Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Әбударова: «Язучыга сайлап кына бирелә торган премияләрне күпсенәләр...»

news_top_970_100
Ландыш Әбударова: «Язучыга сайлап кына бирелә торган премияләрне күпсенәләр...»
фото: Салават Камалетдинов/архив

Рузилә Мөхәммәтованың Язучылар берлеге утырышларыннан «Язучылар Тукай премиясенә 7 әдипне тәкъдим итә: «Берәү дә юк дисәк, нишләрсең?», «Язучылар премия бүлә: «Фәлән хөрмәтенә кул күтәрүне сорыйм. Төгән хөрмәтенә дә күтәрегез», «Язучылар намзәт сайлый: Рәдиф Сәгъди Тукай премиясенә бара язып калды, ала язып калды...» репортажларына һәм филология фәннәре кандидаты Лилия Галитзуллина фикеренә карата язучы, «Казан утлары» журналының әдәби редакторы Ландыш Әбударова фикере.

«Язучы – бүгенге көндә иң якланмаган индивид. Ул хезмәт хакы алмый, язган әйбере өчен гонорар түләнми. Ә халыкның рухы сагында кем тора, дисәң, иң элек Язучыга төртеп күрсәтәчәкләр. Ул халкының, милләтенең рухи сәламәтлеге өчен җаваплы.

Соңгы елларда язучыларны премияләр, грантлар, конкурслар белән «өсләтәләр». Әнә шул «калҗаларны ыргытканны» «туры эфир»дан күрсәтеп, шоу да ясый башлаганнар икән инде.

Премия акчалары сезнең балаларыгызның салым акчасыннан җыела, дисез. Сезнең салым акчаларыгыз тагын кая китә икән? Белешкәнегез юкмы алай-болай?!! Белешеп карагыз әле, киңәш итәм.

Язучы нәфис сүз сәнгатенә хезмәт итә. Ул бу хезмәтен буш вакытында, гаиләсенә багышларга тиеш булган вакытны урлап башкара. Калган вакытында ул башка җирдә нәкъ шулай ук итеп – салым түләп хезмәт куя.

Башка сәнгать төре, мәсәлән, театрлар бюджетта утыра, алар спектакль уйнаган өчен хезмәт хакы ала. Ә язучыга сайлап кына бирелә торган премияләрне күпсенәләр... Язучыга нинди сүз дә бата, диләрдер инде... Их...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100