Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Мәхмүтова туганына бурычлы администратор турында: «Ул хәер тиешле кеше түгел бит»

Татарстан атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова үзенең Украинадан кайткан туганнарына бәйрәмнәр оештыручы Эльмира Бәйрәмчикның акча тиеш булуы хакында сөйләгән иде. «Интертат» әлеге тарихның нечкәлекләрен зыян күрүчеләрнең үзләреннән белеште.

news_top_970_100
Ләйсән Мәхмүтова туганына бурычлы администратор турында: «Ул хәер тиешле кеше түгел бит»

Татарстан атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова социаль челтәрләрдә бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнүче Эльмира исемле кызның инде узган җәйдән бирле туганнарын алдап, акча түләмичә йөртүе хакында сөйләгән иде. Ул моңа башка чара калмаганлыктан баруын әйтте. Ләйсән Мәхмүтова сүзләренчә, Эльмира аның Донецкидан кайтып, үз көчләре белән тырышып көн күрүче туганнарына 60 мең сум акча тиеш икән. Алар узган елның июнь аенда Эльмира җитәкчелегендә Апас район Сабан туенда чыгыш ясаган булганнар. Инде икенче Сабантуйга да ерак калмады, ләкин Эльмира бурычын һаман да кайтармый, төрле-төрле сәбәпләр табып тора, ди. «Интертат» Ләйсән Мәхмүтованың сүзләрен биредә язган иде.

Эльмира ул сүзләргә «Интертат» аша җавап бирде. Ул Ләйсән Мәхмүтова һәм аның постын үзенә күчереп куйган артистларны үзләренә шул рәвешле пиар ясауда гаепләп чыкты. «Мин бит элемтәдә, качып йөрмим», – дип, бурычын кайтарачагын, бары тик шәхси проблемалары булу аркасында гына кайтара алмавын әйтте.

Налия Тупикина: «Кешегә ышануыбыз аркасында шундый хәлгә төштек…»

Әлеге күңелсез вакыйга турында тәфсилләбрәк сөйләвен үтенеп, Ләйсән Мәхмүтованың Эльмирадан зыян күргән туганы Налия Тупикинаның үзенә шалтыратырга булдык.

Налия әйтүенчә, бу – аларның Эльмира белән беренче тапкыр гына эшләүләре түгел. Баштарак ике як та килешү нигезендә эшләсә, соңгы елларда бер-берсенә ышанып кына хезмәттәшлек иткәннәр.

Без, гадәттә, Эльмира белән бәйрәм төгәлләнүгә очраша торган идек. Бу юлы да ул: «Сез чыгыш ясап бетерүгә килеп җитәм», – диде. Нәтиҗәдә, эшләре килеп чыгуны сылтау итеп, очрашуны күчерде. Эльмира белән элек тә эшләгәнебез бар иде. Шуңа да, бу безгә түләмәс, дигән уй башыбызга да килмәде.

Апас Сабан туенда безнең фокусчы һәм аниматорлар чыгыш ясады. Әлбәттә инде, безнең башкаларга акчаны «үзебезгә акча күчкәч кенә түлибез» дип утырганыбыз юк. Кеше безгә ышанып килә, эшен башкара һәм хезмәт хакын чыгыш ясаган көнендә үк ала. Без фокусчыга да, аниматорларга да акчаны шул ук көнне түләдек!

Фото: © Налия Тупикина архивыннан. Апас Сабан туе

Ә Эльмираның безгә «акча күчерәм» дигән вәгъдәләре 11 июньнән бирле дәвам итә. Без аңа атна саен диярлек язып тордык. Ул исә «мин сезгә дүшәмбе күчерәм», «чәршәмбе күчерәм», «ялларда точно күчерәм» дип, гипнозлый торган матур тавышы белән буш вәгъдәләр өләшә.

Сентябрь аенда «бюджетка менә-менә акча килергә тиеш» дип алдады. Үзе каядыр ял итәргә барып кайтты. «Мин сезгә бурычымны Казанга кайтып җитү белән түлим», – диде.

