news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авырткан вакытлар була» – Ләйсән Гыймаева сәламәтлегенә кагылышлы сорауга җавап биргән

news_top
«Авырткан вакытлар була» – Ләйсән Гыймаева сәламәтлегенә кагылышлы сорауга җавап биргән
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ләйсән Гыймаевага социаль челтәрләрдә сәламәтлегенә кагылышлы сорау биргәннәр. «Хәлегез ничек? Инде берни дә борчымыймы?» – дип кызыксынган, җырчы өчен борчылып, бер «подписчигы». 

«Төрлечә… Хәл беткән, борчыган, авырткан вакытлар була… Тик мин шундый кеше, читләргә чыгып сөйләмим, зарланмыйм… Дошманнарым сөенмәсен әле. Хотя, дошманнарым юк дип беләм. 

Шуны әйтәсем килә – рак кеше организмында юктан гына барлыкка килми. Үзеңдә бик күп нәрсәне үзгәртергә, тормышка башка күзлектән карарга өйрәнәсең. «Нигә миңа бирелгән бу сынау?» –  дип, үзеңне «ашамаска» кирәк. Материаль кыйммәтләр дә икенче планга күчә», – дигән Ләйсән. 

Узган ел Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш авыруы тапканнар иде. Җырчы берничә катлаулы операция кичерде, мораль яктан бик авыр сынау чоры узды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар