянып, тормозга басып өлгерә. Аппаратура салынган прицепка бик каты зыян килсә дә, кешеләр исән-сау кала. Бу вакытта артистларга Казанга кайтып җитәргә 150 чакрым гына калган була.
Ландыш вакытында килеп җиткән һәм үзләренә ярдәм күрсәткән ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре дә белдерә.
«Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе 2 нче рота ОСБ ДПС хезмәткәрләре - полиция лейтенантлары Яруллин Айзат Мидехәтович һәм Шарипов Камиль Рависовичка зур рәхмәт. Юл-транспорт һәлакәтен теркәүдән тыш, алар машиналарны туктатып, ярдәм сорап, көпчәкләргә хәтле алмаштырып безне озатып куйдылар. Юлда төрле хәлләр була шул, ләкин андый ярдәмчел кешеләр булганда, яшәргә җиңелрәк! Рәхмәт сезгә! Авыр эшегездә җиңеллек телибез, сезнең шикелле кешеләр, күбрәк булсын иде», – дип яза Ландыш үзенең постында.
