news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сафина Радик Сабиров хакында: «Ун йөрәк түгел бит ул. Кая шул кадәрне күтәрү...»

news_top
Ләйсән Сафина Радик Сабиров хакында: «Ун йөрәк түгел бит ул. Кая шул кадәрне күтәрү...»
Фото: Ләйсән Сафинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина социаль челтәрләрдә хезмәттәше, журналист, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабировның вакытсыз арабыздан китүе хакында әрнеп яза.

«Радик, Радик...
Ничек шулай иртә китеп бардың син?..

Нинди генә хәл килеп чыкмасын, гел елмаеп, берәр кызык сүз әйтер идең... Редакцияң өчен яндың-көйдең. Көн-төн шул Татмедиада идең син. Я эштә, я авылда, я кызларың белән.

Нинди эшкә тотынсаң, яхшы килеп чыга иде. Чөнки ул эшнең артында син һәм синең командаң торды. Кычкырып әйтәсен әйтер урында да дәшми кала идең... Шулар җыелган бер йөрәккә... Ун йөрәк түгел бит ул, берәү генә. Кая шул кадәрне күтәрү...

“Шәһри Казан” син җитәкләгән елларда үсте, ныгыды. Гел алдынгылар рәтендә булды. Тузга язмаган эчке рейтинглар ясап, шунда сезне беренче урында күрмәгәч шакката идек...

Исем бирмәделәр, кәгазь тоттырмадылар. Эшли бит әле, дип өйделәр генә... Ә Радик жәл...

Әти-әнисе жәл. Иң беренче булып әнисе күргән, диделәр... Ана йөрәге ничек түзгәндер... Кызларың жәл... Үзең жәл...» – дип уртаклаша ул.

Радик Сабировның вафаты турында бүген иртән билгеле булды. Танылган журналист арабыздан төнлә, кинәт йөрәге туктау сәбәпле китеп барган..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар