Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Узган ел бу вакытта... Диагнозны ишеткәч...»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Узган ел бу вакытта... Диагнозны ишеткәч...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ләйсән Гыймаева моннан 1 ел элекке хатирәләре белән социаль челтәрдәге сәхифәсеңдә уртаклашкан.

Бер ел элек бу вакытта җырчының хәлләре әйтүле булмаган (гәрчә, бу турыда ул вакытта аның танышлары, тамашачысы, виртуаль дуслары берни белмәсә дә). Нәкъ менә Яңа ел алдыннан Ләйсәндә яман чир булуы ачыкланган. Диагнозны ишеткәч тә, былтыр декабрь башларында Ләйсәнне ире Булат Бәйрәмов Төркиягә Истанбул шәһәренә, начар уйлардан әзрәк арындырырга, онытылып торырга дип, сәяхәткә алып киткән булган. Ә декабрь азагында җырчыга операция ясаганнар...

«Архивтан бер фото таптым әле. Узган елгы, 31 декабрь төшерелгән... Хастаханәдә... Операциядән соң аякка басып, әкрен генә йөри башлагач...

Булат, бераз минем кәефне күтәрергә дип, матур букет алып килгән иде, ә кызлардан – открытка. Димәк, 1 ел узган да киткән...

Иң кадерле бүләкләр. Иң кадерле котлау сүзләре бу. Шушы балалар хакына гомер, сәламәтлек бир, Раббым, дип теләдем мин ел буе. Моннан соң да теләячәкмен. Бу сынаулар артта калсын, алда якты матур көннәр көтсен. Якынлашып килүче Яңа ел белән! Иң мөһиме – сәламәтлек», – дип язган Ләйсән сторисларында һәм кадерле кешесеннән хастаханәгә килгән чәчәк бәйләме белән газизләренең котлау хатларының фотоларын куйган. 

Фотолар: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100