Соңрак Эльмира «Сабантуй өчен район хакимияте акча күчермәде әле» дип алдый башлады. Гыйнвар аенда мин Апас район хакимиятенә шалтыратып, хәлне аңлаттым. Анда аптырап калдылар, алар оештыручыларга Сабантуй акчаларын бәйрәм алдыннан ук түләп куйганнар икән инде.

Апас Сабан туенда анматорлар чыгышы:

Без бәйрәмнәргә һәрвакыт алдан киләбез. Ул көнне дә чыгышларыбызны вакытыннан иртәрәк башладык. Ди-джейлары юк иде, балалар җырлый алсын өчен, үз аппаратурабызны тоташтырып, анысына да ярдәм иттек. Без балалар белән билгеләнгәннән күбрәк тә вакыт уздырабыз. Бәйрәм күңелле узсын дип, үз эшебезне намус белән башкарабыз.

Фото: © Налия Тупикина архивыннан

Безнең командадагы егет-кызлар беркайчан мондый ситуация белән очрашмый – без көнендә эш хакы түлибез. Донецкидан кайтып, биредә эшли башлаганнан бирле, әле дә бары тик безнең белән генә хезмәттәшлек итүче егет-кызлар бар. Үзебез ышанычлы кешеләр булгач, Эльмира безгә акча түләмәс, дигән уй күңелгә дә килмәде. Әгәр дә ул баштан ук барысын да аңлатып: «Минем әлегә авыр вакыт, әйдәгез, өлешләп түлим», – дисә дә, хәленә керер идек. Аның безне шулай алдап йөртүенә ачуыбыз килә. Эльмираның һәр сүзе ялган. Минем телефонымда аннан килгән йөзләгән тавышлы смс. Аларны тыңлыйбыз да, ничек шулай алдалап була икән, дип шаккатабыз.

«60 мең сум – акчамыни инде ул?» – ди. Әгәр дә аның өчен бу акча берни түгел икән, нигә ул аны безгә һаман түли алмый? Безнең өчен бу – зур сумма. Без Татарстанга 2014 елда, Украинада чуалышлар башлангач, бернәрсәсез кайттып төштек. Донецкида башлаган эшебезне биредә алып барырга булдык. Ләкин безгә барысын да нульдән башларга туры килде. Аллаһка шөкер, безнең чыгышлар сыйфатлы, үзенчәлекле. Шуңа да безне биредә бик яраттылар, даими клиентларыбыз барлыкка килде. Әмма безгә тормыш итәр өчен бик нык тырышырга туры килә. Озак еллар фатир арендалап яшәдек, быел гына ипотека алып, үз яшәр урыныбызны булдырдык. Машинабыз кредитта. Барлык атрибутларны, костмнарны саклар өчен офис арендалыйбыз. Безнең айлык чыгымнарыбыз гына да 200 мең сум.

Әйбер бәяләре дә көн саен артып тора. Әгәр Эльмира вакытында түләсә, без ул акчага Кар кызы костюмы сатып алган булыр идек. Элмираның үзенә дә яздым: җәй көне ул костюм 30 мең сум тора иде, ә кыш көне бәясе 60 мең сумга күтәрелде. Безгә аны шул бәягә сатып алырга туры килде. Чыгымнарыбыз бик күп булу сәбәпле, безгә барысын да исәпләргә, чыгымнарны да, керемнәрне дә алдан планлаштырырга туры килә.

Мин зарланырга ярата торган кеше түгел, бу хакта үзем сөйләп йөрмәдем. Ләкин безнең хәлне белгән апам туганыбыз Ләйсән апага (ред. – Мәхмүтова) әйткән. Ә ул – дөреслек ярата торган, гадел кеше. Шулай итеп Ләйсән апа безгә ярдәм итәргә, безнең хокуклар өчен көрәшергә кереште. Ә Эльмира, пиар ясый дип, хәзер аңа да, аның постларын тараткан башка артистларга да пычрак атмакчы. Безнең аркада Ләйсән апага тап төшә күрмәсен, бүгенге көндә мине шул аеруча да борчый. Ул – бик тә гадел, тәртипле, башкалар өчен чын күңелдән кайгыра торган кеше.

Мин үзем дә телевидениегә мөрәҗәгать итә алыр идем. Бәлки, намусы уяныр дип өметләндем. Кешегә ышануыбыз аркасында шундый хәлгә төштек. Миңа Эльмира белән алга таба эшләячәк кешеләр кызганыч, – диде Налия.

Эльмира Бәйрәмчик: «Сезнең аркада кредит алырга җыенмыйм»

Налия безгә Эльмираның бурычын кайтарырга вәгъдә иткән барлык тавышлы смсларын җибәрде. Кайберләренең расшифровкасы:

11 сентябрь:

«Әлегә акчалар килеп җитмәде. Инде барысы да китте, барысы да әйбәт, дип әйткәннәр иде. Кайчан бирәсез инде, дип, үзем дә аптыратам. Инде нервоз, психоз башлады. «Шушы көннәрдә акчалар сезнең счетта булачак дип әйтәләр».

30 сентябрь:

«Налия, бюджет акчалары «утырды», ләкин «заморозились». Монда мин дә, район да гаепле түгел. Күп җирләрдә шулай. Бюджет, бюджетниклар, аеруча Культура министрлыгы белән. Шушы көннәрдә акча килергә тиеш, «разморозили» дип ишеткән идем».

«Президентка хат яза аласыз. Теләсә кемгә языгыз! Чөнки сез генә түгел, артистлар да түләнмәгән бит әле минем. Алар инде турыдан-туры район башлыгына чыкканнар. Башлык аларга барысын да аңлаткан. Миңнехановка язсагыз гына инде хат, белмим».

«Чынлыкта бу нормаль күренеш. Узган ел да шундый ук ситуация булды, ләкин башка районда. Нормально түләделәр. Спонсор акчалары белән нәрсәдер килеп чыкмаска мөмкин, ә бюджет акчалары алар һәрвакытта да «утыра». Аз гына көтәргә кирәк».

Фото: © социаль челтәрләр

«Сез көн саен язганга карап, минем кесәм калынаймый!!! Язуыгыздан мәгънә юк! Мин сезнең аркада кредит алырга җыенмыйм! Барыбыз да көтәбез бит, мин көтәм, артистлар көтә. Максимум 1 атна көтәргә буладыр. Кар кызы костюмы … Бернинди акчаларга да өметләнергә кирәк түгел. Мәсәлән, мин эшлим һәм үземә шул ук минутта түләмәячәкләрен беләм. Аеруча бюджет акчалары белән эшләгәндә. Үземнең дә яртышар ел акча көткәнем булды. Мәдәният министрлыгы белән эшләгәндә 1 ел көтү ихтималы да бар. Шушы атна дәвамында җибәрермен. Иртәгә, берсекөнгә җибәрә алмыйм».

12 ноябрь:

«Налия, килә ул акча, борчылмагыз. Сүзләргә ышансак, бу атнада точно акча күчәргә тиеш. Хәрәкәтләр башланган инде».

«Налия, сишәмбе көнне күчерәм сезгә».

4 декабрь:

«Налия, иртәгә күчерәм. Ирегезгә барысын да яздым. Тыңласын. Иртәгә сезгә 59 мең сум күчерәм».

10 март:

«Налия, ситуация түбәндәгечә: акча булачак. Ләкин сезнең белән чәршәмбегә кадәр көтсеннәр дип килешергә куштылар. Акча ике өлеш белән, 30 мең сум һәм 29 мең сум булып күчәчәк. Беренче түләү иртәгә китә, икенчесе сишәмбе яки чәршәмбе. Максимум берничә көн көтегез һәм без сорауны ябабыз».

«Налия, җавап языгыз әле. Миңа Ләйсән яза. Иртәгә мин сезгә акча җибәрәм. Изге ай башланды. Мин гөнаһлар белән йөрергә җыенмыйм. Алла бирса, иртәгә җибәрергә тырышырмын. Бу сорауны ябу өчен тырышам».

Ләйсән Мәхмүтова: «Эльмирадан зыян күрүчеләр бер Налия генә булып чыкмады»

Ләйсән Мәхмүтова туганнарын алдап йөртүче турындагы мәгълүматны ни өчен интернетка чыгаруын аңлатты. Социаль челтәрләрдә Эльмирага ышанмаска кушып язылган постыннан соң, Ләйсән Мәхмүтова, әлеге администратордан зыян күрүчеләрнең бер Налия генә булмавын да ачыклаган.

«Бу сүзләрне социаль челтәрләргә чыгаргач, мине «менә нинди усал, кешене рәнҗеткән» дип укып утырганнардыр, иманым камил. Тик минем шуны әйтәсем килә – Эльмираның кешеләрне шулай алдап йөртергә хакы юк! Өстәвенә, Эльмирадан зыян күрүчеләр бер минем туганнарым гына түгел икән! Минем директка, директка гына түгел, сәнгать өлкәсендә эшләүче танышларымнан да хатлар килде. Берсе: «Ул миңа 10 мең сум акча тиеш», – ди. Икенчесе: «Эльмираның миңа 2 мең сум бирәсе бар», – ди. Бурычын түләмәү – бер хәл, әле ул берсенә үзенең артистлар арасында танышлары булу белән дә яный башлаган. Бер танылган телетапшырулар алып баручыга да акча тиеш икән. Кызганыч, алар берсе дә исемнәрен әйтүемне, халыкка чыгаруымны теләмиләр.

Фото: © Ләйсән Мәхмүтованың шәхси архивыннан

Кичә бер җырчы шалтырата. «Ярар, Ләйсән, тавышланма инде», – ди. «Ул сиңа да акча тиешме?» – дим. «50 мең бирәсе бар, ярар, калсын инде», – ди. Мин шаккаттым. «Ярар, калсын» дияргә Эльмира – хәер тиешле кеше түгел бит ул...

Минем беркайчан да болай гына тавыш-гауга чыгарганым юк. Нигә бу вакыйга турында сөйләргә булдым? Чөнки минем туганнарым өчен 60 мең сум – аз акча түгел. Алар өчен һәр тиен кадерле.

Мине Эльмираның шундый мыскыллы тон белән, оятсызланып сөйләшүе гаҗәпләндерә! Кешеләргә эшләгән акчаларын түләмәү өстенә, әле гел сорап торган өчен аларның үзләрен үк гаепләп тә калдыра. Шулай кешене алдалап, 8 ай буе акча түләмичә йөртсен әле. Ул әлеге акчаларны инде күптән туздырып бетергәндер. Килешәм, кешенең акчасы булмаска мөмкин, ләкин акчаң юк икән, ашама-эчмә, ипи белән суда утыр син, теләсә кайда ял итеп йөрмә!

Инде минем Эльмирага яза башлаганыма да 1 атна узды. «Ләйсән, без Налия белән килештек. Скрин җибәрәм», – дип килде, аннан «өлешләп түлим» дип алдый башлады. 2 көн смсларымны бөтенләй укымады. Мин аңа «түләмәсәң, социаль челтәрләргә чыгарам» дип әйткән идем. Ул мине шаярта дип уйлагандыр. «Теләсә нәрсә эшләгез», – дип, смс язгач, мин, чарасыздан, кешегә чыгарырга мәҗбүр булдым.

Фото: ©

Эльмирадан тыш та намуссыз администраторлар булу ачыкланды. Җырчылар уртак чатларда: «Фәлән фәләнов миңа акча түләмәде», «Фәлән фәләнов миңа бурычлы» дип яза башладылар. Мин, мәсәлән, артистлар үземә шулай исем-фамилияләрен ачылып әйтерләр дип уйламаган идем. Кешегә ниндидер этәргеч кенә бирергә кирәк икән. Безнең өлкәдә мондый очраклар бар, ә безнең халык тыйнак, «әй, уңайсыз бит инде» диләр дә, шул килеш калдыралар, дигән фикергә килдем мин.

Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр барысы да җиңел генә акча эшли, дип уйлыйлар инде ул. Юк, бер дә җиңел түгел эшебез. Артистларның миңа шулай ачылып яза башлаулары – безнең барысын да дөрес эшләвебезгә бер билге», – дип сөйләде Ләйсән Мәхмүтова.

«Бер дәлилем булып торыр», – дип, Ләйсән Мәхмүтова язмага Налиянең бик борчылып һәм елап үзенә җибәргән смскасын куюыбызны да үтенде.

Ләйсән Мәхмүтова һәм Налия Тупикинаның рөхсәте белән урнаштырыла:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100