news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шәһри Казан» коллективы: «Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы!»

news_top
«Шәһри Казан» коллективы: «Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы!»
Фото: © «Татар-информ»

«Шәһри Казан» редакциясе коллективы зур югалту кичерә. Кичә төнлә баш мөхәррир Радик Сабиров вафат булган, дигән хәбәр килде.

«Шәһри Казан» ятим калды...

«Шәһри Казан» газетасы гаиләсе бүген ятим калды. Төнлә, баш мөхәрриребез Радик Рәшит улы Сабиров, кинәт йөрәге туктау сәбәпле, вафат булды.

Һәрберебезне барлап, үз итеп, кирәк чакта сүгеп, коллективны бер йодрыкка туплап торган редакторыбыз әле май аенда гына 47 яшен тутырган иде.

Һәр бәйрәмдә тост әйткәндә, без аңа кешелекле, рәхимле булуы өчен рәхмәт әйтә идек!

Бергә үткән хезмәт юлыбыз өчен рәхмәт Сезгә, Радик Рәшит улы! Урыныгыз Җәннәт түрләрендә булсын!

Гаиләгезгә, әти-әниегез, балаларыгызга Ходай сабырлык бирсен!» – дип язды алар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар