Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Нәкъ менә хатыны авырган вакытта ир-атның чын йөзе ачыла»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Нәкъ менә хатыны авырган вакытта ир-атның чын йөзе ачыла»
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруына Ләйсән Гыймаева кунак итеп чакырылган. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыдан, яман шеш чирен җиңгәннән соң, ир белән хатын мөнәсәбәтләрендәге үзгәрешләр, планнар һәм хыяллар турында сорашты.

Миңа калса, хатын-кызны хөрмәтләп беренче урынга куя торган парлар берничә генә – бәлки, ялгышамдыр. Җәвит абый һәм Зөлфия апа, Илдар һәм Гүзәл тандемы, бу ситуациядән соң микән – Булат һәм син. Булат үткән юл шактый катлаулы булды кебек, бу юлны лаеклы узды, дип саныйм. Синең авырудан соң мөнәсәбәтләрегез үзгәрдеме?

– Ир белән хатынның төрле чорлары була бит. Кризис вакытлары да була. Бездә дә булгандыр, ләкин кризис дип тарткалашып, әйткәләшеп кенә утырмыйсың бит. Мондый авыр вакытларда бер-береңә мөнәсәбәт мөһим.

Мондый вакытта ир-атның чын йөзе ачыла, дип уйлыйм. Хатынын ташлап чыгып киткән ирләр дә бар. Чирле хатын кемгә кирәк инде? «Үзең яшә», – дип чыгып китүчеләр дә бар. Минем очракта, Булатның ярдәме булмаса, миңа нык авыр булыр иде. Нык ярдәм итте. Ниндидер юллар эзләде, табиблар белән сөйләште. Үзенә ничек авыр булганын үзе генә беләдер. Ул хакта ачылып сөйләмәде. Әмма Аллаһтан: «Балалар, әни, үзе хакына ерып чыксын да бергә матур гына яшәргә язсын иде», – дип сорадым, ди.

Нинди планнар һәм хыяллар белән яшисең? Үзеңне бәхетле итеп тоясыңмы?

– Әйе, Аллаһка шөкер, тоям. Үсеп җиткән балаларыбыз бар, яраткан ирем бар, әниләребез исән-сау. Хәзер бүгенге көндә мин инде үзем өчен яши торган яшькә җиткәнмендер, дип уйлыйм. Яшь вакытта бит инде – бала, йокысыз төннәр. Хәзер алар артта калды. Хәзер үзеңә вакыт табасың, массажга булса да барып кайтасың. Бүгенге көнем белән канәгать. Киләчәккә артык планнар кормыйм. Буламы әле ул, юкмы? Бер Аллаһ гына белә. Бүгенге көн белән яшәргә тырышам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Ветеран из России изнасиловал молодую девушку
Ковид удивил всех: можно потом всю жизнь жить с этим
Жертвы молодых мучителей на Урале могут стать виновными
news_right_column_3_240_400
Синоптики заговорили о том, что мороз вернется уже скоро
news_bot_970_100