Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лалә үстерүче Гаяз Нуриев: «Чәчәкләр дә хатын-кызга күрсәткән кадер-хөрмәткә мохтаҗ»

Әтнә районы Әйшияз авылында яшәүче Гаяз Нуриев сатуга күпләп лалә чәчәкләре үстерә. Аларның хәзер иң кызу эш вакыты — 8 Мартка килгән заказларны үтисе. Ул эшкә бөтен гаилә җәлеп ителгән. Чәчәк үстерү - ир-ат өчен авыр эшме? Илдәге вазгыять чәчәк бизнесына ничек тәэсир иткән?

news_top_970_100
Лалә үстерүче Гаяз Нуриев: «Чәчәкләр дә хатын-кызга күрсәткән кадер-хөрмәткә мохтаҗ»
Абдул Фархан

Мин капкадан кергәндә зур тартма тоткан хуҗабикә Рәмзия апа ишектән чыгып бара иде. Минем тавышны ишетүгә сискәнеп куйды. Уңасыз булып китте, юкса капка төбеннән үк ике тапкыр «исәнмесез» дип кычкырып әйттем. Лалә үстерүчеләрнең бәйрәм алдыннан урак өсте. Рәмзия апаның шул уйларга чумып йөргән вакытыдыр.

Без бакча буйлап теплицага киттек. «Гаяз абыең чәчәкләр җыя әле», — диде хатыны. Иелеп теплицага кердек. Теплица ике өлештән тора. Бер ягы газ белән җылытыла, бер ягы салкын. Җылы якта чәчәкләр үсә, без килеп кергән салкын өлешендә чәчәкләрнең суганчасын кисәләр, бәйләм ясыйлар да зур тартмаларга тутырып куялар — заказчылар шулай алып китә.

Башта ук Гаяз абый очрашырга вакыт булмас дигән иде, мин үзем дә чәчәкләр җыярга ярдәм итәрмен дигән шарт белән бардым. Бер бәйләм җыйдым, чын.

«Суда үскән чәчәкләр эрерәк була»

Гаяз абый җылы якта иде, футболкадан гына йөри. Анда егерме градус җылы һәм дымлы һава иде. Икенче якта салкынча булганга гел киенеп-чишенеп йөрергә кирәк. Мин инде өс киемен дә салып тормаган идем, эчтә тирләтте. Дымлы һавадан иртән туры торган чәчләр дә дулкынланып куйды.

Теплицада өч рәт булып ике катлы киштәләр сузылып киткән. Аның өстәгеләре инде буш диярлек. Чәчәкләр менә-менә ачылырга тора. Ачылганчы җыеп бетерергә кирәк. Мин лаләләр җирдә үсеп утырадыр дип күз алдына китергән идем, башкасын күргән юк иде әле. Ә монда чәчәкләр сулы тартмада утыра.

Гаяз абый алты ел лалә чәчәкләре үстерә. Беренче елда унбиш мең чәчәк үстергән булсалар, быел инде 75 мең суганча утыртканнар. Быел яңа ысулга күчкән. «Башта туфракка утырта идек. Аның хезмәте дә күбрәк һәм чәчәкләр пычрана иде. Суда үскән чәчәкләр эрерәк һәм чиста була. Башта суларын өч тапкыр алмаштырабыз», — ди Гаяз абый.

Ул бит әле сатуга 75 мең төп чәчәк була дигән сүз түгел. Ул чәчәкләрнең якынча ун проценты уңмый. Орлыкларның барысы да әйбәт булмаска мөмкин.

«Орлык Голландиядән кайта. Төсләрен үзебез сайлыйбыз, әмма без теләгәннәрнең барысы да кайтмый шул, сеңлем. Бик матурларын үстерәсе килә, тик Голландиядә һава торышы начар килсә, суганча начар була. Кирәкле сортның суганчасы булмый, чери. Калганнары арасыннан сайларга туры килә. Ел саен алай булмый, әлбәттә. Өч ел элек орлык белән бик авыр булган иде. Менә быел да без сораган сортларның барысы да булмады. Алары урынына башкаларын җибәрделәр, алар үсә, әмма без теләгәне түгел инде. Кайбер сортлар бигрәк әйбәт, без сораганнан да матуррак килеп чыга. Халык күбрәк кызылларны ярата, нәрсә булса да без күбрәк кызыл төскә игътибар итәбез. Кызыл төстәге лалә чәчәкләре уңды. Үзе кызыл, уртасы сары төстә буласы бер сорт начар булды быел.

Бу хезмәттә иң авыры — яхшы орлык табу. Аннан соң да хезмәте күп, лаләләр тәрбия сорый, ашлама да кертергә кирәк. Менә хәзер төнгә кадәр җыябыз», — дип сөйләде ул.

Орлыкларны декабрь азагында утыртканнар. Яңа орлыкка апрель айларында заказ бирәсе, ул көзгә генә кайта. Хәзерге вазгыятьтә чит илдән лалә орлыгы кайтартып булырмы — билгесез. Голландиядән чәчәкләр кертү дә тыелган, шуңа быел бәя арткан. Гаяз абый чәчәкне 60 сумнан җибәрә. Кибеттәге бәяләр 80-120 сум, ди ул.

 «Бөтен кеше дә матурлыкны күрә белә дип уйламыйм»

Гаяз абый инде унике ел фермер булып санала. Эшен ул теплицада кыяр үстерүдән башлаган. Ул үзе Әйшияз авылыннан, ә Рәмзия апа Кайбыч районыннан килен булып төшкән. Алар Питрәч районында туйда танышкан. Икесе дә кнда шаһит булган. Гаяз абый ул якларга йөри башлагач, Апас районындагы «тепличник”лар белән таныша, шуннан үзе дә кызыгып китә.

«Мин колхозда зоотехник булып эшләдем. Колхозлар таралгач, эш башларга булдым. Әти-әни бу эшне күреп калмады. Алар кыш көне шулай чәчәк үстерә алуга ышанмас иде. Икесе дә колхозда эшләде. Мин үзем нечкә күңелле, сизелә ул. Нечкәлек миңа әнидән килгәндер. Матурлыкны ярату икесеннән дә килгән дип уйлыйм, пөхтә кешеләр иде. Мин ел саен әнигә 8 Март бәйрәменә чәчәкләр бүләк итә идем. Рәмзия килгәч, икесенә дә бүләк итә башладым.

Теплицалар белән шөгыльләнә башлаган вакыт. Авылдагы бер абый: «Чәчәк үстермисеңме? Мин шул тере чәчәкне 8 Мартка хатынга бүләк итәр идем», — диде. Шуннан чәчәкнең кирәк булуын аңладым. Ихтыяҗ бар икән, нигә башламаска, ул сатылачак, дип уйладым. Үземнең күңел халәте дә шулай туры килгәндер. Күңел халәтеннән бик күп әйбер тора.

Мин бөтен төсләрне дә яратам, бөтен әйбер үзенә күрә матур бит инде. Матурлык — ул тормыштан ямь табып яшәү. Бөтен кеше дә матурлыкны күрә белә дип уйламыйм», — ди ул.

Гаяз абый белән Рәмзия апа өч малай тәрбияләп үстергән: Булат, Альберт, Айрат. Өчесе дә хәрби хезмәттә булган. Гаилә башлыгы үзе дә Казахстанда хезмәт иткән. Ул үзен нечкә күңелле, диде. Шуңа да кармастан, балаларга карата кырыс булган. Кече уллары әле көз көне генә хәрби хезмәттән кайткан, ул авылда яши. Төп йортта каласы бала.

«Рәмзиянең күңеле тагын да нечкә. Балага карата әти кеше кырыс булырга тиеш. Аллага шөкер, балалар армиядә хезмәт итте. Без илебезне саклау өчен җаваплы. Ул җаваплылык малайларда да, миндә дә бар. Ул һәр ир-атта булырга тиеш. Илдәге вазгыятькә дә борчылабыз. Дөнья тыныч булсын. Баланы армиягә озатучылар бар, ата-ана күңеленә авыр. Минемчә, ир-ат хезмәт итеп кайтырга тиеш. Аның өчен безнең армия дә балаларны тәрбияли торган булырга тиеш. Армия булган һәм булырга да тиеш. Аның бер начар ягы юк, ул егетне тәрбияли генә», — ди Гаяз абый.

