Ләйсән Гыймаева Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Оскар Усманов язган «Солдатка» җырына яңа сулыш биргән. Ул аны хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашып Туган илләрен саклаучыларга багышлаган.
«Бераз сүзләрен үзгәртеп, музыкаль мәйданчыкларга чыгардык», – дип яза җырчы.
«Туган яктан, туган җирләрдән
Солдат егет көтә гел хәбәр.
Сөйгән кызы язган шушы хат
Ник кадерле икән шулкадәр?
Кушымта:
Көннәр, төннәр тыныч үтсен,
Намус белән хезмәт ит син!
Дусларыңа бездән сәлам әйт.
Сагынам сине, солдат егет,
Бер көн миңа бер ел кебек,
Исән йөреп, өйгә имин кайт!
Газиз әткәң уйлап бөркетен,
Күз яшьләрен сөртә яшереп.
Газиз әнкәң, улым кайтыр дип,
Көтә тәмле ашлар пешереп.
Кушымта.
Без көтәбез көн дә, ышанып,
Якыннарны, сөйгән ярларны,
Каршыларга кабат бергәләп
Сызылып аткан имин таңнарны...»