Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева: «Кайнанадан эләкте»

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева: «Кайнанадан эләкте»
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов утын өеп куюлары турында видео төшергән иде. Анда Булат Бәйрәмов гармунда уйнап утыра, ә Ләйсән бии-бии утын өя.

Ә яңа видеода утынны Булатның әнисе өя. Күрәсең, алдагы видеоны күреп, кайнананың йөрәге түзмәгән, авылдан килеп тә җиткән. 

«Кайнанадан эләкте», – дип язып куйган җырчы видео астына.

«Гармунда уйнап, матур итеп биетеп, утын өйдерткән булган. Нәрсә, ул биюче генә идемени? И хәчтрүшләр. Шуны да өеп бетермәгәннәр», – дип ачулангандай итә кайнана.

«Әни, вакыт булмады», – ди Булат.

«Вакытың булган бит гармунда уйнап биетергә» дигәненә «ну...» дип акланмакчы була улы әнисенә.

«Сүндер телефоныңны. Бетте. Әйдә, эшлә», – ди Булатка әнисе.

«Әниләр менә шундый, кирәкне бирә», «Кая чапалак, биреп алыгыз икесенә дә», «Апа, җаным, маладис, дөрес сайрыйсың», – дип, комментарийлар калдырган видеоны караучылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100