«Тапталган чәчәк миңа кызганыч булды»

Мин дә бер бәйләм лалә җыйдым. Чәчәкләр утырган тартмаларның төбендә тешләр бар, чәчәкләр береккән, шуңа ипләп кенә тартып алырга кирәк. Яфраклары да сынмасын дип тырышасың. Гаяз абый чәчәкләрне бер чиләккә җыйды да икенче якка чыктык. Анда Рәмзия апа чәчәкләрнең суганчасын кисеп ала да, 25 данә чәчәктән бәйләм ясый. Соңыннан суганчаларын ташлыйлар. Аны урамга чыгарып утыртырга була икән, әмма теплица өчен туры килми инде.

Фотограф Расих абый рәтләр арасыннан узганда, астагы киштәдәге тартмадан бер лалә сукмакка «егылды». Гаяз абый аны күреп өлгерде, әмма ул кисәтеп өлгергәнче, Расих абый чәчәккә басты. Гаяз абый сүз әйтмәде. Күзләрендә кызгану язылган иде. Соңыннан өйгә кергәч, ул бу хәлне искә алды. «Тапталган чәчәк миңа кызганыч булды. Без кадерләп карыйбыз. Зур теплицаларда, мәсәлән, дикъкать юк, тәртип булмый. Анда читтән алынган кеше эшли, чәчәкнең өстеннән йөрсәләр дә исләре китми», — диде ул.

Без шулай берничә тапкыр кереп чыктык. Ул арада төпчек уллары Айрат та кайтты. Гаяз абый янда булмаганда гына Рәмзия ападан ул нинди ир дип сорадым. Рәмзия апа шундый җылы итеп елмаеп куйды. «Ул бик яхшы ир, бик яхшы кеше. Нечкә күңелле ди үзен, нечкә күңелле булмаса, чәчәк үстермәс тә иде, бәлки. Ун көннән бирле шушында без, баш күтәреп булмый. Мин үзем чәчәкләрне бик яратам», — ди Рәмзия апа.

Лалә чәчәкләре тәмамлангач, теплицада җәйге чәчәкләр — петуния, бархатцы урын ала. Язны шуларга багышлыйлар. Аннан кала әле дүрт сотый җирдә җиләк тә үстерәләр. Кура җиләге дә бар. Алары җәйгә.

«Хатын-кызны һәрвакыт хөрмәтләргә кирәк»

Кыяр теплицасы да бар бит әле. Анда да кереп чыктык. Кыярлар инде өлгереп килә, мең ярымнан артык төп кыяр капчыкларда утыра. Аларны да гыйнвар башында чәчкәннәр. Кыяр теплицасы пленка белән тышланган, пленкасын ел саен алыштыралар. «Озакламый җыя башлыйбыз инде. Кыяр 200 грамм тирәсе булырга тиеш. Кыярны районда таратам, шәһәргә чыгарырга калмый. Җәйге кыяр кебек ул, күпме хезмәт монда, һәр капчыкка җирне аерым тутырабыз. Кыярга ихтыяҗ да зур. Халыкның үз кыяры өлгерә башлагач, июнь айларында бетерәбез инде», — ди Гаяз абый. Кыярны иртәнге якта җыярга кирәк икән, иртәнге дүрттә җыялар.

Теплицадан өйгә кайтканда, юл өстендә сарайда өч тай тора. Кыяр үстерә башлагач, хуҗалыкта сыерны бетергәннәр — иртән җитешеп булмый. Гаяз абый әйтүенчә, ат алар өчен иң җайлысы.

Көн теплицада тирләп узгач, организмнан тозлар чыга, гел тозлы әйбер ашыйсы килә, ди Гаяз абый.

Без өйдән чыгып барганда өйлә вакыты иде, азан әйтәләр. Гаяз абый авылда имам да булып тора икән, ике ел элек халык аны сайлаган.

«Хатын-кыздан башка бу эшләрне алып барып булмый. Хатын-кызны һәрвакыт хөрмәтләргә кирәк. Чәчәк — 8 Март бәйрәменең төп билгесе, хатын-кызларны шатландырып торырга кирәк. Бу, әлбәттә, чәчәкне 8 Мартта гына бирергә дигән сүз түгел. Хатын-кызга нинди кадер-хөрмәт күрсәтсәң, чәчәкләргә дә шундый ук хөрмәт күрсәтергә кирәк», — диде Гаяз абый.

Бик сабыр, әмма кирәк булса, үз сүзен әйтә белә торган кеше булып тоелды миңа Гаяз абый. Эшләре дә уңышлы гына барсын иде!



Галерея: Лалә чәчәкләре үстерүче Гаяз Нуриев гаиләсе белән очрашудан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100