Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаеваның балачак кумиры кем булган?

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаеваның балачак кумиры кем булган?
«Татар-информ» архивы

Җырчы, алып баручы Ләйсән Гыймаева балачак кумиры кем булуын әйтте. «Аның җырларын тыңлап, аның кебек җырларга тырыша идек», – диде Ләйсән Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова турында һәм үзләренең танышу тарихын да сөйләде.

Зәйнәб апа белән сәхнә артында танышкан кешеләр без. Беренче тапкыр бик күп еллар элек «Татар җыры» концертында сәхнә артында үзе «без якташлар бит» дип килеп сүз башлаган иде. Әнием Азнакайны. Яртылаш якташ булгач, бик озаклап сөйләшеп утырган идек.

Ул бик гади. Без – Зәйнәб апаның җырларында үскән буын. Бик ярата идек инде. Ул – минем кумирым. Балачактан аның җырларын тыңлап, аныңча җырларга тырыша торган идек. Тормышта да гадилеге, ачыклыгы, якты йөзлелеге белән үзенә карата торган кеше ул, – дип сөйләде Ләйсән Гыймаева.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең 55 яшьлек юбилее уңаеннан туган ягы Азнакайда халык җырларын гына башкара торган «Авыл көе» фестивален үткәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100