«Ләкләк»: бәбиләргә театр кирәкме, яки Минзәләнең яңа бренды
Минзәлә театры икенче тапкыр «Ләкләк» Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале үткәрде.
Фестивальнең буеннан буена, ягъни 3 көн дәвамында, анда безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да булды: беренчедән, яңа театраль күренеш булган бэби-театр жанрының Россия киңлекләрендәге үсешен күрсә, икенчедән, Минзәлә театрының «Ләкләк» фестивале белән Россия театраль тормышында үз урынын таба алу мөмкинлеген күзәтте.
Минзәлә татар дәүләт театры – Татарстанда бэби-театрның чишмә башында торган театр. Театрны озак еллар җитәкләгән легендар директор Роберт Шәймарданов башлап җибәргән иде әлеге юнәлешне. Ә яңа директор Илнур Гайниев бу юнәлешнең перспективасын күреп алып, аны фестиваль итеп формалаштырды һәм Минзәләне «Татарстанның бәби театрлары башкаласына» әверелде. Быел Россиядә «Гаилә елы» булуын да искә алсак, бу тематиканың ни дәрәҗәдә актуаль икәнлеген аңлыйсыздыр инде. Шуны гына аңламыйм – бу фестивальне нишләп журналистлар «сырып» алмады? Әйе, Минзәлә Казаннан шактый еракта урнашкан. Әмма ераклык кына сәбәп була аламы? Фестивальнең эчендә кайный алмаучылар фестиваль турында әлеге язманы укып таныша алырлар.
- «Ләкләк» Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме һәм Минзәлә районы җитәкчелегенең хәер-фатихасы белән үтте.
«Ләкләк» Бөтенроссия бэби театрлар фестивале Минзәлә театры сәхнәсендә ачылды.
Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов: «Мин бөтенроссия фестиваленең безнең шәһәрдә үтүенә бик шатмын. Илнең 6 регионыннан театрлар безнең шәһәргә җыелдылар. Алар безнең балаларга үз осталыкларын күрсәтәчәк».
Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «Безнең шәһәргә 6 регионнан театрлар килүе – зур горурлык. Бу фестиваль – шәһәребез өчен зур бәйрәм. Спектакльләрегезне балаларыбыз рәхәтләнеп караячак. 1 июнь көнне фестиваль ябылу тантанасы шәһәр өчен зур бәйрәмгә әвереләчәк».
ТР мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе, ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Без республика масштабларында гына түгел, Россия Федерациясе күләмендә зур эш башкарабыз. Фестивальне Минзәлә театры һәм аның тынгысыз директоры Илнур Гайниев уйлап тапты һәм тормышка ашыра. Әлеге фестиваль зур илебезнең балаларын сыйфатлы мәдәни материал белән тәэмин итүгә өлеш кертә».
Фестиваль Чаллы дәүләт театрының «Домок-теремок» һәм Йошкар-Оланың «Сказка в подарок» спектакльләре белән башланып китте. Беренче көннең театраль афишасы Ульяновск курчак театрының «Тот кто» спектакле белән төгәлләнде.
Икенче көн программасы Башкорт дәүләт театрының «Чем пахнут одуванчики?» спектакле белән башланды. Ярославль өлкәсе Рыбинск театрының «Мойдодыр» спектакле белән дәвам итте. Кичкә таба Владимир өлкәсе курчак театрының «Сны о реке» бэби-спектакле белән төгәлләнде.
Өченче көнне Минзәлә дәүләт театрының «Гаҗәеп көн» спектаклен карадык һәм шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге паркында ачык һавада «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Тыпырдык» спектакле белән фестивальне яптык.
Моннан тыш программага фестивальдә катнашучылар өчен экспертларның лекцияләре дә кертелгән иде. Театр белгечләре Анастасия Ефремова, Владимир Кантор лекцияләр үткәрде.
Белгечләр темасын дәвам итсәк, фестивальнең экспертлары – театр тәнкыйтьчеләре Екатерина Рябова, Владимир Кантор, Анастасия Ефремова һәм Нияз Игъламов – театр сәнгате тирәсендә билгеле шәхесләр. Фестивальдә катнашкан һәр театр үз спектакле турында аларның бәясен алып китте.
ххх
Фестивальнең тагын бер максаты – Россия киңлегенә Минзәлә шәһәренең яхшы данын тарату, ягъни, кунаклар кайда килгәннәрен белеп һәм тагын килү теләге белән китәргә тиешләр. Моның өчен кунаклар өчен махсус Сабантуй оештырылды, аннары җәяүле Екатерина күпереннән үткәреп, Минзәлә ухасы белән сыйладылар.
Ххх
Әлбәттә, фестивальнең эчтәлеге булмаса, аны бернинди уха да коткара алмый. Шуңа да программаны анализлыйк. Фестиваль ачылу тантанасында Илнур Гайниев кунакларга Чаллы дәүләт курчак театрының легендар директоры Зөһрә Митрофанованы тәкъдим итеп, быел чакырылган коллективлар мәсьәләсендә аның белән киңәшләшүен әйтте. Быелгы бэби-фестивальнең үзенчәлеге, уникальлеге – катнашучыларның курчак театрлары булуында икән.
Чыннан да быел курчак театрлары үзләренең иң нәниләргә адресланган спектакльләрен алып килгәннәр. Ягъни, фестиваль программасына кергән 8 спектакльнең яртысыннан күбрәге традицион бэби-спектакльләр форматына шартлы рәвештә генә керә ала.
Традицион бэби-спектакльләрнең үзенчәлеге – аларда төгәл сюжет линиясе һәм конфликтларның булмавы. Тамашачының яшь чикләре 0+ дип билгеләнә. Әлбәттә, интерактив була, ягъни, артист тамашачы белән аралаша. Артистның эш инструменты махсус ясалган курчаклар гына түгел, теләсә нинди көнкүреш предметы була ала. Спектакль күп дигәндә 35 минут бара, шуннан артса, бала арый, түземлеге җитми.
Спектакльнең театр сәхнәсендә түгел, ә балалар өчен уңайлы булган төрле киңлекләрдә булуы – тагын бер үзенчәлек. Әйтик, «Әкият» курчак театры бәбиләр өчен тәгаенләнгән спектакльләрне фойеда күрсәтә. Минзәлә театры үзенең Кече залын бэби-спектакльләр өчен җайлаштырган.
Театр белгече Нияз Игъламов фикеренчә, бэби-спектакльләр театр залында булмаса дөресрәк, чөнки бала театр залында урыныннан торып йөрмичә, үзен әдәпле тотарга өйрәнергә тиеш. Ә бэби-театр – нәниләргә иркенлек бирә торган урын, һәм бала андагы тәртибен үсә төшкәч башка спектакльләр караганда кулланмавы хәерле.
ххх
Чаллы дәүләт курчак театры «Домок-теремок» спектаклен күрсәтте. Ул, әлбәттә, зуррак бәбиләргә адресланган иде. Кайчаннан бирле бинасыз вә сәхнәсез иза чиккән театр артистның да җәмгыятькә кирәклеген исбат итте – «теремок»ка җыелган хайваннар җырлап башкаларның күңелен ачарга җыенган куянны кертмиләр, соңыннан яңа йорт салып күңел ачарга кирәк булгач кына искә төшерәләр. Кыскасы, сюжет та бар, конфликт та бар.
Йошкар-Оладан килгән Мари Эл курчак театрының «Сказка в подарок» спектаклен тәнкыйтьчеләр «пыр туздырып ташлады». Бөтен нечкәлекләренә кереп тормыйм. Әмма балага бүләк вәгъдә итеп, ул бүләкнең шушы әкият булуын бала аңлыймы соң? Аңламаса, ул бит театрдан «алдадылар» дигән уй белән китәргә мөмкин.
Ульяновск курчак театры «Тот кто» исемле курчак спектаклен күрсәтте. 45 минутлык матур гына курчак спектакле. Кысла ауларга ерактагы буага баручы янут баласы турында ул. Матур спектакль, әмма «неэкологично» дип куйдым, карап бетергәч. Яңа туган балага да бер җан иясенең икенчесен аулавын аңлата башлыйкмыни? Төнбоеклар җыярга барса да ярыйдыр, яки су коенып чыгарга.
Башкорт дәүләт курчак театры иң бәләкәйләр өчен куелган «Чем пахнут одуванчики?» спектаклен алып килгән. Аю баласы, куян баласы һәм тиен баласы дуслыгы турында матур гына спектакль. Аеруча рәссам Әнисә Туманшинаның эше игътибарга лаек.
Рыбинск курчак театрының «Мойдодыр» спектаклен тәнкыйтьчеләр пыр туздырды. Чөнки яшь режиссер Корней Чуковскийның «Мойдодыр»ын бик күп сюжетлар белән болгатып бетереп, ниндидер аңлаешсыз «винегрет»ка әверелдергән, спектакльне хәтта артистларның осталыгы һәм сөйкемлелеге дә коткарырлык түгел.
Әйтелгән кадәресе – нәниләр өчен курчак спектакльләре булса, шуннан соң, ипләп кенә, чып-чын бэби-спектакльләргә күчтек. Владимир шәһәреннән нәкъ менә иң нәниләргә адресланган һәм бэби-спектакльләрнең бөтен стандартларына туры килгән «Сны о реке» спектаклен алып килгәннәр. Минзәлә театры үзе «Гаҗәеп көн» дип аталган чын бэби-спектакль күрсәтте.
Фестиваль Илгиз Зәйниевның Резеда Гобәева җырларына язылган «Тыпырдык» спектакле белән тәмамланды. Бу фестивальдә бердәнбер татарча спектакль иде.
«Фестиваль бик ошады. Быел Минзәлә драма театрының курчак театрлары туганлыгын оештыруы бик яхшы булды – хезмәттәшләребезне очратып, рәхәтләнеп аралаштык. Монда ярышу түгел, тәҗрибә уртаклашу иде. Бэби-спектакль юнәлеше бит әле аз өйрәнелгән, Россиядә бу юнәлештә эшләүчеләрне новаторлар дип атарга була. Курчак театрлары да бу юнәлештә эшли. Биредә җыелып, дөрес юлдан баруыбызны аңладык. Без драма театрлары өчен киләчәк тамашачыны әзерлибез. Экпертларның жюри булмавы да яхшы, алар безгә киңәш бирделәр, юнәлеш күрсәттеләр. Бу – безгә бик кадерле», – диде Уфа дәүләт курчак театры артисты Екатерина Кочурова.
Программа буенча кыскача шулай. Дәвам итәбез.
Татарстандагы татар театрлары үткәргән бөтен фестивальләр кебек үк, биредә дә «дәүләт теле» – рус теле иде. Бу җөмләне тәнкыйть итеп кабул итмәгез, мин фактны гына әйтүем. Уйлап карасаң, башкача була да алмый, чөнки экспертлар Мәскәүдән һәм Питердан чакырылган. Минем, гомумән, Нияз Игъламов, Гөлшат Фәттахова һәм Роза Солтановадан башка театр турында татарча сөйләгән белгеч күргәнем юк. Бөтенроссия фестивале булгач, театрлар Россиянең төрле шәһәрләреннән – 6 регионнан килгән. Катнашучы спектакльләрнең барысы да диярлек («Әкият» курчак театрыннан кала) рус телле спектакльләр күрсәтте. Шул исәптән, Чаллы дәүләт театры да, Башкорт дәүләт курчак театры да, Мари дәүләт курчак театры да. Минзәлә театрының «Гаҗәеп көн» («Удивительный день») спектакле 2 телдә чыгарылган. Фестивальдә ул рус телендә тәкъдим ителде. Нихәл итәсең, 16 мең халкының яртысы гына татар булган шәһәр өчен татар театры үзе үк – уникаль күренеш. Мари театры алып килгән спектакльдә мари труппасы актрисасы рус телендә уйнады.
Мари Эл Республикасының халык артисты Марианна Сильвестрова: «Бездә мари труппасы да, рус труппасы да бар. Әмма нигездә спектакльләр рус телендә бара. Яңа гына Анжела Тихонованың яңа спектакле барлыкка килде. Ул – мари эпосына нигезләнгән пластик спектакль, анда тамашачы төп сюжетны аңларлык итеп, мари һәм рус сүзләре кулланыла.15-20 ел элек мари телендә спектакльләребез күп иде. Без Мари Эл республикасында яшибез бит, мари телендә эшли алган артистларыбыз да бар, кайбер спектакльләребезне торгызасы килә. Ихтыяҗ юк дип кенә булмый, тәкъдим булмаса, ихтыяҗы да булмый инде аның».
Кабатлыйм: бердәнбер татар спектаклен «Әкият» курчак театры алып килгән иде.
Ххх
Моннан берничә ел элек драма театрлары бэби-театрлар темасына дәртләнеп тотынсалар да, соңгы елларда бу тема бераз сүнеп калды. Әллә театрлар аның белән мавыкмый башлады, әллә артык рекламалап тормыйлар. Минзәлә театрының бу темага ныклап алынуы мактауга лаек. Россия регионнарында бу теманың торышын күрдек. Инде алга таба аерым алганда милли республикалардагы курчак театрларында, драма театрларында һәм ТЮЗларда бэби-театрлар булу-булмавы анализланса кызык булыр иде. Без бэби-театр юнәлешен күрми үтә алмыйбыз. Бала ул яшьтә ни дә булса аңлыймы-юкмы – анысы башка мәсьәлә, әмма ул баланың әти-әнисен театрга йөрергә өйрәтү өчен булса да шәп юнәлеш, миңа калса.