news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сафина «Интертат»ның ясалма фәһем рубрикасы турында фәнни мәкалә тәкъдим итте

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле тел белгече, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Вахит Хаковның 100 еллык юбилее уңаеннан «Хаков укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

news_top
Ләйсән Сафина «Интертат»ның ясалма фәһем рубрикасы турында фәнни мәкалә тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», архив

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты аспиранты Ләйсән Сафина «Интертат» электрон газетасының «Ясалма фәһем» рубрикасы үзенчәлекләрен һәм эшчәнлеген тикшереп, фәнни мәкалә тәкъдим итте. Үзенең доклады белән ул «Хаков укулары» фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясады.

«Интертат» бу юнәлештә беренче»

«Интертат» редакциясе – әлегә татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары арасында ясалма фәһем юнәлешендә тәҗрибә туплаган бердәнбер редакция. 2024 елның ноябреннән башлап «Ясалма фәһем» рубрикасы кысаларында уникаль материаллар әзерләнә: ChatGPT белән интервью, татар телендә шигырьләр, җырлар, тарихи фактлар һәм хәтта уйдырма нейрожурналист Яхъя Фәгыймов исеме астында чыккан мәкаләләр укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителә.

«Хаков укулары» конференциясенең бер тармагы «Цифрлы заманда татар теле: традицияләр һәм яшьләрнең коммуникатив тәҗрибәләре» темасына багышланган иде. Конференциянең шушы юнәлешенә туры китереп мин фәнни мәкалә өчен тема эзли башладым. Минем аспирантурада фәнни эшем «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасына, аның тел үзенчәлекләренә бәйле. Шуңа күрә мин «Интертат»тан ерак китмичә, журналистлар – Рәмис Латыйпов белән Айнур Җамалетдинов булдырган «Ясалма Фәһем» рубрикасын тикшерергә булдым, – дип сөйләде фәнни эш авторы Ләйсән Сафина.

«Интертат»та 2024 елның ноябреннән башлап «Ясалма фәһем» рубрикасы кысаларында уникаль материаллар әзерләнә

Фото: © Ләйсән Сафина тәкъдим итте

«Татар массакүләм мәгълүмат чараларында мондый аерым рубрикалар юк»

Аның сүзләренчә, мәкалә катнашучылар арасында зур кызыксыну уяткан.

Монда сүз әдәбиятта яки уку-укыту эшләрендә кулланыла торган ясалма фәһем хакында бармый, ә нәкъ менә медиа өлкәсендә, чын журналист һәм ясалма фәһем синтезында булдырылган материаллар мисалы, биредә барлыгы 14 материал бар. Шунысы игътибарга лаек, медиа өлкәсендә, татар массакүләм мәгълүмат чараларында мондый аерым рубрикалар юк – «Интертат» бу юнәлештә беренче, күпмедер дәрәҗәдә «пионер» дисәк тә була. Бу эш шул ягы белән дә кызыклы булды.

Чыгыштан соң студентлардан бик күп сораулар килде, ахырда бер егет килеп: «Мин диплом эшемне массакүләм мәгълүмат чараларында ясалма фәһем куллану буенча язам, сезнең мисалны да алсам буламы», – дип мөрәҗәгать итте. Минемчә, бу алга таба да бик перспективалы һәм үзенчәлекле тема булачак.

Эш алып барганда аерым авырлыклар тумады. Аның авырлыгын инде журналистлар әлеге мәкаләләрне булдырганда үзләре тойгандыр. Редакция нейрожурналист барлыкка китерсә дә, материаллар чын кеше тарафыннан редакцияләнгән булуы күренеп тора. Ясалма фәһемгә йөз процент ышанырга ярамый, барлык мәгълүматны тикшерергә кирәк, дигән агарту эше алып бару да бик кирәкле алым, – дип сөйләде Ләйсән Сафина.

«Цифрлы мохиттә татар теленең яңгыравы бик кирәк һәм әһәмиятле»

«Хаков укулары» конференциясе быел 10 нчы тапкыр уздырылды. Конференциягә 60тан артык эш килгән. КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, шагыйрә Халисә Ширмән яшьләрнең цифрлы мохиттә татар телен куллану белән кызыксынулары аеруча зур өмет бирә, дип искәртте.

«Катнашучыларның күбесе, әлбәттә, үзебезнең магистрантлар, Казан федераль университеты студентлары, шулай ук мәктәп укучыларыннан да хатлар алдык. Ульяновск өлкәсеннән бер укытучы үзенең 3 укучысын алып килгән иде, алар бик кызыклы чыгыш ясады. Конференцияне 2008 елда, Вахит абый безнең арадан киткәч, шул ук көзне үткәрә башладык. Беренче елларда хәтта Хаков исемендәге стипендия дә булдырган идек, берничә тапкыр ул да бирелде, хәзер конференция 2-3 елга бер үткәрелә, быел исә Вахит абыйның 100 еллыгына багышланды.

Конференция эше ике көн дәвам итте. Беренче көнне без пленар утырышта Вахит абыйга багышлап төшерелгән фильмны карадык һәм секция эшләре булды, икенче көнне «Цифрлы заманда татар теле: традицияләр һәм яшьләрнең коммуникатив тәҗрибәләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырдык.

Түгәрәк өстәлгә тема эзләгәндә үк татар теленең бүгенге мохиттә, цифрлы дөньяда кулланылышы турында мәгълүматлар аз икәнен күргән идем. Бигрәк тә яшьләрнең бу сорауга ничек җавап бирүләре кызыксындырды. Цифрлы мохиттә нинди ресурслар кулланулары кызыклы тоелды. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча чынлап та яшьләр ясалма фәһемне күбрәк үз ихтыяҗларына буйсындырып кулланулары ачыкланды.

Бик кызыклы сөйләшү булды, монда өлкән буын өчен дә, яшьләр өчен дә кызыклы фикерләре әйтелде. Без бит цифрлы мохитне бары тик программистлар булдыра дип уйлыйбыз, ниндидер кушымталар эшләүне, сайтлар ясауны күбрәк программистлар өлкәсенә аударып калдырабыз. Ләкин алар эшләгән продуктны без кулланмасак, мондый мохитнең үсүе мөмкин түгел, шуңа күрә әлеге юнәлештә татар теленең яңгыравы бик кирәк һәм әһәмиятле, – диде ул.

Халисә Ширмән: «Хәзер конференция 2-3 елга бер үткәрелә»

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

  • Вахит Хөҗҗәт улы Хаков – 1926 елның 16 августында Татарстанның Буа районы Күзби авылында туа. Бөек Ватан сугышы ветераны, Япониягә каршы сугышларда катнаша. Хәрби хезмәттән кайткач, Тәтеш педагогия училищесында, Казан дәүләт университетында укый, аспирантура тәмамлый.
  • 1960 елдан башлап, аның фәнни-педагогик, методик эшчәнлеге КДУ белән бәйле.Татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор, кафедра мөдире булып эшли. «XX йөз башы әдәби теле тарихы» дигән темага кандидатлык, «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм аның стильләре үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Галимнең «Татар әдәби теле тарихы», «Тел – тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла.
  • Ул барлыгы 500 дән артык фәнни-методик мәкалә, 30 монография, уку дәреслекләре һәм әсбаплары авторы. Аның җитәкчелегендә 15 аспирант диссертация яклады, 10 га якын яшь укытучы һәм аспирант фәнни эш яза.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар