Ләйсән Гыймаеваның онкология клиникасыннан күзләренә мөлдәрәмә яшь тулып кайтып килеше...
Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсенә машинада баруын һәм күзләрендә мөлдерәмә яшь булган видеосын куеп, язылучыларын борчуга салган. Алар җырчының хәлен белешкән, җылы сүзләр язган.
Җырчының онкология поликлиникасыннан күңеле тулып кайтып килеше икән. 2 ел элек анда яман чир ачыклануы турында язган идек.
«И-и-и, мин бит аңлатып та язмаганмын. Барысы да яхшы, рәхмәт җылы сүзләрегезгә. Мин онкология поликлиникасына барган саен шулай күңелләрем тулып кайтам… И-и-и, анда нинди генә авыру кешеләр юк, иптәшләр. Депрессиягә бирелеп, әллә нинди уйлар белән йөргән сәламәт кешеләргә онкология диспенсерына экскурсиягә барып кайтырга киңәш итәм, шунда ук күзләрегез ачылачак. Дөньяның матурлыгын, сәламәтлегегезнең, яраткан кешеләрегезнең кадерен белегез!» – дип җавап биргән Ләйсән Гыймаева.